Аиданың өстенә салкын су койдылармыни: ул әкрен-әкрен калтырана башлады, сулыш алуы еша...
Аиданың өстенә салкын су койдылармыни: ул әкрен-әкрен калтырана башлады, сулыш алуы ешайды, озын ясалма керфекләр ябыштырылган болай да зур коңгырт-кара күзләре тагын да зуррак булып ачылды, диагнозын белгән көнне йөрәгенә кереп утырган авыр таш ниндидер ерткычларча куркыныч тавыш булып авызыннан бәреп чыкты, күзеннән яшьләр атылды. Ул барысын да аңлады, бу көннең кайчан да бер килеп җитәчәген инде күптән куркып көткән иде. – Почему?! Почему все против меня?! Нигә минем генә бөтен тормышым җимерелә? – Хатын, бар көченә мендәрне төя-төя, ярсып еларга тотынды. – Нәрсә әйттегез аңа?! Нәрсә?! Вера Адамовна куркып тора торганнардан түгел, туры ярып салды: – Нәрсә әйтим? Дөресен сөйләп бирдем, үземнән берни уйлап чыгармадым. Ирең барысын белеп торырга тиеш, – диде. – Минем тормышка тыгылырга кем кушты сезгә?! Нигә сез мине шушы хәтле мыскыл итәсез? Нигә?! Бай иргә чыгуымнан көнләштегезме әллә?! Бөтенесенә сез гаепле! Мине сез ирсез калдырдыгыз, бары сез генә! – дип котырына башлады Аида, табибәгә таба борылып. – Тынычлан! Мы не боги. Без табиблар гына, язмышыңа язылганнан артыгын эшли алмыйбыз, – дип, Вера Адамовна кызганыч хәлдә калган хатынны үзенчә юатырга маташты. Аның саен Аида ныграк ярсыды: – Кайда соң алайса Бог? Ник соң сезнең Аллагыз мине шушы хәтле күрәлми, ник бу хәтле газаплар бирә?! Ничә баламны тартып алды, хәзер бөтенләй хатын-кызлыгымнан мәхрүм иттерде! Нигә?! Әйтегез, нигә?! Сез генә гаепле! Ненавижу! – дип, үз-үзен белештермәгән хатын табибәне ак халаты якасыннан бөтереп тотты да акайган күзләрен аңа төбәде. Мондыйны ук көтмәгән шактый нык гәүдәле Вера Адамовна күптән түгел генә пычак астыннан чыккан хәлсез хатынны көчле куллары белән бернинди авырлыксыз караватына болгап атты да ишеккә юнәлде. – «Люкс»ка тынычландыра торганны! Хәзер үк! – дип кычкырды ул посттагы шәфкать туташларына һәм, җил-җил атлап, озын коридор буйлап бүлмәсенә таба китеп барды. Кабинетына килеп җитәрәк ул кисәк кенә кире борыласы итте, йөгереп диярлек күптәнге пациенткасының палатасына таба китте. Ишектән алар кулына шприц һәм башка кирәк-яраклар тоткан шәфкать туташы белән бергә килеп керделәр, бу вакытта Аида ачык тәрәзәгә менеп бара иде. – Килмәгез яныма, миңа мондый мескеннәрчә тормышның кирәге юк! – дип борылып кычкырды ул керүчеләргә. Вера Адамовна песи җитезлеге белән аңа таба ыргылды, хастаханәнең дүртенче катыннан аска сикерергә җыенган хатынны кулыннан эләктереп алды, шәфкать туташы Лилия ярдәмгә килеп, икәүләшеп Аиданы тәрәзә төбеннән сөйрәп төшерделәр. Аны идәнгә генә егып салып, Вера Адамовна өстенә менеп утырды, кулын каерды, Лилия исә тиз генә укол кадады. – Суицид кына җитми безгә! Бригада чакыртыгыз. Терелде инде, алып китсеннәр! – дип, коры гына әмер бирде бүлек мөдире, хатынның йомшарып калган гәүдәсе өстеннән торып, һәм, кулларын гадәтенчә кесәсенә тыгып, андагы кәгазь төргәкне капшап куйды... (Ахыры бар.)
Канал в каталоге Максиметера
4 560 подписчиков · Книги