Перейти к содержимому
Максиметер

—Искәндәр, — диде ир кеше, Мәрфугага кулын сузып. Аның күзләре ялтырап китте, ераклашка...

—Искәндәр, — диде ир кеше, Мәрфугага кулын сузып. Аның күзләре ялтырап китте, ераклашкан тракторга янә бер әйләнеп карады да, Мәрфуганың кулыннан кечкенә сумкасын алып, эндәшми-нитми генә алга чыгып, эре-эре адымнар белән атлап китте. Мәрфуга, бу таныш түгел кешегә төбәлеп, урынында күпмедер басып торды. Эре сөякле ир кеше артына да борылып карамыйча барды да барды. Ул да аякларына ботинка гына кигән. Бер кулында портфель, икенчесендә Мәрфуганың сумкасы. Шуларны селти-селти атлый. Читтән бу бик мәзәк күренә. Үзен Искәндәр дип таныштырган бу кешегә Мәрфуга шикләнеп карады. Бигрәк тә аның бая трактор чанасыннан төшкәч күзләренең ялтырап китүе күңелен шомландырды. Чынлап та, берәр нияте булмаган кеше, җитмәсә, мондый буранлы көндә, кичкә табан, син дә мин утырып барган трактор чанасыннан икенче кешене озатырга дип төшеп каламыни? Килер дә бәйләнер, кычкырырмын да димә. Хәер, шушындый буш далада сине кем ишетсен дә, кем ярдәмгә килсен... Мәрфуга бөтенләй кайгыга төште. Хәтта туңуы да онытылгандай булды. Искәндәргә иярергәме, юкмы? Әллә артка калыбрак кына барыргамы? Янәшәңдә тере кеше барлыгын тою аны бары тынычландыра төшә иде. Бу вакыт эчендә Искәндәр әллә никадәр китеп өлгергән иде. Кара син аны, ичмасам, артына да әйләнеп карамый бит. Шулчак Мәрфуга сумкасындагы акчаларын исенә төшерде. Үзе белән мул йөртергә гадәтләнгән ул. Җитмәсә, юлга чыкканда акча бик кирәк. Ә-ә... теге кеше аның сумкасын бушатып икенче якка тайса? Бик булыр. Юкмыни кешеләр арасында этлек турында уйлап йөрүчеләр? Мәрфуга кинәт, үзен-үзе белештермичә, алга ташланды. Кара син аны, туктап нидер эшли түгелме соң? Әллә, чынлап та, аның сумкасын актарамы? Мәрфуга, коты алынып, як-ягына каранды. Ичмасам, берәр карачкы булса иде. Бары тик буран уйнап торган тоныклана баручы карлы ялан. Шул гына... Кычкырудан да файда юк. Нигә инде ул Хөснуллага каршы алырга кушмады. Станциягә килеп торса, буласы да бит... Мәрфуга эчтән үзен-үзе тиргәде. Искәндәр янына җитү белән, кыз алдануын тоеп шып туктады. Ир кеше аңа таба борылды. Ул бүрегенең колакчыннарын төшереп маташа икән. Портфель белән Мәрфуганың сумкасы кар өстендә тыныч кына ята. —Йә, сылукай, нигә алай артта каласың? — дип эндәште Искәндәр, ихлас елмаеп. —Арыдыңмы әллә? Мәрфуга, аның елмаюына ышаныргамы, юкмы дигәндәй, сак кына аңа якынлашты. Үзе Искәндәрдән күзләрен алмый. «Ул-бу була калса, тешләшергә кирәк», — дип уйлады эчтән генә. Шулай да ир кешенең бәс каплап өлгергән йөзе яктырып киткәндәй булды. Бер-берсе белән кушылып ук диярлек беткән кашлар, ара-тирә ялтырап китүче үткер күзләр, кырлы борын, текә маңгай, калын иреннәр, гомумән, ир кешенең үз-үзен иркен, ышанычлы тотуы, хәрәкәтләрендә гайрәте ташып торуы Мәрфугада соклану тойгысы тудырды, әлбәттә. Әмма бу тойгының кире ягы да бар бит әле... Пычрак уйлы кешеләрне нәкъ шулай сурәтлиләр бит китапларда. Шулай да, җавапсыз калмас өчен: —Аруын арымадым да ул... — дип эндәште Мәрфуга. Менә Искәндәр бүреген кашларына тикле батырып киде. —Исемең кем әле, сылу? —Мәрфуга... —Мәрфуга? Матур исем, борынгы исем. Шулай да, Мәрфуга сылу, кил әле якынрак, бит очларың өшегән бит. Кыз кешегә алай ярамас, кыз кеше һәрчак матур булырга тиеш. Шушы сүзләрне әйтеп, Искәндәр перчаткаларын салды. Кызның тез буыннарына хәтле тотмас булды. Карышырлык хәле юклыгын аңлап, күзләрен йомды. Ул арада Искәндәрнең кайнар сулышы битенә бәрелде. Менә теге кеше аны бер кулы белән муеныннан кочаклады. Икенчесе белән, кулыннан сигарет исе аңкытып, битләренә кагылды. Мәрфута коты алынып тартылып куйды һәм кычкырырга дип авызын ачты... —Йә-йә, сылукай Мәрфуга, түз, хәзер бетә ул, — дип сөйләнде Искәндәр. Кызның бит очларын кар өтеп алды. Мәрфута куркып күзләрен ачканда, теге, киң елмаеп, аңа карап тора иде. —Менә булды да... —Рәхмәт, — дигәнрәк сүз әйтте шикелле Мәрфута, битләрен тоткалап карады. Күңеле тынычланды. Искәндәргә тагы бер тутырып карап куйды. Тегесе һаман тын гына көлә. «Әллә ни карт та түгел икән, япь-яшь ир...» — дип уйлап куйды үзе.

489 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 560 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.