Юныс картның күргəннəре (1)
Юныс картның күргəннəре (1) Юнир ГАЛИӘХМӘТОВ Юныс үзенең бала вакытын əтилəре Златоустка кунакка барып аңа уенчык машина алып кайтып, өй уртасында торган сəкедə шул машинага күчтəнəчлəр төяп уйнаган вакыттан ук хəтерли. Əтисе сөйлəве буенча, ул – бик көттереп туган малай. Аңа кадəр өч кыз туган. Тик яшь тə ике ай чагында əти-əнилəре Юнысны апаларына калдырып, Златоустка кунакка киткəн чагында, апалары аны идəнгə салып йоклатып, үпкəсенə нык итеп суык тия. Малайны Саткы, Бакал, Златоустка алып барып күрсəтеп карасалар да, ярдəм итми. Кеше булырлык түгел, дип кайтарып җибəргəч, Нигъмəтҗан элек спирт ташыган җиренə барып, хəлен сөйлəп, спирт сорап алып кайтып, аңа су кушып аракы ясап, Юнысны шунда дүрт тапкыр утыртып тоткач, малае төзəлə. ...Юнысның əле дə исендə, юлда шалтыравык арба тавышына йоклап китə торган иде. Урман, сулар карап бару аңа нык кызык тоела иде. Əтисе дə юл буена улын, төрле нəрсəлəр күрсəтеп, сөйлəндерə торган иде. Тагын ул Сталин үлгəнне хəтерли. Кешелəр елыйлар, Юныс та аларга кушылып елады, тик нигə икəнен аңламады. Бер тапкыр Юнысны əтисе бодай тарттырырга еракка тегермəнгə алып китте. Аңа өч яшь тирəсе булгандыр. Əтисе арбага унике капчык бодай төягəн иде. Пар атларның шул арбаны тартып атлавын Юныс карап барды. Əй суын карап, Колбак авылын узгач, йоклап та китте. Күзен ачканда, ул килгəн арба ике тау арасындагы буа кырындагы зур төзелмə алдында тора иде. Эчтə нидер нык шаулый, буадан төшкəн су, гөрлəп зур су тəгəрмəченə агып, аны əйлəндерə. Юныс зур суда уйнаган балыкларга кызыгып, бераз карап торгач, күзен капкага салды. Аннан онга баткан бер бабай белəн Юнысның əтисе килеп чыктылар да, əтисе бу бабайга капчыкларын күрсəтеп нидер сөйлəде. Юныс аларның сүзлəрен аңламады, азак Иван бабайның өенə керделəр. Өйдə бабай чəйлəр ясап, каймак белəн бер тəлинкə шикəр комы китереп куеп, Юныска ашарга кушты. Юныс, бу сүзлəрне ишеткəч, ышанмады: – Барысын да ашарга ярыймы? – дип, кабат сорады. Иван бабай, башын кагып: – Аша, – дип əйткəч, Юнысның күзлəре майланды, нишлəргə дə белмəде. Бар уе бу сыйны ничек тə калдырмыйча ашап бетерү иде. Мондый сыйның бервакытта да тигəне юк иде əле. Өстəл янында нык тырыша торгач, шикəр комын ялтыратып куйды. Берүзе боегып утыра торгач, агач сəкегə ятып йоклап та китте. Икенче көнне əтисе аңа тегермəнне күрсəтте, ничек эшлəгəнен, бодайдан ничек он килеп чыкканын, су тəгəрмəчен, тегермəннең ташларын ничек эшлəткəнен – барысын да берəмлəп сөйлəп бирде. Бу ике көнлек могҗизалы сəяхəт малайның гомерлеккə исендə калды. Тегермəннəн чыгып, тирлəрен буа суында ныклап югач, əтисе тарттырылган оннарын Иван бабай белəн арбага төяп, улын утыртты да, хушлашып, атларын куып кайтырга чыктылар. Шулай əкренлəп кайтып барганда, арба кыйшаеп, əтисе белəн бергə арбадан шуып төштелəр. Атлар туктады, арбаның бер тəгəрмəче сикереп-сикереп, тау астына таба тəгəрəп каенга барып төртелде дə ауды. Юныслар килгəн арбаның чөе төшкəч, тəгəрмəч күчəрдəн шуып төшкəн икəн. Əтисе Юныска үткəн юлдан шул чөйне эзлəргə кушты. Малай чөйне эзлəп табып килгəндə, əтисе атны тугарып, тəртəне алып, арбаны күтəреп карарга маташа иде. Лəкин ул арбаны берүзе күтəрə дə, тəгəрмəчне кидерə дə алмый. Менə шул иң кирəк вакытта ярдəмгə Юныс килде. Əтисе тəгəрмəчне ташка бастырып куйды да Юныска тотып торырга кушты. Үзе тəртə белəн арбаның күчəрен күтəрде, күчəр тəгəрмəч уртасы белəн тигезлəнгəч, Юныс тəгəрмəчне төртеп җибəрде, ул урынына кереп тə утырды. Əтисе, күчəр чөен кидергəч: – Минем улым үскəн, эшкə ярый хəзер, – дип, шатланып, тəртəне урынына утыртып, атларны арбага җикте. Малаен күтəреп утыртты да, үзе дə утырып арбага, тагын юлга кузгалдылар. Юныс тау араларыннан боргаланган юлга карап-карап барды да əтисенə шундый сорау бирде: – Əти, малаең булмаса нишлəр идең? – Хəллəрем бик авыр булыр иде, ярдəм итəргə берсе дə юк, урман арасы, капчыклар да зур, бик авыр, ике кеше төйи торган, ярый син ярдəм иттең инде, – дип, яңадан мактап, Юнысны аркасыннан сөйде. Əтисе аның бу сүзлəрен картайганчы искə алып