– Карагыз, бармак бит бу?! – дип, каты кычкырып җибәрде.
– Карагыз, бармак бит бу?! – дип, каты кычкырып җибәрде. Яңа кергән Намаҗан карт килеп карады да көлде: – Курыкканга куш күренә, диләр... Нинди бармак булсын, эт кабыргасы бит. Әллә күзең чыкканмы? – дип, шелтә ташлады. Гәрәй моның сүзләрен аңламады. Кулындагы сөякне ялый, суыра башлады. Бер егет Намаҗанның өстенә акырып килде: – Нәрсә яклыйсың? Әллә бергә кәсеп итәсезме? – дип яңагына селтәнде. Аны туктаттылар. Кыйнарга ирек бирмәделәр. Кемдер мич башыннан бер капчык сөяк өстерәп төшерде, үзе куркыныч тавыш белән халыкны дерелдәтте: – Карагыз, бары да адәмнекенә охшый! – дип, идәнгә чәчте. Карчыкның коты очты, елап җибәрде: – Балакайларым, ни сөйлисез? Җәй буенча артыма утырмадым... Капчык күтәреп сөяк җыйдым: менә ат башы, менә дуңгыз кабыргасы, менә эт, йомран, мәче сөякләре... Бер мин генәмени? Барыгыз да җыеп киптереп, он ясап та, шулпага кайнатып та ашыйсыз бит!.. Дүрт ай икмәк йөзе күргәнем юк, яфрак, үлән дә бетте... Балчык ашап карадым, эчем таш булып катты... Нигә миңа гына бәйләнәсез, Алладан куркыгыз! – дип сукранды. Баягы ябык, хәлсез, аска караган егет башын күтәрде, шашкан күзләре белән карап торды да, тилергән адәм кебек, Зәбидәгә ташланды: – Син, – диде, – убырлы карчык, бөтен дөньяны корытып ятасың да, җитмәсә, Алла-мулла дип лыгырдаган буласың, әгәр Алланы тотсаң, син аны да пешереп ашар идең, убыр! – дип буа башлады. Гәрәй булмаса, бетерәләр иде, ул тыйды. Намаҗан карт куркып чыгып сызды. Берничә хатын идәнне ачып, базны актаралар иде. Болар бер-бер артлы ике кечкенә капчык, аннан соң өсте чүпрәк белән ябып, җеп белән бәйләнгән юеш кызыл чүлмәк чыгарып ыргыттылар. Гәрәй чүлмәкне идәнгә бәрде. Халык телен, акылын югалтып, таш кебек катып калды. Аларның барлык сизенүләре дөрескә чыкты: ватылган чүлмәк эченнән кисәк-кисәк тозлы ит идәнгә чәчелде, болар арасында бер-берсе өстенә рәтләп тезелгән кечкенә-кечкенә куллар, эчендә кызгылт көенчә сакланган ботлар, бармаклар бар иде. Моны һәммә кеше ачык күрде, шик калмады, үлем килеп басты. Хәйран булып кату бер минут барды, иң элек Гәрәй кузгалды, ул: – Анаңны... фәлән иткән убырлы карчык! Син икән дөньяны корыткан... – дип, кабахәт сүз белән сүгенеп, Зәбидәнең бугазыннан алды да, идәнгә шундый китереп бәрде, кортка «эһ... эһ...» итте дә һушыннан язды, өйдә коточкыч бер шау-шу, талаш, тавыш кузгалды... Карчыкның килене, йортны халык баскач, куркуыннан чормага качкан икән. Кемдер, эзләнеп йөреп, аны да өстерәп төшерде; ул ишектән керүгә кычкырып җибәрде: – Абзыйлар, безне үтерсәгез дә, сүзем юк: без өч ай инде адәм каны эчәбез!.. Күпме бала суйганбыздыр, исәбен дә оныттым, – диде. Зәйни малай, баздагы чүлмәктән чыккан кеше бармакларын күрүгә, кычкырып елап һушыннан язды, аны, тапталмасын дип, сәкегә ташладылар, үзләре хәлләре беткәнче карчык белән киленне кыйнадылар. Бу икесенең авыз-борыннары изелде, идәндә тапталып, аяк астында изелгән кызыл иттән башка нәрсә калмады. Бу кыйнауда шундый бер әрнү, шундый бер ләззәт белән кыйнаштылар ки, гүя бөтен ачлыкларның, бөтен газапларның төбе шул убырлы карчык белән аның киленендә иде: боларны изү белән гүя авыр үлем куркынычыннан котылачаклар иде. Баягы аска карап, карчыкны буа башлаган егет, халык чыгып бетүгә, йортка ут төртте, янгын чыкты, мәгәр карга күмелеп беткән өй бирешмәде, түбәдәге саламнары янды, аз-маз бүрәнәләр кара көеп күмерләнделәр, шуның белән тукталды. Арып эштән чыккан ачлар: – Убырлы карчыктан ут та җирәнә бит! Өе янмады ләгънәтнең! – дип, тагы ач, салкын өйләренә таралдылар. Гәрәй кайберәүләрне ярдәмгә чакырды, малай аякка басты, бергәләп дүрт кеше авыру Миңлебайны да, казанны да Гәрәйләрнең йортына илтеп куештылар. (Дәвамы бар.)