– Исәнмесез, Миләүшә, – дип, килеп җитмәс борын кычкырды ир-ат. — 1 сентября 2026 г. в 14:48:27.579
– Исәнмесез, Миләүшә, – дип, килеп җитмәс борын кычкырды ир-ат. Бу кадәр таныш тавыштан хатын сискәнеп китте. Ул да булмады, ир кергәндә үк авызы ачык портфеленнән бер көлтә брошюра чыгарды. Гөлзәлифә берсен кулына алды: «Миляуша Маратханова. Харис Хайбуллин. Беременность. Норма и отклонения. Психосоматика». Хатынның куллары калтыранып китте. – Әлегә шушылары җитеп торыр. Фойега сатучы утырттым, – диде ир. Аннары артына борылып, залның аргы башында тыйнак кына туктап калган ханымга төртеп күрсәтте. – Без бүген карчык белән чара беткәч тә китәбез, фуршетка кала алмыйбыз. Эшләр бар, – диде ул хатыныннан күзен алмый. Аннары: «Асия Хөснулловна!» – дип, хатынын бире килергә чакырып эндәште дә, борыныннан инде шуып төшеп баручы күзлеген кулына алып, Гөлзәлифәгә карады: – Ну, хәлләр? – Йә Хода, – дип пышылдады хатын, күз аллары караңгыланып. – Харис... Юк, бу юлы егылмады хатын. Бу хәлгә күнегеп килә иде инде ул. Мондагы Харис та аны монда Миләүшә дип белә бит. Ул да монда, дип уйлады Гөлзәлифә. Хатын белән килдем, дидеме соң? Асия кем кызы? Асия Хөснулловна, диме? Гөлзәлифә томанланган карашын зал буйлап үзенә таба елмаеп килүче хатынга төбәде. Юк ла, булмас! Бу теге, Харисның сабакташы Асия түгелме соң? Яшь чакларында аларның якын аралашканнарын да белә иде Гөлзәлифә. Хатын шаккатты гына, дисәң, дөрес үк булмас иде. Бар икән күрәселәре! Ул чынлап та башка дөньяда иде! Бу кешеләрнең исемнәре һәм җисемнәре генә аңа таныш, әмма ләкин үзләре бөтенләй башка. Бөтенләй башка кешеләр! Харис монда да гинеколог, ләкин кара нинди тырыш – хәтта китап чыгарган! Ә ул белгән Харис, үзе язу түгел, кеше язганны да укымый. Мондагы Харис аның Харисы кебек итеп киенә дә белми икән: өстендә гади костюм, сумкасы тулы китап. Бу кичәгә чәчләрен кистерергә дә вакыты булмаган, күрәсең, тузгып күзләренә үк төшкәннәр. Гөлзәлифәгә Харисның бу образы ныграк ошый төште. Ә Асия? Кара, үзен ничек тота? Ә кигән киемнәре?! Англия королевасы, диярсең. Баш очына матур гына кырын салып әллә калфак, әллә эшләпә кадап куйган. Гөлзәлифә, «тегендә»ге Асияне базардан җыйган очсызлы чуар киемнәрендә исенә төшереп, елмаеп куйды. Юк, күңеле белән начар хатындыр дип уйламый аны Гөлзәлифә. Дөресен генә әйткәндә, гомумән белми ул аны. Кызыксынганы юк. Харисның сабакташы булганга гына урамда, бию түгәрәгендә очраткалаганда исәнләшеп узгаладылар. Ә монда, әнә, нинди матур, бәхетле булып яшәп ята! Ул да булмады, янына килеп җитү белән, кулына тоткан китабының беренче битен ачып, Гөлзәлифәгә сузды Асия. – Иң беренче автографны да үзем алыйм әле. Исәнме, Миләүшә! – дип, үз итеп, битеннән үк үбеп алды. – Исәнмесез, Асия. – Гөлзәлифә карашын тизрәк китапка төшерде. Ул нишләргә белми китапка текәлеп торган арада Асия, кечкенә сумкасыннан каләм алып, аңа сузды: – Мә, борчылма. Бар да әйбәт, – диде Асия дусларча, Гөлзәлифәнең беләгеннән кысып. – Китабыгызны карап чыктым. Бар да яхшы. Кызыклы. Инде сораучылар да бар. Сез икегез дә талантлы, танылган кешеләр. Укучыларыгыз да күп булыр дип ышанам. – Әйе, әйе, рәхмәт, – дип сүзне тәмамларга тырышты Гөлзәлифә. Тик китапның эчтәлеге турында гына сүз чыкмасын иде. Асия тагын нидер әйтмәкче булып укталды. – Мәлик, – диде кинәт Гөлзәлифә, – ничәдә башлыйбыз? Ничәдә башланса да, аңа барыбер, бары тик бу Асия белән әңгәмәне генә бетерәсе килде. – Мәлик, – диде Гөлзәлифә янына килеп баскан иргә, – үтенеп сорыйм, зинһар, миңа сүз бирмәгез, ярыймы. Харис, зинһар, Харис сөйләсен. Минем тыным кысыла, хәлем юк. Менә-менә егылам, дип торам. Үтенәм. Мәлик хатынына борчылып та, шул ук вакытта гаҗәпләнеп тә карады. – Ничек була инде ул алай? Китапта сүз синең исемнән бара. Син, белгеч буларак... Гөлзәлифә иренә әйтеп бетерергә ирек бирмәде. Ул башка чара күрмәгәч, иң авыр коралны кулланырга ниятләде: – Дулкынланудан мин бәбиемне югалтырга мөмкин икәнне башыңа китермисеңме? Мәликнең йөзе җитдиләнде. – Син чынлапмы? – Чынлап!

