Сөйкемле сөяк (повесть-поэма)
Сөйкемле сөяк (повесть-поэма) Рафаэль СИБАТ 5. Исәр Гапсаттарның тилемсә әнисе каргышы Зина башына төште бугай, төннәрен йоклый алмый интегә, күзенә әз генә йокы кердеме, кара көек күмергә әйләнгән Гапсаттар аның янына килеп ята. – Ми… си… хат. ал! – ди исәр. – «Мин сине хатынлыкка алам», – дигән сүзе. Ә бит барысы да уеннан гына башланды: Исәр Гапсаттар урамда саен Зина аны үчекли иде: – Гапсаттар абый, әйдә, ал мине үзеңә хатынлыкка, – дип көлә. Terece: – Си… ки-әк-ми, – ди. – Җү-әй-әй! – ди. Кыз аннан егылып көлә. Бәхетсездән көлгән бәхетле була аламыни!? Учы белән йокы даруы ашап яткан Зина бер таңда үзе дә җиңеләеп уянды. Ә аңарчы? Вакыйгалар тагын да куера төште, Әнә, үз исемен дә әйтә алмаган, Стай! Стай!»дан башка юньле сүз дә белмәгән исәр Гапсаттар кинәт кенә телгә килгән. – Һәр адәмнең җилкәләрендә берәр фәрештә утырса, колак артларында – икешәр шайтан! – дигән дә акыллылыктан тагын исәрлеккә күчкән. «Хак сүзне Ходай Тәгалә кайвакытта тулы юләрдән дә әйттерергә мөмкин. Аның көдрәте вә мөмкинлекләре чиксез!» – дип аңлаткан бу хәлне Шөн мулласы мәчеткә намазга җыелган картларга. Исәр Гапсаттарның да гомере кызганыч очланды. Зина: – Гапсаттар абый, әйдә мине кияүгә ал әле! – дип үчекләгәч, исәр аның сүзләрен чынга ук ала: – Юк! – ди. – Менә… Җү-әй-әй… был-са… – ди. Җүәйрә исемен әйтә алмаса да, Гапсаттар аңа үзенчә гашыйк иде. Исәрләрчә гашыйк! – Әйдә инде, үзем чыгам сиңа! – дип ирештерә аны шук-шаян Зина. Ә Гапсаттарның үзе кебек үк тилемсә әнисе Зинага кычкыра: – Көлмә-көлмә кешедән! Гапсаттарның каргышы төшәр әле сиңа, бер төшәр… Ярабби!! Тагын бер тапкыр Зина шулай оттырткач, Гапсаттар дулап өенә кайта да теләсә кая күкәй салып йөргән бердәнбер тавыгын тотып, башын чаба һәм аны юньләп йолкымаган да килеш, кәстрүлгә салып, плитәгә утырта. Үзе әнисе кочагында елый-елый йокыга китә… Төнлә янгын чыкты. Гапсаттарның тавык кетәге кадәр генә йорты янып, кара күмергә әйләнде… Бердәнбер тимер караватта көеп-каралып беткән ике гәүдә кочаклашып ята иде… Безнең өскә бөек, кодрәтле күктән бертуктаусыз ак вә кара ташлар коелып тора. Нәрсә ул ак ташлар һәм кара ташлар? Акташлар – фәрештәләрнең адәмнәрне җәлләп елаудан коелган күз яшьләре. Ни өчен кызганалар алар адәмнәрне? Саваплы гамәлләргә килә алмыйча, буталып, адашып-саташып йөргәннәре өчен. Вакытлы гомерләрен нәфес колы булып сарыф иткәннәре, «Байлык!» дип, саулыкларын җуйганнары өчен. Бар адәмнәр, Адәм белән Һаваның ерак-ерак оныклары булуларына карамастан, үзара талашып-сугышып, бер-берсен рәнҗетешеп, хәтта үтерешеп яшәгәннәре өчен… Кара ташлар – шайтаннарның бәндәләрдән каһкаһә көлүләреннән коелган күз яшьләре. Ни өчен үртәп көлә алар бәндәләрдән? Бу Иблис токымнары бәндәләрне гел гөнаһларга этәреп тора, тегеләре ялгышса, адашса, начар-явыз гамәлләр кылса, сикерә-кикерә, сызгыра-сызгыра, күзләреннән яшьләре атылып чыкканчы рәхәтләнеп вә ләззәтләнеп көләләр… Урманда үзен дөньяның арысланы дип санап йөргән сельпо рәисе белән бәргәләшеп алганнан соң, Җәүдәтнең әтисе кайтып урынга ятты да шуннан соң һич кенә тернәкләнеп китә алмады. Әллә нинди кара сукты аның тәнен, йөзе саргаеп китте, тын алулары авырлашты. Өй эчен вә ишек алдын тутырып яшәгән, йөгереп йөргән, үзара шаярышкан балаларына карап сөенеп туя алмаган ата кеше үз эченә йомылып калды. Моның сәбәбен гаиләдә Җәүдәт белән әнисе генә белә иде: сугыштан исән-имин кайтып та үз авылдашы тарафыннан кыйналган-имгәтелгән ирнең җаны сыкрый, рәнҗешкә тулып үкси һәм үзенең көчсезлегеннән ояла-читенсенә иде. – Нишләп син ул капкорсакны силсәвиткә йә милициягә җәвит итмисең? – дип сорады беркөнне аннан хатыны. – Ә нишләп мин аның өстеннән жалу язып йөрим ди әле? – Хет үчеңне ал! Йөрмәсен әллә кем булып… – Тыңлале, әниләре! Үч кеше җанында яман көч туплый, эчле булу эчке чирләрне китереп чыгара. Безнең бабайлар: «Таш атканга аш ат!» – дигәннәр.