– Йә, менә сиңа кунак килде… Әйдә, чәй эчеп алыйк инде.
– Йә, менә сиңа кунак килде… Әйдә, чәй эчеп алыйк инде. Шуннан соң гына: – Ә, әйе шул, әйе! – дип, Билал кабаланырга тотынды. Аның беркөн бик тә кызыгып сатып алган кызыл шәрабы бар иде, шуны өстәлгә куйды, бүтән вак-төяк эзләп тапты… Ә үзе Викага ни өчендер күтәрелеп карарга кыймады. Ул шулай кабымлык эзләп йөргәндә, Вика: – Ә син минем ни өчен кыстыбый пешергәнне беләсеңме? – дип сорады. Билал белми инде, әлбәттә, каян белсен! Шуңа күрә: «Юк!» – диде. – Минем әбием бик яратып пешерә торган иде аны, ул өйрәтте мине кыстыбый пешерергә. – Ә әбиең ничек өйрәнде микән соң? Сезнең милләт кешесе белми ич аны. Шул чакны Вика тагын бер мәртәбә Билалны аяктан ега язды: – Ә минем әбиемнең әбисе татар кызы булган! Тумышы белән Пенза ягыннан. Бу сүзләрне ишеткәч, Билал, арлы-бирле йөренгән җиреннән туктап, Викага озак кына карап торды. Ә тегесе елмайган да шулай ук аннан күзен алмый… – Менә сиңа мә! – дип куйды Билал, чын-чыннан шаккатып. Аннан соң алар өстәл янына утырдылар. Билалның мондагы бөтен тормышы буйдакларча иде, шуңа күрә шәрабны да ул чәй эчә торган чәшкегә салырга мәҗбүр булды. Вика гаеп итмәде тагын. Шәрабны күтәрик дип бер матур сүз әйтмәкче иде Билал, аның ниятен Вика бүлде: – Юк, син башта кыстыбыйны авыз итеп кара әле! Шулай шул, ничек үзенең башы җитмәгән соң әле Билалның… Үзе кайнар, үзе тәмле, үзе шундый йомшак иде ул кыстыбый. – Вика, бу хәтле тәмле ризыкны мактарга мин сүз таба алмыйм! – диде Билал. – Бу хакта бары тик шигырь юллары белән генә әйтеп бирергә мөмкин! – Соң, алайса, шигырь белән әйт! – Шулаймы?! Алайса, менә болай дибез: Улеглась моя былая рана – Пьяный бред не гложет сердце мне. Синими цветами Тегерана Я лечу их нынче в чайхане. Вика исә, елмайган килеш, Билалның әйтеп бетерүен көтеп кенә алды да, бер сүз әйтмәстән, үзе дәвам итеп китте: Наливай, хозяин, крепче чаю, Я тебе вовеки не солгу. За себя я нынче отвечаю, За тебя ответить не могу. – Ах, Есенин! Ах, молодец! – дип, шул мизгелдә Билал кунагының кайнар, кап-кайнар кулын кысты. Онытылып, әсәрләнеп кысты. Вика да аның кулын озак кына җибәрми торды шикелле. Аннары тагын болай дип тә өстәде: – Ул шигырьнең соңгы юлларын хәтерлисеңме соң? – Төгәл үк түгел, – дигән булды Вика. – Ул шигырь менә болай дип тәмамлана: И на дверь ты взглядывай не очень, Всё равно калитка есть в саду… Незадаром мне мигнули очи, Приоткинув чёрную чадру. Әлеге сүзләрдән Вика ни өчендер бераз кызарып китте кебек. Кулы да чәшкегә таба үрелде… – Сергей Есенинның шушы «Фарсы мотивлары» өчен күтәрикме әллә? – диде Билал, кунагына соклана-соклана. – Кара әле, бик кызык кына килеп чыга түгелме соң?! – Нәрсә кызык? – дип сагая калды Вика. – Ә менә шул: татар нәселеннән булган мин һәм син Ерак Көнчыгышта утырабыз һәм шулай ук Есенин шигырьләре аша Көнчыгыш, Шәрык аһәңнәрен кабатлыйбыз, шуны сагынабыз кебек. Чыннан да! Монда бер бөек мәгънә бар түгелме соң?! Көнчыгыш ул бөек нәрсә ич – яңа көн, яңа тормыш башлану! Әйдә, шуның өчен! Артык патетик булып китә язган тостын әле ярый шунда туктата алды Билал. Вика һич тә кыстатып тормады, Билал белән бергә күтәреп барды. Байтак кына сөйләшми утырганнан соң, ул башын аска иебрәк болай диде: – Бүген үземнең ялгызлык газабымны онытасым килә минем, Билал… Яшь офицер моңа ялгап нәрсә әйтергә дә белмәде. – Ярый, Вика… – дия алды ул аңа. Ә бераздан Вика: «Минем йокым килә…» – диде дә ипләп кенә аның диванына барып урнашты. Чыгып киткән чагында, кайнар пышылдап: – Мине онытма син, яме… – диде ул. Җавап итеп Билал тагын бер мәртәбә аның иреннәреннән суырып үпте. Аның янына кунакка кергәләп йөрде Вика. Ул еш кына үзенең ялгызлыгыннан зарлана иде, бик яшьли кияүгә чыгуына үкенә. Мондый чакларда, чыннан да, Билал аның хәлен аңлаган шикелле була, чөнки Вика урта мәктәпне тәмамлау белән аңа өйләнеп, әти-әнисе яныннан, яшьлегеннән алып киткән бит аны хәрби училище тәмамлаган ире. Билалның алар фатирына аяк басканы булмады булуын. Ничектер курка, кыенсына иде ул.