Куян күчтәнәче (роман)
Куян күчтәнәче (роман) Гөл МИРҺАДИ 47. Илүзә ашыкты. Заводны эшләтеп җибәреп табыш ала башласа, эш хакы да артыр дип уйлады. Акчасы булса, бәләкәй генә өй төзеп чыгарга хыялланды. Аңа бит үз йорты яки фатиры кирәк. Тизрәк Айнурын алып кайту өчен шул документ кына җитми, калганнары әллә кайчан тупланып куелган. Балага тия алмыйлар, юристлар белән киңәшләште. Аны беркайчан да ана хокугыннан мәхрүм итмәделәр. Комендант сөйләшеп кенә тапшыртты бит Айнурны балалар йортына. Димәк, үзләрендә дә хата бар. Янына кертмәсәләр дә, тимер койма рәшәткәләре аша булса да тышта уйнаган Айнурын күреп кайтты Илүзә. «Ашыгырга кирәк!» Үзе биредә булмаса да, депутатның исеме, абруе булышты заводны эшләтеп җибәрергә. Район җитәкчеләре гел ярдәм итте Илүзәгә. Инвестиция, эш урыннары, районда продукция җитештерү, район бюджетына салым кертү дип, үзләре дә мактандылар, гәзитләргә яздылар, радио-телевидениедән чыгыш ясадылар. Нинди продукция җитештереләчәгенә басым ясамадылар, әлбәттә. Завод аракы чыгара башлауга ун көн үтмәде, тирә-яктагы кибетләр белән килешүләр төзелеп бетте. Тартма-тартма аракылар машиналарга төялеп көнозын авылларга ташылды, сатылды, эчелде. Илүзәнең тын алырга да вакыты булмады. Ул үзенең эшенең нәтиҗәсен күреп сөенде. Әлегә кадәр шалтыратканга җавап бирмәгән депутат ай саен Мәскәүгә күчерелергә тиешле сумманы билгеләп, таләп куйды. Илүзә аңардан эш хакын арттыруын үтенде. Рәшит Шамилевичның уңай карары аңа читтән торып югары уку йортына укырга керергә ярдәм итте. «Вилдан» хуҗалыгын да ташламады. Барырга вакыты булмаганда, кичләрен Эдик үзе документларын күтәреп Илүзә янына заводка килде. – Мин укырга кердем! – дип шатлыгы белән уртаклашты Илүзә. – Әйдә син дә, Эдик! Бергәләп тырышырбыз! – Икәүләп чыгып китеп булмас, – дип елмайды Эдик. – Бездән башка авыл ничек яшәр? Башта син укып бетер. Аннан мине укытырсың. Керәм, укыйм – сүз бирәм! – Заводка тагын эшчеләр кирәк бит әле. – Эш хакы белән кызыштырып савымчыларымны, терлекчеләремне җыйма инде. Мәктәптән кыскартылганнар бетеп заводка менгән дип сөйлиләр. – Менделәр. Хәтта Гайнуллин килде. – Аңа эшләми генә акча ала торган вазифа кирәк бит, таптыңмы? – Юк инде. Себердә йөрүчеләр кайтсын иде әле. Аларның кулы эштән курыкмый. Илүзә завод бухгалтериясен этәреп куеп, авыл хуҗалыгы саннарына чумды. Эдик чәй әзерләде. Сабыр гына читтән күзәтеп, Илүзәнең эшен тәмамлаганын көтте. Заводның тигез генә гүләве астында бер-берсенә планнарын сөйли-сөйли чәй эчкәндә, кинәт Тәгълимә белән Ринат килеп керде. Йөзләре борчулы. Икесе дә Илүзәгә карап тын калдылар. – Берәр нәрсә булдымы әллә, Тәгълимә апа, төсегез качкан? – дип сорады шундук Илүзә. – Әниең... – Тәгълимә апасы әйтеп бетерми тукталып калды. Илүзә аның ни әйтерен сүзсез дә аңлады. – Әтиең дә, – диде бераздан Ринат. – Икесе дә... Эдик, өстәл артыннан торып, Илүзәгә терәлеп басты. – Нишләп икесе дә? –Илүзәнең теле әйләнмәгән сорауны ул бирде. – Гөлүсәнең самопалы... Идәндә ята шешәләре. Фәтхи абыегыз анда калды. Әйдәгез, авылга төшегез, балалар. Әниеңнәр янында бул бүген, Илүзә кызым. Әйдә, әйдә... Илүзә елый алмады. Авыл өстенә хәбәр таралганчы өйне җыештырып, идәннәрне юып чыгарды. Әтисенең һәм әнисенең гәүдәләрен, йоласына туры китереп, өйнең уртасына караватларга салдылар. Үлемтеккә әйберләре юк иде, әлбәттә. Тәгълимә апасы кирәк-яракны алып кереп, иртәгәгә әзерләп куйды. Эскәмия куеп, тезелешеп, төнәтергә утырдылар. Үлгәннәр турында начар сөйләмиләр, йоласы шулай. Берни эндәшмәделәр. Тәгълимә генә: «Кадерен белмәделәр шул гомерләренең», – дип көрсенеп куйды. Бер гаебе булмаса да, авылдашлары алдында кыенсынды, оялды Илүзә. Бала чагында әтисен эчүдән туктатырлык көче булмады. Аннан әнисе дә шешәгә ияләште. Үскәч, аларның үзенә карата битарафлыгына үпкәләп, әрнеп, кул селтәде. Берсе генә эчсә, әнисе көчлерәк булса, бәлки, тормышларын