Үткән көннәр табышмагы (хикәя)
Үткән көннәр табышмагы (хикәя) Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ 4. (Ахыры.) Бер кичне әнә шулай, юк-бар сүз белән мавыгып, Билалларда бик озак утырды Вика. Инде аның кызы да, Билалның кызы янына ятып, дөньясын онытты. Вика беренче мәртәбә «үземә төшәм» дия башлаганда сәгать уникенче ярты иде бугай инде. Аннары да шактый тоткарланды әле. Ә инде тәмам җыенып, баласын кулына күтәргәч, кызгандырып, мескен бер тавыш белән: – Хәзер баскыч караңгыдыр инде, үзем генә куркам… – дия башлады. – Озатып куй, чыннан да, әллә кемнәр очравы бар! – диде Билалга хатыны. …Баскычтан да төштеләр, аларның ишеген дә ачып бирде Билал. Вика аңа эчкә керергә ымлады, ул үзе бала күтәргән иде. Ишекне япты да шунда ишек янында басып тора бирде Билал. Ә Вика тиз генә барып баласын караватына салды, аның өстенә япкандай итте һәм тиз арада Билал янына килеп җитте. Үзе еш-еш сулый. – Сине сагындым… Билал ипләп кенә аны кочаклап алды, сабыр гына үпте. Ул арада Вика ишек белән бүлмәне аерып торган бәләкәй чаршауны тартып куйды, алар ярым караңгы әнә шул аралыкта калдылар. …Аннары да кич утырырга еш кереп йөрде Вика. Алар Билалның хатыны белән нәрсә турында гына сөйләшмәделәр икән! Серләренең кайберләрен хатыны кайчак Билалга да чишә иде. Мисал өчен, бервакыт ул: «Бу Вика үзенең кызын һич кенә дә ярата алмыйм дип әйтә», – дип аптырап утырды. Мондый сүз Билалны да шактый сәерсендерде. Ничек алай була ала икән ул? Барыбер ана кеше бит кызына. Ике төрле милләт орлыкларының бер-берсеннән үзара этелүе түгелдер ич инде бу хәл? Шунысы кызык: Билал алдында Вика беркайчан да үзенең ирен хурламый иде. Кайсыбер хатыннар, танышу белән, үзенең ирен яманлый башлый. Ә Вика нишләптер алай итмәде. Әллә Билалның хәтерендә генә калмаганмы? Әллә монысын онытканмы ул?! Менә хәзер Виканың ире дә, аның төсе-кыяфәте дә бөтенләй истә юк бит! Шуның сыман аның турындагы сүзләр дә онытылгандыр, бәлки?... Ә, әйе, Вика иренең бик тә кырыс кыяфәт белән йөрүен аз-маз хәтерли икән Билал. Кечерәк кенә буйлы һәм үтә усал чырайлы бу адәм чын армия кешесе иде. Шуңа күрә аның үз гомерен тимер танклар арасында үткәрүе дә табигый, дөрес бер эштер сыман тоела иде Билалга. Билалның Ерак Көнчыгыштагы ике ел гомере акрынлап булса да узып китте. Менә хәзер, егерме еллап вакыт узгач, хәрби тормышның тынгысызлыклары, атналар буе хәрби өйрәнүләрдә йөрүләр, машиналары ватылып кышкы тайга уртасында җәфа чигүләр, шулай бер төнне якында гына аюларның усал үкерүләре, хәрби объектлар саклаганда, төннәр буена керфек какмый чыгулар яисә кайсыбер төннәрдә дөм караңгыда торып полкка, казармага чабулар түгел, ә бәлки, бөтенләй башка, андагы күңелле, җанга якын күренешләр искә төшә. Теге авырлыклар акрынлап онытыла бара, ахрысы. Ә менә йөрәккә сеңгән мизгелләр һич тә хәтердән чыкмый. Иң соңгы көнне, инде менә китәбез дип, фатирларында машина килгәнен көтеп утыралар иде. Зур әйберләр инде берничә көн элегрәк поездда, контейнер белән озатылган. Үзләре белән вак-төяк нәрсә салынган сумкалар гына. Шулчак аларга Вика килеп керде. Үзе генә. Байтак гомер сөйләшеп утырдылар, һәм бераздан Вика саубуллаша башлады. Иң элек аның хатыны белән саубуллашты ул. Ә аннары… Аннары Билалның каршына килеп басты да, Билал нәрсәдер әйтеп өлгергәнче, искиткеч җитезлек белән аның муенына асылынып кочаклады һәм Билалның хатыны алдында аны озаклап иреннәреннән суырып үбеп алды! Аннары шундук, Билал нәрсә булганын аңышып өлгергәнче үк, ул аларның фатирыннан чыгып та йөгерде! Билал да, аның хатыны да моңа шаккатып калдылар!... Хәтта ишекләре дә ачык калган иде Вика артыннан! Әнә шул урында идәнгә кадаклаган шикелле озак, бик-бик озак басып торды Билал. …Менә хәзер дә, егерме ел гомер узгач та, Билал бер кузгалмыйча һаман әнә шул урында басып торадыр шикелле тоела. Һәм аның бәгырен ниндидер гаять ачы, гаять кызганыч, әрнүле хис телгәли. Вика бик кызганыч булып китә аңа. Ничектер, салкын котып уртасында бер ялгызын калдырып киткәндәй, олы кыенсыну сизә Билал аның каршында. Җәлләү хисе белән әнә шул ике тойгы гел аралашып тора Билал күңелендә.