Перейти к содержимому
Максиметер

Сынмаган йөрəк (3)

Сынмаган йөрəк (3) Айгөл ЗӘЙДУЛЛИНА (ƏХМƏТШИНА) Фəрит бик кайгырды: нинди генə булсалар да, ата-ана бит. "Хəзер кайда яшəр, ничек көн күрер", дигəн уйлар җанын телде. Кышлар элеккечə салкын булмаса да, барыбер җил сөяктə йөри, төннəр озын, күңеллəр караңгы... Авыл халкы ярдəмгə килде. Күрше ихатада, нəнəлəреннəн калган, җил иссə дə селкенеп торган иске йортны җыелышып рəткə китерделəр: морҗа чыгардылар, тишек-тошыкларын сыладылар, үтəли җил йөри торган урыннарын томалап куйдылар. Шулай итеп, кысынкы гына бер бүлмəле өйгə урнаштылар. Урман якын иде: кул чанасы белəн утын ташыдылар, мич ягып җылындылар. Тик анда күчкəч тə, атасының холкы үзгəрергə уйламады, киресенчə, тагын да бозылды. Əнисенең түзəр хəле калмады. Бер каты кыйналганнан соң, ул район дəваханəсендə ятып чыкты да, күрше авылдан бер ялгыз карт белəн танышып, ахыр чиктə шуңа күчеп китте. Əй Аллаһым… Кайтып Себергə киткəнче, кайда гына сыенып торырмын икəн? Дипломны кулга алсам, авылда бер көн дə тормам, дип уйлады Фəрит. Аның максаты бер генə булды: кеше кебек яшəргə, ныклап аякка басарга, үзенə йорт алырга, гаилə корырга. Лəкин ул вакытта бу хыяллар аңа үтə дə ерак, тормышка ашмаслык булып тоела иде. Шулвакытта ул, учын бик каты итеп кысып: "Булачак!" – диде. Кайчандыр ул авылда көтү көткəндə, йомырканы кəгазьгə төреп җибəргəннəр иде, шуны карап утырганда, галимнəрнең канатлы сүзлəре килеп чыкты: "Тот, кто сделал один раз, сможет сделать каждый, только каждому нужно определенное время и желание", "Путь в тысячи километров начинается с одного шага". Фəрит төшенкелеккə бирелгəн чакта, бу сүзлəрне искə төшерə дə, шулардан ниндидер рухи көч ала иде. Галимнəр юкка язмагандыр, димəк, мин дə булдырачакмын… Менə дигəн итеп яшəрмен, менə күрерсез əле, дип уйлый иде ул эченнəн. Хəрби хезмəттəн кайткач, Фəрит иң əүвəл дипломын алып, эш эзли башлады. Укыган вакытта ук бер егет шəһəрдə кешелəрне Себердə эшкə урнаштырырга ярдəм итə торган контора барлыгын сөйлəгəн иде. Фəрит тə шунда юл тотты. Эретеп ябыштыручылар күп җирдə кирəк булып чыкты. Өстəл артында компьютер каршында утырган яшь кенə кыз: – Ничек эшлəргə телисез: утыз көн эшлəп утыз көн ял итəргəме, əллə кырык биш көнгə кырык биш көнме? – дип сорады. – Минем бөтенлəйгə китəсем килə, – диде Фəрит. – Андый эш бармы? Кыз гаҗəплəнеп карап куйды: бөтенлəйгə Себергə китүчелəр сирəк була. – Бездə эш шəһəр эчендə түгел, кырда, вагоннарда торып эшлəргə туры килə. Сез шунда кайтып йөрмичə эшлəргə əзерме? – дип сорады ул. – Риза, – диде Фəрит, икелəнмичə дə. – Документларыгызны берничə урынга җибəрдем. Чакыру килү белəн хəбəр итəрмен, – диде кыз. Ике атна да үтмəде – Фəрит эшкə Сургут шəһəренə китте. Башта аны өйрəнчек итеп алдылар: ул үз эшен генə башкармады, күбрəк "тегесен алып кил, моны алып кил" кебек вак-төяк йомышлар белəн йөрде. Бу аның күңеленə тия иде. Ə Фəритнең беренче максаты бер генə – чын, яхшы сварщик булу. Шулай да ул өлкəнрəк абыйлар ни кушса, шуны эшлəде. Эшчəн кешене кайда да яраталар бит. Матвей исемле бераз олырак бер абзый Фəритне аеруча якын күрде. – Йөр əле, улым, минем белəн эшлəрсең, – дип, акрынлап аны үз аппараты белəн эшлəтə башлады. Фəрит Матвей абыйсының һəр сүзен "чəйнəп-йотып" тыңлады. Өйрəтүче барында өйрəнергə кирəк, дип уйлады ул. Əти назы күрмəгəн малай өчен Матвей абыйсы əкренлəп əтисе кебек якын кешегə əверелде. Матвей абыйсының күз карашы, сүзне җайлап кына əйтə белүе, артык каты бəреп кермичə генə, əмма күңелгə үтə торган итеп киңəш бирүе Фəриткə Рим абыйны искə төшерə иде. Балачакта ул еш кына амбар ягына чабып төшəр: анда эш кайный, кешелəр мəш килə, үлчəү шалтырый, ишеклəр өзлексез ачылып-ябылып тора. Фəрит өчен исə ул урын гади генə амбар түгел, ə ниндидер җылы, үзенə тартып торган аерым бер дөнья кебек иде. Амбарда хуҗа – склад мөдире Рим абый. Ул Фəритне күрүгə үк йомшара, тавышы да башкача чыга иде. – Əйдə, кил əле, малай, ач түгелсеңме? – дияр дə кесəсеннəн я конфет, я печенье, я шикəр кисəге чыгарып сузар иде.

465 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 554 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.