Яратканнар ямьсез булмый (хикәя)
Яратканнар ямьсез булмый (хикәя) Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА Туганда барлык сабыйлар да матур булып туа. Барсында да ата-аналарына искиткеч сөйкемле булып күренгән шул ук төймә борын, йомры йөз, нәни куллар, саф караш... Ата-анага үз баласының йомшак җиренә хәтле тәмле күренә – үбә-үбә үстерәләр. Хәер, бу табигый да. Әти-әниләр үз җимешен матурлыгы өчен түгел, ә барлыгы өчен, үзенеке булганы өчен үлеп ярата. Дүрт ир туганы артыннан көттереп кенә туган Рәминә дә нәни чагында, башка сабыйлар кебек, шундый ук түгәрәк йөзле, матур бала иде. Хәрәкәтчән, тик тормас кызый бар нәрсә белән дә кызыксынды, тәпи атлап китү белән абыйларының артыннан калмады. Дүрт ир баладан соң туган кызларын Мәймүнә белән Гыймран әлбәттә үлеп яраттылар. Ата-анасының бердәнбер сөекле кызлары, абыйларының яраткан сеңелләре булып, җылы гаилә кочагында тәгәрәп үсәсе дә үсәсе иде кызчыкка. Бәхете дә үзе белән үсәр иде кебек. Бар нәрсә дә ата-ана теләгәнчә генә булса икән. Үсә барган саен кызчык төскә-биткә үзгәрә барды. Аллаһ аңа нигәдер акыл биргән, күркәм холык биргән, ә матурлык бирмәгән иде. Ир балага чибәрлек әллә ни кирәкми, ул сыйфат хәтта аңа бик ятмый, килешми дә кебек, артык кебек. Аның матурлыгы – көчендә, кулында, холкында. Ә кыз бала ул – табигатьнең чәчәге. Яшел язларга тиң үсмер чакларында чәчәккә бөреләнә. Ямьле җәйләргә тиң яшьлегендә чәчәк ата. Алтын көзләргә тиң гомер фасылында орлык бирә... Ул чәчәккә холык матурлыгы гына аз, хуш исе белән, күркәмлеге белән күзләп очып йөргән күбәләкне үзенә тартып торырга тиеш... Әнә шул тышкы хозурлыктан Рәминә мәхрүм калган иде. Кечкенә чагында күзгә бик ташланмаган мәшкә борыны, сирәк саргылт чәчләре, зур авызы, сыек зәңгәрсу күзләре үсә барган саен кызның ямьсезлеге турында көннән-көн ныграк кычкырып тора барды. Алты-җиде яшендә кызчык үзенең башка кызларга охшамавын аңлый иде инде. Авыл балалары да аяусыз була беләләр − беркемнең дә бу ямьсез кыз белән уйныйсы килмәде. Үзенең шыксызлыгыннан оялган кыз мәктәптә дә, азаккы партада башын иеп, ялгызы гына утырды. Абыйлары гына, ул ничек бар, сеңелләрен шулай яраттылар. Алар гына аның белән уйнадылар, авыл балалары кимсеткәндә яклап чыктылар. Кимсетү дигәннән, шул яман чара белән кемдер башкалар алдында үзен үстерергә тырыша. Бу яктан Рәминәнең ике сыйныфташы аеруча булдыра иде. Чәчләре күперенке, бөдрә Гамилә белән зур, кара күзле Рәдифә бу "шыксыз үрдәктән" көләргә сәбәп эзләп кенә тордылар. Аларның тырышлыгы белән кызга Албасты кушаматы тагылды. Дәрестә Рәминә җавап бирә башласа да, бу ике гадәтсез, пырхылдап көлеп, кызны бүлдерделәр, буталдырдылар. Тәнәфестә дә, Рәминә кем янына килеп басса да, төркем тиз генә таралышты. Аның ямьсезлегеннән кыз балалар йогышлы чирдән курыккандай читләштеләр. Ялгызлык төшенчәсе Рәминәгә бала чагыннан ук таныш иде инде. Башкалар кышын шау-гөр килеп тау шуганда Рәминә күбесенчә әнисе белән йортта мал карады, кул эше эшләде, тегүгә өйрәнде. Авыл балалары җәйләрен яшел чирәмдә аунаганда, тирән буа аша аркылы-буйлы йөзгәндә Рәминә күбрәк бакча карады, идән-кер юды. Мәймүнәнең аны мактап, "Рәминәм җен кебек эшли" сүзләрен дә ботарлап, кызын җен кебек күрә, имеш, дигән адәмнәр табылды. Үсә барган саен Рәминә үзенең килбәтсезлеген аеруча авыр кичерде. Ир бала булып, абыйларына хәтле Рәминәдән матуррак! Нигә аны язмышы беркемнең дә күзе төшмәслек, ә киресенчә, йөзен борырлык кыяфәт белән "бүләкләде"? Кемгә охшап ул шундый шыксыз Албасты булып туган? Бала чагында бу сорауны әнисенә еш бирде Рәминә. Мәймүнә кызын кочып, кайгырма, балам, үсеп җитәрсең, менә дигән матур кыз булырсың, дип юатса да, үз өметенә үзе дә ышанмый иде, ахры. Аның кызына бәхет теләп сораган теләкләрен күкләрдә ишетмәделәр ахры – үсеп буйга җитсә дә, кызга күз ташлаучы егет-җилән табылмады. Мәймүнә үзалдына уфтанды: "Минем кызыма да кияү чыкса инде..." Үзенең кемлеген ачык белгән Рәминә авыл егетләренә гашыйк булу турындагы уйны башына да китерә алмады. Мәхәббәткә, назга сусаса да аның күңелен беркем дә биләмәде, йөрәге буш калды. Үзенә тиң парын табып, гаилә