Дежавю, яисә ике дөнья арасында (повесть) — 1 сентября 2026 г. в 16:06:16.445
Дежавю, яисә ике дөнья арасында (повесть) Лира ИБРАҺИМОВА 5. Гөлзәлифә астан йомшак кына басып өскә менеп баручы өлкән яшьтәге мөлаем ир-атның йөзен күрмәде. Ул, үзенә юл бирергә теләми баскыч уртасында туп-туры үзенә карап торган ир-атка күтәрелеп карамый гына, аны читләп узарга ниятләде. – Миләүшә, кызым, син кая? Адымнарын тизләтеп инде баскычтан йөгереп үк төшеп баручы Гөлзәлифәне бу сорау туктата алмас иде, әгәр дә сораучының тавышы йөрәген кисеп үтмәсә! – Миләш, кызым... Гөлзәлифә туктар өченме, әллә егылып китмәс өченме, ике кулы белән баскычның тимер челтәрләренә ябышты да зур авырлык белән үзенә эндәшүчегә табан борылды. – Әти... Син... Син бит үлгән идең... түгелме... Хатын башкача берни күрмәде. Ул артына килеп басарга өлгергән Мәликнең кулларына йомшак кына итеп сыгылып төште дә, тагын боҗрага җыелып, соры томан эченә бөтерелеп кереп китте... * * * Шыбыр тиргә батып калтыранып уянып киткәндә, Харис аның янында юк иде инде. Ярсып типкән йөрәге сулышын кысты. Ул юрганын тибеп ачып җибәрде. Өстәл өстеннән үрелеп алып су эчте. Сәгатькә карады: иртәнге биш. Урыныннан сикереп торып, залга чыкты. Залда кеше юк иде. Кухня да буш. Гөлзәлифә, йокы бүлмәсенә йөгереп кереп, тиз-тиз киенергә тотынды. Улы кайтасы иде бит! Бүген ничәсе? Йөгереп килеп телефонын кабызмакчы булды. Телефоны сүнгән! Аны кабызганчы әллә ни кадәр вакыт узган кебек булды. Куллары калтыранды. Күзләреннән ихтыярсыз яшь акты. Ул тиз генә улының номерын табып җыйды. Гудок тавышын ишетү дә аның өчен куаныч иде. – Улым! – дип бар галәмгә кычкырды Гөлзәлифә, улы телефонын алуга. – Син кайда, улым? Улының тавышы йокылы иде. – Мин Мәдинә әбиләрдә, әни. Син кайда? – Мин өйдә, улым! – Әти сине каядыр китте дип әйтте. – Юк, юк, улым, мин өйдә. Мин хәзер синең яныңа килеп җитәм, ярыймы. Ә әтиең кайда, улым? – Монда ул, минем белән. Йоклый ул. Малай йокы аралаш кына сөйләште. – Ярый, улым, ярый, йокла. Бар да яхшы. Борчылма. Мин хәзер килеп җитәм. Гөлзәлифә өстенә пальтосын гына элде дә, ишек төбендә яткан сумкасын эләктереп, коридорга чыгып йөгерде. Ишек төбенә төшеп җиткәч, исенә килеп, кире йөгереп менеп, ишеген бикләмәкче булды. Сумкасын ике тапкыр әйләндереп чыгарса да, ачкычын тапмады. Өй ачкычы гына түгел, сумкасында машина ачкычы да юк иде. Үртәлүдән аның үкерәсе килде. Ул стенага сөялеп тирән сулыш алды да, шуышып төшеп, салкын баскычка утырды. «Юк, болай ярамый, – дип уйлады ул. – Тизрәк кемгәдер барырга кирәк. Чыгарга бу хәлдән». Эчтә телефоны шалтыравын ишетеп, сикереп торып, фатирына керде. Бу Лариса иде. – Гөлзәлифә, – диде Лариса борчулы тавыш белән, – син кайда? – Мин өйдә. – Беркая да китмә. Мин хәзер килеп җитәм. – Яхшы. Гөлзәлифәнең эченә бераз җылы керде. Ул, тәрәз пәрдәләрен ачып, яктырып килгән офыкка карады. Сирәк кенә узгалаган машиналар яктысы, шул яктыда күренеп-күренеп киткән кеше силуэтлары күңелендә өмет уятты. «Тормыш дәвам итә! Бар да яхшы, – дип уйлады ул. – Менә хәзер Лариса килер. Ул – акыллы хатын, берәр яхшы киңәшен бирер. Харисы белән дә килешер. Улы да кайтыр.» Ул үзен шулай юатты. Төшен исенә төшермәс өчен әллә ниләр кылырга риза иде Гөлзәлифә. Телевизор кабызып, музыка каналына куйды. Аннары, телефонын ачып, мәзәк видеолар ачты. Үзе бертуктаусыз ишекле-түрле йөренде. «Тынычланырга, мин өйдә, бар да яхшы. Менә хәзер Лариса килә», – дип еш-еш кабатлады ул. Лариса бик тиз килеп җитте. Ишекнең ярым ачык булуыннан шикләнеп, ул, башын гына тыгып, бераз тыңлап торды. Залда кыштыр-кыштыр кемнеңдер йөргәнен ишетеп, ишекне шакыды. Гөлзәлифә, җан-фәрман йөгереп чыгып, Ларисаның кочагына ташланды. – Лариса, коткар мине. Мин бик четерекле хәлгә юлыктым. Мин саташа башладым, Лариса. Гөлзәлифәнең арттырып, ялганлап сөйли торган гадәте булмаганын яхшы белә иде Лариса. Дустының елый-елый сөйләгән бу сүзләренә бик гаҗәпләнде, әлбәттә. Ләкин аны ишетергә һәм, аның сөйләгәннәренең ниндидер бер реаль ноктасын табарга тырышты. – Лариса, беләсеңме, мин йоклап кына китәм дә әллә кайда уянам... Аннары... ни...

