көлеп сөйлəде. Шулай сөйлəшə-сөйлəшə, Əй буйлап барып, Колбак авылына да килеп керделəр...
көлеп сөйлəде. Шулай сөйлəшə-сөйлəшə, Əй буйлап барып, Колбак авылына да килеп керделəр. Монда əтисенең туганнары Мөхəммəтша белəн Хəйбулла бабайлар бар иде. Мөхəммəтша бабайларда туктап, атларга ашарга салып, эчереп, кулларын юып, чəй эчəргə керделəр. Үз яңалыкларын сөйлəп, аларныкын сорашкалап чəй эчтелəр, Юныска бу бик матур укымышлы əби белəн бабай нык ошады. Ял итеп, тəмле бал, каймаклар белəн сыйлангач, рəхмəтлəр əйтеп, юлларын дəвам иттелəр. Колбак авыл тавын менгəч, əзрəк баргач, əтисе: – Менə Көрəн айгыр яланы, – дип, малаена күрсəтте. Юныс аның нигə шулай аталганын сорагач, сөйлəп китте: – Элек байларның көтүен усал көтү башлыгы айгырлар көткəн, менə бу яланда ашап йөргəндə бер колынкайга аю ташланган. Ярдəмгə көрəн айгыр ыргылып, икесе дə канга батып, шул яланда ятып үлгəч, халыклар шундый исем биреп йөртə башлый, – диде. Яланны үтеп əзрəк баргач, əтисе тагын: – Əнə, улым алда Ала елга ята, – дип, тагын сөйлəп китте. – Бу елга күп чишмəле урман арасыннан ага, шуңа да инде суы җылынмый, кышын да нык туңмый, ала-кола булып ята, исеме дə шуннан инде, – дип сөйлəнеп барып, Шидəле елгасын чыктылар. Менə шулай, тегермəнгə бару аркасында, Юныс күп яңалыклар белде. Көз җиткəч, урам буйлап югары очка таба атлаганда караса, таудан аның яшендəге биш малай яңа өч тəгəрмəчле велосипедта җилдереп төшеп килə. Юныс күз кыздырып карап торды да йөгереп өйгə кайтты. Əтисе чəй эчеп утыра икəн. Малай, əкрен генə килеп, əтисенең кулбашына кулын куеп, ерактан сүз башлады: – Əткəй, син малай булсаң, мин əткəй булсам, мин сиңа мотоцикл алып биргəн булыр идем! – дип, əтисенең күзенə карады. Əтисе аңлап сикереп торды да чыгып йөгерде, кемнəндер акча сорап, велосипед алып кайтып, Юныска тоттырды. Нигъмəтҗан, шулай итеп, юл йөргəндə улын еш кына үзе белəн иптəшкə ала иде, юлларны күрсен-белсен, дип уйлый иде. Авылларга, азык-төлек китергəндə прəннеклəр дə алып бирə иде. Ирлəр белəн аракы эчкəн чакларында да, əнисенə əйтмəскə кушып, тəм-том ала иде. Өйгə кайткач, əнисе: "Əтиең кемнəр белəн эчте?" – дип сораса, Юныс һəрчак: "Юк, эчмəде, белмим, күрмəдем", – дип əйтə иде. Əнисе бəргəлəп ташлап тагын сораса, ул тагын: "Күрмəдем, белмəдем", – дип, үскəндə гел əтисен яклашты. Нигъмəтҗан тугыз авылга азык-төлек ташып, таратып, саттыру эшен оештырды, аңа бу эшендə улы ярдəм итте, атларын да караша иде. Хаклы ялга киткəнче əтисе шул урында эшлəде. Азак Уфага күчеп, анда яшəде, тик тормады, балалар бакчасында эшлəп йөрде. Яман чир белəн авырып, үлеп китте. Хатыныннан игелек күрми, яратылып яшəмичə гомер итте. Хатыны аркасында балаларыннан да читлəштерелде. Əйтə иде: "Мине сез аңламадыгыз, менə мин үлгəч исегезгə төшəр, телевизор кебек куеп тыңлыйсыгыз килер, тик мин булмам", – ди иде. Əтисен яклашканга əнисе аны яратмады, бик еш яман сүзлəр белəн каргый иде: "Кара җир йотсын, Аллаһ суксын, күзең чыксын, җир упсын", – дигəн сүзлəрне Юныска бик еш ишетергə туры килде. Кайчакта ул сүзлəрдəн үзен үги бала кебек сизеп əрнеп елый иде. Алты бала арасыннан əнисе – төпчек улын, ə əтисе, картаеп үлеп киткəнче, беренче кызын үтə нык яратты. Юныс əнисенең кочаклап "балакаем" дип үзен сөйгəн чагын бер дə исенə төшерə алмады. Бүтəн əнилəрнең балаларын мактап яратканын күрсə, андый бəхет үзенə элəкмəгəнгə нык əрни иде. Авылда балаларны бəлəкəйдəн эшкə кушалар. Юныска дүрт яшь ярымнар булгандыр, казларны бəбкəлəре белəн тыкрыктан төшереп, бакча артларындагы су буена чирəмгə җибəрделəр. Казлар, үлəн ашагач, тезелешеп су буена төште дə суда йөзеп яр буенда кызынды. Менə шулвакыт күрше малайлары Юнысны уйнарга өндəп, үзлəре белəн алып киттелəр. Исенə төшеп йөгереп килсə, каз көтүлəренең берсе дə калмаган, аларныкы да юк. Өйгə йөгереп кайтып, капка ачып керсə, казлар кайткан. Тик бəбкəлəрнең берсе күренми, əллə бүтəннəргə кушылып киткəн, əллə карга ашаган. Əнисе əтисенə əлəклəгəн. Нигъмəтҗан, каеш чыбыркысын тотып: – Бəбкəне тапмасаң, кайтып йөрмə, бəреп үтерəм! – дип, бише дə тулмаган малайны капкадан чыгарып җибəрде.