Аида (хикәя)
Аида (хикәя) Гүзәл МӘРДӘНОВА 2. (Ахыры.) ...Аида күзен ачканда, барысы да башкача иде. «Люкс» палатасының түшәмендә штукатуркасы коелган урыннар пәйда булган, бер ягыннан ямьсез эз салып, түшәм ярылып ук киткән, стеналар кыршылган, урыны-урыны белән аларның буявы купкан, төсе дә үзгәргән сыман. Тәрәзәдән жалюзины салдырганнар, пластик рамнарны иске агачка алыштырганнар, тышкы яктан тимер рәшәткә куйганнар. Кыйбатлы җиһазлар да каядыр юкка чыккан, бүлмәдә Аида яткан караваттан гайре берни калмаган. Ул битарафлык белән бүлмәне күздән кичергән арада ниндидер таныш булмаган шәфкать туташы кереп, укол куеп чыгып китте. Хатын төпсез упкынга төшеп киткәндәй булды. Кинәт кенә бүлмә эче тагын үзгәреп китте, бөтенләй башка төрлегә әйләнде. Бу бүлмә аңа нык таныш иде. Әйе-әйе, әнә бит, ул үзе дә ишектән кереп бара. Янында – ире. Элеккесе. Төрле-төрле кәгазьләр белән тулган, берничә конфет кабы торган өстәл артында яшәребрәк киткән Вера Адамовна утыра. – Здравствуйте. – Здравствуйте, опять двадцать пять? – дип сәламне алды табибә, башын кәгазьләреннән күтәрми генә. – Срок? – дип коры гына сорады ул. – 20 тирәсе, – диде кыз битараф кына. – Милочка, сиңа күпме әйтергә була, 21-ый век на дворе! Юк икән инде – хет иртәрәк кил, ник бу вакытка кадәр сузып йөрисең? Ул бит инде кеше булган! Үзеңә дә файдага түгел! Бала табасың килер, помянешь мои слова! – Сез каждый раз шулай дисез, но ничего, менә бит, уздым, – дип бүлдерде аны кыз. – Сколько? – дип сүзгә кушылды Эдик. Вера Адамовнаның кулы ихтыярсыз рәвештә халат кесәсен капшап куйды. – Понимаете, бу бик зур җаваплылык. Төрле өзлегүләр булырга мөмкин, ничәнче тапкыр бит инде. Аннары, берәрсе сизенсә, бу срокта... Мин зур рискка барам. Татьяна Васильевнаның да башы икәү түгел... – Ладно, сколько? – дип кабатлады Эдик – мөдирнең гадәттәге аклану сүзләрен ул инде ятлап бетергән иде. Вера Адамовна, бер кәгазь алып, «50» санын язды, аны күрсәтеп кенә алды да, вак кисәкләргә ерткалап, янындагы чүп чиләгенә ыргытты. – Аңлагыз, монда күп кеше катнаша, берсен дә калдырып булмый. Эдик табибәнең аппетиты торган саен арта баруына күнегеп беткән иде, алып килгән акчасы җитәрлек булды. – Син үзеңне ничек тотарга, палатадагыларга ни әйтергә икәнен онытмагансыңдыр бит? – дип борылды Вера Адамовна Аидага таба, гадәттәгечә, дару төймәсе тоттырып. – Онытмадым, кайгырмагыз. – Кач аннан, чыгып кач тизрәк! – дип кычкырды яшь кызга Аида, аның коточкыч зур ялгышлык эшләргә җыенганын күреп. – Кач, кач, дим! Эчмә ул даруларны! – һаман ярсыды хатын. Тавышка шәфкать туташы кереп, хатынга укол кадап чыгып китте, упкынга тәгәрәгәнче, Аида тәрәзәдәге рәшәткәләрне генә күреп калырга өлгерде... Кыз, төнге икегә хәтле кафеда официант хезмәтен башкарып, өйгә кайткач, ниһаять, Эдикка яңалыкны әйтеп һәм, төшертергә соң инде дип, аны өйләнергә күндермәкче булып, керфек тә какмаган иде, палатага керүгә, тиз генә даруны эчеп җибәрде дә, иртәнге аш китерүләренә игътибар да итмичә, караватына авып йоклап та китте. Көндезге ашка да, кичкесенә дә тормады, уянып та карамады. «Исән микән соң бу?» – дип, бүлмәдәшләре әледән-әле кызның сулышын тыңлап килде, эндәшеп тә карадылар, шәфкать туташы кереп, уколга чакырып китте – Аида бөтенесенә йокы аралаш: «Ярар», – дип кенә җавап бирде дә йокысын дәвам итте. Кичке сигезләрдә генә кыз күзләрен ачты. – Вәт йоклап та карыйсың син, шаклар катмалы, төнлә ничек йокларсың инде, – диештеләр палатадагылар. – Аптырамагыз, төнлә дә йоклыйм, мин тәүлек буе да йоклый алам, – дип көлде Аида. – Ә сине нигә алып килделәр? Синең яшьтәгеләр, гадәттә, «сохранениегә» ята инде, сине дә авырлы дияр идек – гел эчеңдә ятасың, бар кебек тә түгел... – дип фараз кылды көн буе информацион вакуумда торырга мәҗбүр булган хатын-кызлар. – Әйе, эчем күренмәсә дә, 20 атналык авырым бар. Тик мин сохранениегә түгел, операциягә, – дип җавап бирде Аида. – Авырлы килеш операция? Алай да буламыни? Нинди операция соң ул шулхәтле, бала тапканчы көтеп тора алмый торган? – дип гаҗәпсенде палатадашлар.