Мәлик, хатынның йөзенә карап, аны танымаган кебек карашларын үзгәртте. Аннары башын иеп... — 1 сентября 2026 г. в 14:48:27.926
Мәлик, хатынның йөзенә карап, аны танымаган кебек карашларын үзгәртте. Аннары башын иеп бераз гына уйланып торды да Хариска борылып карады. – Улмы инде сөйләүче? Чыгышны син әзерләдең бит. Ул бит практик өлешләрне генә яктыртучы. Миләүшә, чынлап та синең хәлең җитдиме әллә һаман?... Мәлик башкача сүзен дәвам итмәде. Гөлзәлифәнең йөзендә ниндидер үзгәреш өмет итепме, хатынга тагын бераз карап торды. Аннары, сүзсез генә борылып, Хариска табан китте. Мәлик нидер сизенә, ахры, дип уйлады Гөлзәлифә. Җыелышкан халык, берәм-берәм килеп исәнләшеп, котлау сүзләре әйтеп, кайсысы чәчәк бәйләме биреп китеп, залда урнаша торды. Сүз ката башласалар, хатын дулкынлануын сылтау итеп һәм, мөмкин булса, әңгәмәне бүтән вакытка калдырырга тәкъдим итеп, аралашудан китә торды. Харис белән Мәлик кызып-кызып нидер сөйләштеләр. Харис туктаусыз башын чайкады. Мәликнең тәкъдиме белән ризалашмый иде, күрәсең. Бераз вакыттан соң инде Харис Гөлзәлифәгә борылды. Борынына төшкән күзлеген төзәтте. Мәлик, ниләрдер сөйләп ышандыра-ышандыра, аның җилкәсеннән какты. – Яхшы, Харис берничә сүз әйтергә риза, – диде Мәлик, күз ачып йомган арада Гөлзәлифә янында пәйда булып. – Алып баручыны мин кисәттем, синең чыгышыңа акцент ясамас. Ярый, башларбыз, вакыт. Ясминә күренмәдеме? Ул да соңга кала микәнни? – Юк, – дип җаваплады Гөлзәлифә, кем турында сүз барганын белергә дә теләмәгән кебек. Мәлик тагын аңа сынаулы караш ташлады. Аннары матур кул сәгатен күтәреп карады да, үрелеп, кемгәдер бармак шартлатты. Кинәт залда музыка яңгырады. Түшәмдә өстәмә утлар кабынды, һәм ягымлы гына тавышлы бер ханым мәҗлесне ачып җибәрде. Ул да булмады, кемдер килеп кинәт салкын учлары белән Гөлзәлифәнең беләгеннән эләктереп алды. Хатын кычкырып җибәрүдән чак тыелып калды. – Мин бу, әни, курыкма. Аның янында үзеннән дә озын буйлы, Мәликнеке кебек сап-сары чәчле, Гөлзәлифә кебек ак йөзле, матур бер сылу тора иде. Ә кулларында – бер көлтә гөлчәчәкләр. – Соңга калдым, гафу ит. Презентациядән сюжетны бүген кич үк күрсәтәчәкләр, диде Камил. – Кем ул Камил? – Ну әни, ярар инде, белмәмешкә салышма. Бик беләсең килсә, ул әле миңа кияүгә чыгарга тәкъдим дә ясарга мөмкин. Минем уйлавымча, шушы көннәрдә. Кыз шулай дип әйтте дә, масайган сыман итеп, яңакларына яткан чәчләрен көлтәсе белән тотып артка алып ташлады. Залдагы халык дәррәү кул чабарга тотынды. Бар кешенең күзе Гөлзәлифәдә иде. Ул да булмады, аның янына Харис килеп басты, һәм аларга бер-бер артлы чәчәк бәйләмнәре бүләк итәргә, фотога төшерергә тотындылар. Алып баручы яшь ханым, Гөлзәлифә янына килеп, тиздән аңа сүз биреләчәге турында кисәтеп китте. Гөлзәлифә калтыранып төште. Мәлик ерактан ук аның халәтен күреп, алып баручыга иелеп нидер әйтте. – Кадерле кунаклар, хәзер сүзне кичәбезнең хуҗабикәсе, акыллы, зыялы, үз эшенең остасы, әле алай гына да түгел, оста биюче – бал биюләре буенча спорт мастеры, гаҗәеп сөйкемле Миләүшә ханымга бирәбез. Алар тагын бер шатлыклы хәбәр белән уртаклашырга телиләр. Түземсезлек белән көтәбез. Рәхим итегез, Миләүшә ханым! Миләүшә турында шушы тиклем күп мәгьлүматны үз эченә сыйдыра алмый Гөлзәлифәнең сулышы катты. Инде биеп тә күрсәтергә сорамасалар ярар дип, коты чыкты. Ул калтыранган кулында микрофонны нишләтергә белми аптырады. – Хөрмәтле дуслар, – диде ул ниһаятъ җыелып. – Һәммәгезгә дә зур рәхмәт, Миләүш... – Ул куркып туктап калды. Шул мизгелдә Мәликнең үткен карашын тойды. – Юк, минем, – дип дәвам итте Гөлзәлифә – Минем һәм Харисның уңышын уртаклашырга теләк белдергәнегез өчен зур рәхмәт. Чынлап та, – диде ул, беразга туктап сулыш алып, – безнең уртаклашыр шатлыгыбыз бар. Без бәби көтәбез. Шуңа мин бүген сүзне кыска гына тотам. Үземне начар хис итәм. Сез мине аңларсыз, дип уйлыйм. Ә хәзер сүзне Хариска бирәм, – дип, кулындагы микрофонын тиз генә Хариска тоттырды да артка чигенде.

