Бикмурзин бик тынгысызланган чакларда да догалар укыды. Холкы көннәр буе дүрт стенага к...
Бикмурзин бик тынгысызланган чакларда да догалар укыды. Холкы көннәр буе дүрт стенага карап утыра торган түгел. Озак та үтмәде, кибеткә барганда авыл кешеләре белән очрашып, аралаша башлады. Алар да Иринаның аш-суга осталыгын белеп алгач, килмешәк дип тормадылар, янына тартылдылар, өйрәнделәр, табыннар әзерләшергә чакырдылар. Авыл фельдшеры белән бигрәк тә еш аралашырга туры килә. Радик Гаянович сызлануларга түзәлми башласа, Ләйсәннең ишеген шакый Ирина. Авылның халкы, үткәне-бүгенгесе турында да аның аша белеп бетте. – Бүген Ләйсәннәрдә өй туе үткәрәбез, яңа өйләрендә Коръән укытабыз. Балаларны, зинһар, карап тор инде, – дип, Иринаның авылга төшәргә җыенуын күргәч, Илүзә көнләшеп куйды. «Әллә кайдан ерактан килеп, Тургай тормышына керде дә китте Ирина. Ә мин туган авылымда чит кеше...» Балалар белән мәш килеп, алар белән уйнап, йоклатырга тырышып, аннары Бикмурзинның көен көйләп, онытты уйларын. Әмма күңелендә кыен хис юшкыны утырып калды. Кала күле авылдан ерактарак: елганы чыгып, бераз үргә менеп ярыйсы гына басу аша атларга кирәк. Шуңа авылга «төшәбез» дип сөйләшәләр. Ләйсән ирен көтү озатканчы ук мотоцикл белән Иринаны каршы алырга җибәргән. Аның төшүенә Тәгълимә апасы килеп, беленен изгән, токмачка камыр басарга җыенып йөри иде. Башта аягүрә генә чәй эчтеләр. Авыл миченә утын бурап, ут кабызып җибәрде Ләйсән. Тәгълимә табагачына мич алдында караеп янган табасын элде, алдан төшереп җәйгән күмер өстендә кыздырып алды да, чыжлатып, түм-түгәрәк итеп ипи ачысы өстәп кабарткан камырын агызды. Өйрәнелгән тиз хәрәкәтләр белән хуш исле беленнәрне кулы белән алып, урындыкка куйган тактага сала барды. Пешереп беткәч, янып беткән утыннарның кузларын таратып ташлады да, мич авызында эреп торган каз мае белән беленнәрне майлап, табакка өйде, өстен ап-ак ашъяулык белән каплап, мич башына, җылыга куйды. Шул вакытка Ләйсән бәлешләрне эшләп өлгертте. Тәгълимә кисәү агачы белән тиз-тиз генә мичне җыйды, яшь хатын гөбәдияләрне ипи калагы өстенә утыртып баруга, аларны мичкә кертеп урнаштырды. – Казанга аш салырбыз инде, Тәгълимә апа. Өй эсселәнер дә соң, каршы килмим, Булат шулай пешкән ашны ярата. – Булатныкынча булсын, Ләйсән. Ул бит өйне төзүче, хуҗа кеше. Тәгълимә казан астына тартылган күмер өстенә вак утын пүләннәре ташлады, җиңелчә генә өреп җибәрде. Ирина өстендә –заманча ризыкларны әзерләү. Ул токмач камырын нечкә итеп җәеп, кибәргә куйгач, газ өстенә салатларга яшелчәләр пешерергә утыртты, шул арада Булат өйнең зур ягына озын буе белән өстәлләр, эскәмияләр тезде. Ирина Ләйсәннең кул арасына кереп барган өлкән кызларына тастымаллар тоттырды, алар савыт-сабаларны сөртеп өстәлләргә тезде. Җәймәләр кипшенгәч, Ирина нечкә генә итеп токмач кисте. Төп эшләрне тәмамлагач, барысы да бәрәңге, кишер, чөгендер, тозлы кыяр, помидор, ит турарга кереште, кызлар Ирина апалары җитәкчелегендә вакланган яшелчәләрне катлам-катлам итеп тәлинкәләргә сала барды. Кечкенә Рәмилә генә Кендек әбисенә сырпаланып, тәмле ризык сорап иркәләнде. – Үсәсе кешегә витамин кирәк инде. Апалары! Ачуланмагыз, берүк, сеңелегезгә бүлеп бирәм, сез салат булгач ашарсыз, – дип, башта бәләкәенең, аннары өлкәннәренең аркаларыннан сөйде Тәгълимә. Әниләрен дә онытмады: – Сиңа рәхмәт, Ләйсән балакаем, карт көнебездә онык назы күрсәттең. Сезгә кирәкле булып яшәве – бәхет Фәтхи абыегыз белән безгә. Яңа өегездә исән-имин яшәгез, нурлы булсын түрләре, Аллакаем! Картайса да, җиңел сөякле Тәгълимә җитезлеген югалтмады: укучыларын һаман да курчалап, аларның хәлен белешеп, инде балаларын тәрбияләргә булышып яшәде. Кирәк чакта, артта калганнарны «буксирга алып», укытып та ала. Авылны тоткан яшь гаиләләрнең шатлыкларын үзенеке итеп кабул итте. Бүген исә бөтенләй «очып» йөри: аның Рәмилә кызының бәйрәме бит!