Перейти к содержимому
Максиметер

Мөселман зиратында беренче кабер калкып чыкты. Җеназа намазы укылды. Апасын соңгы юлга ...

Мөселман зиратында беренче кабер калкып чыкты. Җеназа намазы укылды. Апасын соңгы юлга озатырга кеше байтак килгән иде. Малай бөтенләй белмәгән чит-ят кешеләр... Юк, нишләп чит-ят булсын?! Туганнары! Халык таралгач, йөрәге телгәләнде: апасы менә шушы кар баскан басуда япа-ялгыз каламы?! Өйгә кайткач та, йөрәк әрнүе басылмады, киресенчә, көчәя генә төште. Апасы анда ялгыз... Ялгыз! Әти-әнисе йоклап киткәч, мыштым гына торып киенде. Шыпырт кына барактан чыкты. Күк йөзе аязган: ай урагы күренә, йолдызлар чекрәеп яна... Ае да булгач, бер дә куркыныч түгел иде. Апасының кабере өстенә кар яуган. «Менә килдем әле, апа. Таңга кадәр утырыйм яныңда», – диде. Карга утырсаң, салкын тидерүең бар, килгәндә, нарат-чыршы ботаклары сындыргалаган иде – җайлап кына шулар өстенә чүмәште. Яңалыклар шөйлә күп җыелган икән: түкми-чәчми апасына сөйләде. Авызы бер дә тик тормады инде. Юк, бер тамчы курыкмады. Кемнеңдер тере, кызыксынучан күз карашы аңа төбәлгән... Кемдер аны күзәтә... Ул моны бөтен тәне белән тойды бугай... Беркавым башын күтәреп карарга йөрәге җитми утырды. Ул арада Айны болыт каплады. Басу караңгылыкка чумды. Астыртын гына, күз кырые белән генә карап алырга дип, башын күтәрде. Кырда 30-35 адым читтәрәк яшькелт утлар яна иде. Менә ул утлар хәрәкәткә килде. Якынайдылар. Бүреләр! Бөтен тәне эсселе-суыклы булып китте. Аяк-кулларын тыелгысыз калтырау алды. Зиһенендә өмет чаткысы кабынып алды да сүнде: болардан берничек тә качып-котылып булмаячак!... Малайның каршысына тугыз бүре килә иде. Өер ике тәүлек бер пошины эзәрлекләде. Поши карт, авыру иде. Тояк эзләрендә сакланган ис, усак кәүсәсенә сыланып калган селәгәе дә шуны раслый иде. Алай да корбаннарын озак кудылар. Ниһаять, өер пошины уйсу җиргә кысрыклап кертә алды. Монда кар тирән иде. Поши корсагына кадәр кар көртенә батты. Аңа хәзер бүреләрне чөеп кенә ташлый алган авыр тояклары ярдәм итә алмаячак иде. Өер башы, җаен туры китереп, пошиның бугазына сикерде. Бүреләр җылы ит, кан исенә исереп, көне буе сыйландылар. Боларның тәмам авыраеп «мәҗлес»тән кайтып килүләре иде. Кем әйтмешли: тамак тук, өс бөтен. Бүреләр, тагын да якынрак килеп, кар өстенә яттылар. Колакларын торгызып, малайга текәлделәр. Күрәсең, кызыксыну ерткыч хайваннар өчен дә ят сыйфат түгел. Ара-тирә ырлап яисә чәңгелдәп өреп куйгаладылар. Малайның тавышына үтәли сеңгән әрнү бүреләрнең дә тынычлыгын ала иде булса кирәк. Сәер Җан Иясе калтыравык тавыш белән сөйли иде: «Килдегез дә яттыгыз... «Нишләп йөри икән бу малай?» дип уйлыйсыздыр инде... Апамны җирләдек бүген... Төнгелеккә ялгызын калдырмыйм, дидем... Әнием бик кайгыра... Кайгы казык башыннан йөрми, адәм башыннан йөри шул. Без бу якларга ераклардан килеп чыктык. Юк, авылдан үз теләгебез белән китмәдек. Безне усал абыйлар өебездән куып чыгардылар... Бер дә китәсебез килмәгән иде...» – Сүз буасы бер ерылгач, күңел төене чишелде дә китте... Күз яшен сыпырып ташлап, башын күтәрде. Бүреләр, тезелешеп, урманга кереп баралар иде. Бүреләр, бик азын булса да, малайның кайгысын үзләре белән алып киттеләр... Шәрифулла агай, баракта тәмәке тартырга уңайсызланып, тышка чыкты. Яңа яуган карда бала-чага итеге калдырган эзләрне күрде. Эзләр зиратка алып килде. Нургали йокыга китеп бара, тирә-юнь бүре эзләре белән чуарланып беткән иде. Әтисе ачуланды. Әнисе улын кочып елады. Үзе чирләп тә ятмады. *** Урман кисү әкрен-әкрен җелегеңне суыра. Көне буена авыр эштә ватылган тән бер төндә кабат көч җыярга өлгерми. Ару астыртын гына үз эшен эшли: кеше битараф, карусыз бер мәхлукка әйләнә... Ашханәдә тукланалар. Бер миски кәбестә ашы. Ярты миски ботка. Ике телем ипи. Бер стакан чәй яисә компот. Үтер, суй – дуңгыз итеннән әзерләнгән ризык йөрәккә ятмый. Кешеләр күләгәгә охшап калдылар. Күпләрнең тешләре төшә, уртлары каный... Дәвасы бар икән: ылыс кайнатып эчәләр. Файдасы тия.

687 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 554 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.