Дежавю, яисә ике дөнья арасында (повесть) — 1 сентября 2026 г. в 14:48:26.788
Дежавю, яисә ике дөнья арасында (повесть) Лира ИБРАҺИМОВА 4. Дөнья чайкалып китте дә, тагын шул «саташу» кабатланды. Тагын шул ят вакыт аралыгы. Ул халәт һич кенә дә рөхсәт сорап тормый – аның таркау вакытын көтеп кенә тора да үз эченә бөтереп ала. Моңа каршы тору Гөлзәлифәнең кодрәтендә түгел. Ул күзләрен ачты да, порталның чынлап та алышынганын күреп, тагын таң калды. Бу юлы куркуы артык көчле түгел иде инде. ...Алар шәһәрнең күргәзмәләр залына килеп туктаганда, әле беркем юк иде. Урам себерүче алар белән башын кагып коры гына исәнләште дә, эшен тәмамлап, коралларын җыеп, ян ишектән кереп югалды. Гөлзәлифә әйләнә-тирәгә күз салды. Шул ук дөнья! Гаҗәпләнерлек берни юк иде. Шәһәр – шәһәр инде. Шул ук таш өйләр, эшкә ашыгучы кешеләр. Кемдер, әнә, урамга этен, кемдер песиен алып чыккан. Гөлзәлифә Мәлик ачып җибәргән ишектән бинага узды. Матур биек зал. Каршыларына, махсус киемнән, мөлаем йөзле төн каравылчысы чыкты. Ул да эшен тәмамлап китәргә җыена иде. Аларның килгәнен журналга теркәп куйды да, рациясеннән нидер сөйли-сөйли, зал буйлап китте. Алар эскалаторда өскә күтәрелделәр. Мәлик, кесәсеннән каравылчы биргән ачкычны алып, каршыдагы капка кебек зур ишекне ачты. Эчтә караңгы иде. Ир, стенага үрелеп, утны кабызып җибәрде. Йөзләгән лампа берьюлы кабынды. Бүлмә эче сихри гөл бакчасы кебек яктылыкка, нурга төренде. – Кичә декораторлар килеп бизәп киттеләр, – диде ир, беренче торган чәчәк шәлкеменә борынын терәп. – Әнә, брошюраларны да кичә өлгерттеләр. Мәлик кечкенә язу өстәленә катлам-катлам тезелгән кәгазъ өеменә төртеп күрсәтте. Гөлзәлифә үзен шушы чараның хуҗасы итеп хис итәргә тырышып карады. Күкрәген тутырып, шушы чәчәк исе таралган бүлмәнең һавасын сулады. Брошюраларны кулына алып, берәм-берәм битләрен актарды. Чәчәк вазасы янына килеп, уч төпләре белән һәр чәчәкнең бәбәгенә кагылып узды. Бу бөтен матурлык Миләүшә өчен иде! Миләүшә хакына! Аның салган хезмәтенә бизәк, бүләк! Тырышкан бит! Үзен, хезмәтен күрсәтергә! Шушы мохиттә үзенең барлыгын, булдыра, нәтиҗәле эш итә алганын дәлилләгән. Кемдер капка-ишекне ачып җибәрде дә бүлмәгә зур гына тимер өчаяк кертеп бастырды. – Телевидение килде, – диде Мәлик. Аннары ашыгып өчаяк янында маташучы егет янына барып, бармагы белән Гөлзәлифә ягына төртеп күрсәтә-күрсәтә нидер аңлатырга кереште. Егет, әле йокысыннан ачылып ук бетмәгән күзләрен уып, эндәшми генә аңлаганын белдереп башын какты. Визиткалар өстәлендә Мәликнең телефоны шалтырады. Гөлзәлифә телефонны алып Мәликкә сузды. Дисплейда «Мәдинә» дип язылганын күреп калды. Ир икеләнү белән телефонга карап торды да, бераз читкәрәк китеп, басынкы тавыш белән сөйләшергә кереште. Бик матур кеше бу Мәлик, дип уйлады Гөлзәлифә, ирне күздән кичереп. Аның белән Миләүшә бәхетледер, әнә ничек җан атып чаба. Мәлик ничек кенә басынкы сөйләшергә тырышса да, зур буш залда тавышы яңгырап торды. «Әйе, Мәдинә Әүхәдиевна», – дип эндәште ул трубкага. «Без әзер. Тик Миләүшә бераз үзен җайсыз хис итә. Әйе, артык дулкынланып ташлады, күрәсең...», «...кирәк түгел, юк, ашыгып килмәгез...», «...юк, табибка соңрак...» дигән сүзләре ишетелде. – Хәзер Мәдинә Әүхәдиевна да килеп җитә, – диде ир, телефонын кире өстәлгә куеп. – Син телефоныңны алмыйсың, ди. Телефоның кайда синең? Гөлзәлифә ашыга-ашыга киеменең кесәсен, кулындагы ридикюлен ачып карады. Телефон юк иде. – Белмим шул, ниндирәк иде соң ул? – дип ычкындырды Гөлзәлифә. – Миләүшә, җаным, җыел инде бераз. Инде телефоныңның кайда икәнен дә белмисеңме? Күпме кешегә шалтыратасы бар! Ә син?! Гөлзәлифә, җавап итеп, керфекләрен генә төшерде. Тагын ишек ачылды. Аннан берән-сәрән кешеләр керә башлады. Менә, чаба-кабалана берәү килеп керде. Кулына зур потфелен тоткан, зур күзлеге борыны очына кадәр төшкән. Сыпыргач артка ятып торырга тиешле чал кергән озын чәчләре, алга ишелеп төшеп, күзен каплаган. Ул ашыга-ашыга Гөлзәлифәгә таба атлады. Юлына каршы чыгып, исәнләшергә дип кулын сузган Мәлик янында туктап та тормады, портфель сабы тоткан кулының бармак очларын терәп кенә исәнләште дә ары китте.

