Юныс картның күргәннәре (2) (Ахыры.)
Юныс картның күргәннәре (2) (Ахыры.) Юнир ГАЛИӘХМӘТОВ Арадан бер зуррагына ябышып, үрмəлəп менеп тə китте. Артыннан теге үгез килеп башын күтəргəндə, мөгезе Юнысның тəпиенə аз гына җитми калды. Үгез, иснəнеп, алгы тоягы белəн җирне тырнап-тырнап үкереп, агачны урап чыкты да зирек төбенə ятты. Юныс үксеп елады. Тик аны берсе дə ишетмəде – авылга ерак. Өстəвенə, ул өстə, агач ботаклары арасында, аны яфраклар каплый. Бер сəгатьтəй вакыт узгач, түбəн яктан ындыр аша үтеп берəү күпергə якынлашты да тавыш ишетеп туктап калды, төрле якка каранып, берсен дə күрмəгəч, аръяктагы яңа урамга менеп китте. Бик озак вакыт узгач, аръяктагы яңа урамнан янə берсе күренде. Елап кычкырган тавыш аңа ныграк ишетелде, ахрысы. Туктап карап торды, бер бала да күренми, бары еракта чокыр аръягында, силос чокыры буенда бер ат, арырак маллар үлəн ашап йөри. Ул шул тирəгə атлаган саен, үксеп елап ярдəм сораган тавыш ныграк ишетелде. Атның янəшенə килсə, аңа йөгəн кидерелгəн, ə кешесе юк. Ул атка менгəч, яр астындагы зиреклек арасыннан: "Мин монда, яфраклар арасында", – дигəн тавышны ишетте. Үгезне куып, үксеп елап шешенеп беткəн Юнысны янəшəсенə утыртып, Юнысларның өйлəренə киттелəр. Əтисе эш белəн йөреп, аның турында онытып беткəн икəн. Менə шул вакыттан башлап Юныс Миннəхмəт абыйсын "коткаручым" дип йөртə башлады. Юныс ул атлардан рəхəтен дə, михнəтен дə күрде. Аларны эзлəп, чыклы үлəн, урман, куаклар арасында чыланып та бетə иде. Уртанчы энесе бəлəкəй иде, ярдəм итə алмый. Ул кечкенə чагыннан ук елак, бəлале булды. Əтилəре эшкə киткəч, абзыйсыннан əзрəк шелтə элəксə, кычкырып елый иде. Кич əтилəре капкадан кайтып кергəнне ишетсə, тагын үкереп елый-елый каршы барып: "Абзый мине тукмады!" – дип əлəклəшə, алдый иде. Еллар узгач та ул бу холкын ташламады. Бер тапкыр районнан бик шəп айгыр җигеп, Юнысның əтисе эшлəгəн сату эшен тикшерергə ниндидер абзыйлар килде. Атларын Юныска калдырып, үз эшлəре белəн маташтылар. Бу бик матур зур айгырны Юныс тугарып атланды да урап килергə уйлады. Урам буйлап чабып барганда, ике зур таш күрде. Менə шунда тагын да шəбрəк чабар өчен йөгəн тезгененең очы белəн айгырга селтəгəн иде, ул, артын сикертеп, аны күтəреп бəрде дə урам буйлап чабып китте. Аны көчкə тоттылар. Юныс аттан очкан чакта менə шул ике зур таш арасына килеп төште. Елап кайтып, əтисенə сөйлəгəч ул: – Юньсез, таш арасына төшəлəрмени? – дип, аны тиргəде. Ə теге абыйлар: – Без ул айгырны арбага җигəргə дə куркабыз, бу бала ничек аңа менеп чабып йөри алган?! – дип, ислəре китеп көлде. Шулай Юныс дүртенчедə укыганда, əтисе арбага унике тартма аракыны төяп бəйлəде дə, кулына накладной тоттырып, ундүрт чакрымдагы авылга үзен генə җибəрде. "Барып бушаткач, кул куйдырырсың", – дип аңлатып озатып калды. Менə шуннан башланды инде аның монда эшлəве. Бер тапкыр салкын кышта Сүлиядəн Əй буйлап төнлə кайтканда, салкынлык кырык биш градус булгандыр, йөк төягəн атлар чəбəлəнеп егыла башлады. Карасалар, танауларын боз каплап, тын ала алмыйлар. Атлар бит авыз белəн сулый алмый – шундый ягы да бар. Бозларын кул белəн вата-вата, авылга көч-хəл белəн төнлə кайтып җиттелəр. Алар эштəн кайткан чакта, уртанчы энесе: "Мин сезне сагынып, елап көттем", – дип алдый иде. Ə тегелəр аңа прəннек бирə. Кайвакыт əтисенə товар килгəнен атна буе көтеп ятарга туры килə. Ə монда калган дүрт атны Юныс карый. Иртəн караңгыда, сəгать алтыда торып, сумкасын алып, атлар кырына китə. Елгадан су эчергəч, печəн салып, мəктəпкə китə дə аннан тагын атлар кырына ашыга. Аларны эчереп, солы, печəннəр салып, тизəген алып, өйгə кайта. Кайтуына маллар көтə. Аларны ашатып эчерергə кирəк. Утын кертү, кар көрəү, су ташу – авыл тормышы менə шулай иде инде. Аларның ягында кыш озын, салкын булгач, дүрт машина утынны пычып1, ярып, əрдəнə итеп өя торганнар иде. Малларга печəнне дə күп əзерлəделəр. Əйбəт яшим дисəң, барысына да өлгерергə кирəк. Атларның тешлəшə торганнары, алгы аяклары белəн поши кебек тибешə торганнары да була торган иде. Берчак Юныс, атлар янына кереп барганда, чуар усал атның килгəнен күреп калгач,