Перейти к содержимому
Максиметер

Каторжан (роман)

Каторжан (роман) Зәбир ГЫЙМАЕВ 2. *** Гасырлар дәвамында тынлык саклый тайга... Бары күк күкрәп явып үткән яңгыр шавы, су чылтыравы, йөзьяшәр агачларның җилдә чайкалуы, кошлар тавышы, нәсел калдырырга хак даулаган киек-җанварларның сугышчан чакыру авазы гына боза ул тынлыкны... Тайгага кешеләр килде. Алар күп иде. Пычкылар чыжлады, балталар тукылдады. Тынлыкны сискәндереп, агачлар ауды. Ят тавышлар, төтен исе киек-җанварларны хәвефкә салды. Төймә күзләрен елтыратып, агачлар арасыннан аю карады. Башын чайкап, ризасызлыгын белдергәч, тайга хуҗасы бу тирәдән ераккарак китүне мәгъкуль күрде. Кабан дуңгызлары килеп чыкты. Болар озак мыркылдаштылар, мөгаен, йөриләр шунда, тынычлыгыбызны алып диюләре булгандыр; аннан, дәррәү кузгалып, агачлар ешлыгында күздән югалдылар. Пошилар бу вакыйганы тынычрак кабул иттеләр бугай. Бүреләр күренде. Өер башы, арт тәпиләренә чүгә төшеп, һаваны иснәде. Бугазыннан усал ырылдау авазы бәреп чыкты. Тәне буйлап, сырт йоннарын кабартып, калтыравык дулкын йөгереп узды. Ачның ачуы яман шул. Һай, яман!... Сасы селәүчәннәр җитмәгән, биләмәне бу адәми затлар белән дә бүлешергәме?! Юк! Ау! Тик нинди көч аны бу адымнан тыеп тора соң? Өер башы Күккә карап улап җибәрде. Һәм Күкләрдән җавап килде: табу. Аның ыруы соңгы чикне үтмичә дә яшәргә һәм нәсел калдырырга сәләтле. Табу... Баш бүре, урман кисүчеләрне уратып узып, бөтенләй икенче тарафка китеп барды. Өер аның артыннан иярде. *** Апасы чирли... Галимә апасы ут яна. Әти-әнисе – эштә, авыру апасы Нургали тәрбиясендә. Доктор килде. «Салкын тидергән. Үпкәсе шешкән», – дип, ниндидер порошок, төймәләр бирде. Даруларны кайчан, ничек эчәргә кирәген әйтте. Авыруны хастаханәгә салу турында сүз кузгатмады. Нургали нәкъ доктор кушканча эшләде. Апасының хәле җиңеләймәде. Бер әби кипкән дару үләннәре китерде. Үләннәрнең сихәте тигән кебек булды. Чир чигенде. Әйләнеп кайтып, апасының бугазыннан алды; суларга ирек бирмәде. Хәле авырайгач, апасы гел саташты: «Энем, быел җәй авылга кайткач, Какылы тауга җиләккә барырбыз, яме!... Анда җил-ә-ә-к!... Җыеп бетермәле түгел, белсәң! Чур!.. Минем алдан җыйма!... Монда җиләк күп икән, аю-бүре юк икән...» Кышның зәмһәрир салкын көнендә Какылы тауда җиләк җыйганда үлеп китте Галимә апасы... *** Ходай бала кайгысын бирмәсен икән. Әтисенең киң җилкәләре салынып төште, төз гәүдәсе алга сөрлекте. Авыр эшне сытып эшләгәндә дә зарланмаган әнисе гөл чәчәгедәй сулды. Хәтере начарайды. Мәрхүмә баласының киемнәрен барлап утыру көндәлек шөгыленә әйләнде. Ике ир-атына күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып еш елады. Бала кайгысы өстенә дөнья тагын бер четерекле ягы белән ачылды: яшь калада мөселман зираты юк икән. Вакыт бара. Мәетне җир куенына иңдерү кирәк. Нурислам Башкарма комитетның ишеген шакыды. *** Түрә бүген ачулы иде. Бер сәгать элек Мәскәүдән чылтыраттылар. Наркомның тавышы җанын өшетте: «Ты что там, вредительством занимаешься?! Ты мне план давай! План! Учти: ходом строительства интересовался сам Хозяин!» Монда ниндидер мужик. Үтенече зиһененә барып җиткәч, ачуы ташып түгелде: «Какого чёрта! На общее кладбище!» Чыгып китүдән башка чара калмады. Нурислам Башкарма комитет урнашкан бина каршындагы мәйданда туктады. Кая барырга? Кемнән ярдәм сорарга? Мәйданга кешеләр җыела башлады. Берсе килде... икенчесе... өченчесе... Бер сәгатьтән төркем хасил булды. Бар сөйләшүләре хәл-әхвәл сорашудан узмады. Кешеләр, Башкарма комитет урнашкан бинаның зур тәрәзәсенә карап, тыныч кына басып тордылар. Халыкның болай җыелуы түрәнең тынычлыгын алды. Боларның уенда ни икәнен кем белә?! Чылтыратты. Милициядән тиз килеп җиттеләр. Кешеләрне куып таратмакчы булдылар. Беркем китмәде. Кешеләр элеккечә тынлык сакладылар. Ник бер сүгенү, янау сүзе ишетелсен. Әллә нинди шомлы тынлык иде бу! Курку, тирәннән күтәрелеп, маңгаена салкын тир булып бәреп чыкты. Секретарена боерды: «Пиши приказ. Выделить участок земли для мусульманского кладбища. – Өстәл сугып җикерде: – Территорию огородить!» ***

780 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 554 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.