– Аптырап басып торганыгызны күрдем дə... Иртəрəк килү хəерлерəк шул монда, бигрəк тə б...
– Аптырап басып торганыгызны күрдем дə... Иртəрəк килү хəерлерəк шул монда, бигрəк тə бүген – ял көнендə... – Аннары, нигə сүз озайтып торам соң əле бу турыда, сез бит моны үзегез дə яхшы белергə тиеш дигəндəй, җиңел генə кул селтəде дə сүзен башкачарак дəвам итте: – Əйдəгез, əйдə, тартынмагыз, менə монда, утырыгыз, барыбызга да урын җитəр. Минекелəрнең килгəннəн бирле судан чыкканнары юк. Алар чыкса, без керербез. Җəймəгез булмаса, менə монда безнекенə ятып кызынырсыз. Əйдəгез, танышыйк: мин – Шəрига. Ямьсез исем, əйеме? Мин аны алыштырырга да телəгəн идем, əни риза булмады. Мин дə исемемне əйттем. Үзем бер дə белмəгəн кеше белəн менə шулай бик тиз генə якынаеп китə алган бу ят ханымның – Шəриганың йөзенə текəлдем. Гашыйк күзлəр белəн. Əйе-əйе! Гашыйк күзлəр белəн! Минем бу халəтем, бəлки, кемнəргəдер бик көлке дə тоелыр. Лəкин нишлим, мин аңа бер күрүдə гашыйк булдым! Искиткеч камил иде аның йөз төзелеше. Сүз белəн əйтеп аңлата алмаслык əллə нинди эчке нур белəн балкый иде күзлəре. Һəр сүзендə, үзенə килешеп тора торган һəр хəрəкəтендə тормышыннан чиксез канəгатьлек чалымнары. Язмыш рəхимсез давылларын беркайчан да тидермəгəндер бу ханымга, ул да, минем кебек, бер күрүдə үз иткəндер Шəриганы, аңа бирəсе сагыш-моңнарны башка берəүгə өстəгəндер. Шуңа күрə дə кирəгеннəн артык эчкерсез, мөлаемдыр бу ханым, башкаларның күңелен сагыш-моң тарайткан, күз нурларын рəхимсез язмыш җиле уңдырган булу мөмкинлеге аның башына килеп тə карамыйдыр. Бар иде минем дə Шəрига кебек бөтен эч серемне кешелəр белəн бүлешə, һəр шатлыгымны кем белəндер уртаклашасым килеп торган көннəрем. Лəкин ул чакта мин яшь, артык яшь идем. Кеше күңеленең еллар узган саен һаман тараеп, үз эченə йомыла баруын, тирə-юньдəгелəрнең башкалар шатлыгына көенə, кайгысына сөенə алу мөмкинлеген белми торган яшьтə идем. Хəзер исə үземне əзме-күпме тормыш тəҗрибəсе туплаган кешегə санарга, эчемдəге серлəремне чит кешелəрдəн, хəтта иремнəн дə яшерергə өйрəнгəн идем. Шəриганы тормыш андый тəҗрибəлəргə өйрəтмəгəн иде, күрəмсең. Минем белəн, моңарчы бөтенлəй таныш булмаган бер кеше белəн, əнə ничек эчкерсез сөйлəшə ала бит ул. Əллə артык сокланудан, əллə шулай булуын бик телəүдəн, миңа бу ханымның йөз чалымнары электəн таныш кебек тоелып китте. – Абау, – дидем мин, сүзсез генə аңа текəлеп торганнан соң, соклануымны яшерə алмыйча, – бигрəк матур икəнсез. Күз тиярлек. Гашыйк булып йөрүчелəр дə күптер үзегезгə? Шəрига ягымлы гына көлеп куйды: – Белмим, бəлки, эчтəн генə янып-көеп йөрүчелəр бардыр, лəкин берсенең дə үземə килеп əйткəне юк. Кемнедер үзеңə гашыйк иттерəсе, кемнеңдер үзеңə кызыгып йөргəнен сизеп, битараф кына елмаеп йөрисе килə бит хатын-кызның. Миндə дə бар андый телəк. Лəкин Рифкатьтəн башка беркемнең дə миңа гашыйк булганын, өзелеп яратканын белмим. Ə менə үземнең үлеп гашыйк булганым бар иде. Бар иде дип үткəн заман белəн сөйлəү дөрес тə түгелдер. Мин аны хəзер дə өзелеп-өзелеп яратам. Сукырларча... Шыр диваналарча... Бөтен кеше аннан йөз чөерсə дə, бернинди кешелек сыйфатлары калмаса да, мин аны барыбер аңлармын, ваз кичмəм кебек. Кайчакта мин аны урамда аунап ята торган эчкече итеп күз алдына китерəм. Киемнəре шапшакланып-пычранып беткəн. Кешелəрнең кайсысы аны əйлəнеп, кайсысы атлап кына уза. Эчлəреннəн нидер мыгырданып, өстенə төкереп китəлəр. Ə мин, аякларымны сузып аның белəн янəшə утырганмын да, аның тыңлаусыз, исерек башын итəгемə салганмын. Өстемдəге затлы күлмəгемə аның өстендəге шакшы йогып беткəн. Мин бəхетемнəн җиде кат күктə очам, миңа рəхəт, чиксез рəхəт! Кешелəрдə минем эшем юк. Ул мине бик каты кыйнап ташласа да, миңа рəхəт кенə булыр иде шикелле. Яраткан кешеңнəн кыйналу да бəхеттер ул. Лəкин болар барысы да хыялда гына... Ə тормыш... Шушы җирдə сүзебез өзелде. Тəннəре матур булып кояшта каралган, берсе икенчесеннəн əз генə калкурак ике малай белəн мəһабəт озын буйлы, соргылт чəчле ир кеше куыша-куыша безнең янга килеп бастылар. Мине күргəч, өчесе беравыздан: – Исəнмесез, – диештелəр. Шəрига безне таныштырырга ашыкты: – Бу – Гөлия... Ирем Рифкать,