Юныс су буйларын, элекке атлар сараен тикшерде, аннан иген киптергəн сушилка ягын, күпе...
Юныс су буйларын, элекке атлар сараен тикшерде, аннан иген киптергəн сушилка ягын, күпер асларын карап, теге якка чыгып, өч силос ямы янына килде. Берсе тулып капланган, уртадагысына килеп, шул чокырга төште. Монда яшел яңа чабылган үлəннəрне китергəннəр, əле трактор белəн таптатмаганнар иде. Караңгы төшə башлагач, кичке салкында шул үлəнне чокып, кереп капланып ятты. Озак кына вакыт үтсə дə, йоклый алмады, төрле уйлар уйлады. Менə бервакыт ат тоягы тавышлары ишетелде. Юныс, атка атланган, кулына каеш чыбыркысын тоткан əтисен күргəч, үлəнгə тагын да ныграк сыенды, куркудан дерелдəде. Əтисе аны күрми китеп барды. Төнге уникедə авылда электр утын сүндерделəр, шундый тəртип иде. Күпмедер яткач, ул куркып, өшеп, күпердəн чыгып, арткы яктан бəрəңге бакчасы буйлап, авыл кырындагы өйнең мунчасына килеп керде дə лəүкəгə менеп ятты. Əллə мунча ишегенең шыгырдавын ишетеп, Юнысның əнисенең абзыйсы мунчага килеп, чолан ишеген ачып: "Монда кем бар?" – дип сорады. Юныс, бабасының тавышын ишетеп, лəүкəдəн төште дə, аның аягын кочаклап, үксеп елый-елый, өйгə кайта алмавын, кайтса, əтисенең аны үтерəчəген – барысын да сөйлəп бирде. Бабасы аны тынычландырып, өйгə кертеп, юрганнар белəн ябып йокларга салды. Юныс иртəдəн бирле ашамаса да, җылы урынга элəккəч, арып йоклап китте. Бу михнəтле төн узып таң ата башлаган иде инде. Йокыдан торып, чəй эчкəч, бабасы Юнысны юата-юата, үзе белəн алып китте. Капкадан кергəч, малайны ихатада калдырып, өйгə керде дə, бик нык тавышланып, сеңлесен, киявен тиргəде: – Бу баланы карыйсыгыз килмəсə, аны мин алам, җиде балам арасында ул да үсəр, тик гариза языгыз, баладан баш тартуыгызга! – дип кычкырды да, чыкканда Юнысны кочып яратып: – Курыкма, улым, сиңа тиеп кенə карасыннар! – дип əйтеп, капкадан чыгып китте. Бəбкə турында өйдə башкача сүз чыкмады, искə дə алмадылар. Нигъмəтҗанның йортында да, эшендə дə тормышы бер көе барды. Тагын бер улы туды. Ə олысы хəленнəн килгəнчə ярдəм иткəн булды, малларын карашты, атларын тышауларга я алып кайтырга ярдəмлəште. Беркөнне əтисе Юныска йөгəнен тоттырды да, күк атны алып кайтырга кушып, үзе магазин складлары янына китте. – Ат аръякта силос ямы ягында булырга тиеш, – диде. Юныс йөгергəлəп ындыр ягыннан үтеп, күк атны күрде. Янəшəдə сыер маллары да бар, сарыклар белəн бер зур үгез дə йөри. Күпер аша үтеп, аръякка чыгып, силос ямы кырындагы атка таба китте. Теге үгездəн шөрлəп булса да, кырыйлап килеп, атка йөгəнен кидереп тышавын чишкəндə, үгезнең аңа таба шəп-шəп атлап үкереп килгəнен күрде. Йөгəненең тезгенен атның ялына ташлап, аңа басып менəргə тырышты. Əллə куркып калтыраудан, атка менə алмады. Үгез бик якынлашкач, атын ташлады да яр астындагы зиреклеккə йөгерде. (Ахыры бар.)