– Кемдер сине имгәтеп ташласын, моның өчен аның битеннән үбәргәмени?! Шулай да… – дип җ...
– Кемдер сине имгәтеп ташласын, моның өчен аның битеннән үбәргәмени?! Шулай да… – дип җөпләде Җәүдәтнең әнисе. – Аны болай гына калдыру да ярамас!! Кылганына җавап бирсен!!! – Алда – Аллаһ бар… Төп һәм чын Хаким – ул… – диде ир тыныч кына. – Аңла, әниләре… Юкка ачуыңны чыгарма: бары әйбәтлек-гүзәллек кенә яхшылык-матурлык гөлләрен сугара… Бу матур вә образлы сүзләр дә хатынның күңеленә тынычлык алып килә алмады. – Әгәр сина ул-бу булса? Унбер бала белән ялгызым утырып калыйммыни? – Өлкән улыбыз Җәүдәткә таянырсың! – диде ире, үзенә нык ышанып һәм шактый катгый рәвештә. – Ә миңа син кирәк! Беләсеңме, син?! Сугыштан исән кайтып… – дип кычкырып елап җибәрде унбер бала анасы. – Әгәр… Син әйткәнчә «ул-бу була калса» да, онытма: сугыштан исән кайтуым, синең белән кавышуым, унбер балабыз дөньяга килү белән дә мин бик бәхетле. Тагын ни әйтим? Мин үз гомеремнән дә артыгын яшәргә теләмәдем. Гомернең Ходай биргәне кадәре генә булсын! Иң тиешлесе – шул!! Беркем дә бу якты дөньяда тиешлесеннән артыгын яши алмый. Юк инде, яши алмый… Инде бәндәләрнең холык-фигыле, табигатенә килсәк, кеше бит ул яхшы эшләрдә фәрештәгә әйләнә, яманлыкта – шайтанның үзеннән дә уздыра… Күрәсең! Күрәсене күрми, гүргә кереп булмый. Шушы гади фәлсәфәсе, мантыйкка сыярдай сүзләре белән урманчы ир үчкә өндәгән хатынын сабырлыкка чакыра алды; күндәмлеккә китереп, «Үч үч кенә тудыра» дигән гыйбарәне төшендерә белде. Шунысына да рәхмәт! Алар бер кавымга һәркайсы үз уйларына күмелеп торганнан соң, ир кеше акрын гына тагын дәвам итте: – Син ишеткәнсеңдер инде, әниләре… безнең Җәүдәтебез аларның Җүәйрәсе белән йөри икән ич! Чын күңелемнән әйтәм: ул кыз миңа бик тә ошый… …Бу сүздән соң чоланда ятып китап укучы егет сискәнеп китте. Ай-яй! Бу ата-аналар нинди уяулар, ә?! Ул бит аларның сөйләшүен үзе дә теләмәстән генә колакларына алды. Чыгып китсә дә – әллә ничек, «сүз урлап ятуы» да уңайсыз: аны авыр хәлгә куя. Ата-ана сүзен узма! – Бу гаиләнең кануны иде лә… «Безнең Җәүдәтебез аларның Җүәйрәсе белән йөри икән ич!» Бу «йөрү»не аның әтисе хуплый сымак, чөнки тавышында ук ниндидер горурлык белән ризалык, килешүчәнлек тә бар. Ә бит аларның Җүәйрә белән арасы шактый ук кискенләшә төште. Зинаның: «Җүәйрә Казан егетенә кияүгә чыккан!» – дигән сүзе хаклыктан ерак йөрсә дә… Ни дөресен сөйләүче бу кыз үзенең Җәүдәткә мәхәббәте хакына хилафлык кылган, ялганга барган иде шул. Ул шул сүзе белән Җәүдәтне Җүәйрәдән аерырмын, үз ягына каерырмын дип, шактый ук беркатлы фикергә килде. «Җаны теләгән җылан ите ашар», «Мәхәббәткә маңка катышмый» дигән шактый ук тәмсез, әмма хак халык әйтемнәренең тирән мәгънәсен оныткан иде Җәүдәткә карата ахмакларча ук хирысланып барган бу мөҗнәс заты. Хәятта мәхәббәт тә, нәфрәттә искиткеч олуг вә мәкерле көчкә ия булса да, гашыйклык-сөю бервакытта да коры мәкергә генә таяна алмый шул! Җанында тынгысызлык иде Җәүдәтнең. Тынгысызлыкның да ике төрлесе була ич: рәхәте һәм михнәтлесе. Рәхәт тынгысызлык кешеләр өчен уңай халәт. Ул ашыгып-кабаланып бәхетеңне, шатлыгыңны, мәхәббәтеңне көтү. Дөрес, ул да борчылулар, икеләнүләр, өзгәләнүләр аша бара, әмма рәхәт тынгысызлык өстендә һәрвакыт өмет фәрештәсе тора. Михнәтле тынгысызлык – гаебең барлыгын белеп, гафу итүләрен көтү, гөнаһыңны ярлыкалармы дип, уй-хәсрәттә җан газаплары кичерү; вөҗданның кайнар судан гына торган мунчада юынып-чистарынып чыгарга азаплануы. Ә кайнар-эссе су юыныр өчен түгел, бары пешерү-пешү өчен генә кирәк бит, менә шуңамы михнәтле тынгысызлык өстендә һәрвакыт өметсез шайтан тора. Инде Җәүдәткә килгәндә… Аның тынгысызлыгы – рәхәт тынгысызлык иде. Фәрештәле, димәк… Өметсез түгел… Шулаен шулайдыр да ул, бары дөнья гына без дигәнчә яисә без теләгәнчә генә түгел шул! Җәүдәт Җүәйрә белән килешеп-дуслашып кына бара иде, вакыйгалар коточкыч рәвештә куера төште…