Шул вакыт дәррәү кул чабуларга, «браво», «булдыргансыз» дип кычкыруларга музыка кушылып... — 1 сентября 2026 г. в 14:48:28.245
Шул вакыт дәррәү кул чабуларга, «браво», «булдыргансыз» дип кычкыруларга музыка кушылып китте. Ул да булмады, залга биюче матур парлар сибелде һәм дәртле биюләр башланып китте. Гөлзәлифә биючеләрдән күзен ала алмады. Шул вакыт биюче парлар арасыннан зур матур гөлчәчәк гөлләмәсе тоткан берәү аерылып чыкты да киң елмаеп Гөлзәлифәгә таба атлады. – Миләүшә ханым, – дип җылы итеп аны кочты чәчәк тоткан сөлек кебек матур ир, – әле безнең синең белән бииселәребез алдадыр. Бер дә борчылмагыз. Үзегезне саклагыз. Сезнең бүгенге халәтегез барыннан да өстенрәк һәм мөһимрәк. Үзегезгә дә, туачак бәбиегезгә дә сәламәтлек телим. Шул сүзләр белән кулындагы чәчәген Гөлзәлифәгә тоттырды да, кочаклап, битеннән үпте. Аннары ул: «О Ясминә туташ!» – дип, ягымлы итеп эндәшеп, янәшәдәге кызның да кулыннан үбеп, килгән юлыннан кире чыгуга юнәлде. – Ул синең бии алмавыңа бик борчылды. Әти синең хәлеңне аңлатып биргәч кенә бераз сүрелде. Биергә дип сөйләшкән идегез бит. Гөлзәлифә эндәшмәде. – Әни, нәрсә булды синең белән? – дип сорады кыз, Гөлзәлифәне җилкәсеннән кочып. – Әти синең өчен борчыла. Синең белән әллә ни булды, ди. Үзгәрде, ди. Мин әллә ни үзгәреш күрмим, әмма син чынлап та башка. Кыз, алдына иелеп, Гөлзәлифәнең йөзенә карады. – Ярар, кызым, соңрак сөйләшербез, – диде ул, алдына иелгән кызны кулларыннан этеп. – Мин хәзер. Гөлзәлифә эчендә нидер тойды – әллә тулгану, әллә болгану. Чынлап бәби көтәм, ахры, дигән уй һич ышанырлык булмаса да, яшен кебек сугып узды. Аның сулышы кысылды, күз аллары караңгыланып китте. Ул, соңгы көчен җыеп кулындагы чәчәк шәлкеменә йөзен каплап, чыгу ягына ашыкты. Юк, башкача түзеп булырлык түгел иде. Ул эскалаторда төшәргә теләми, озын күлмәгенең итәкләрен кулларына алып, алмаш баскыч ягына йөгерде. (Дәвамы бар.)

