Сөйкемле сөяк (повесть-поэма)
Сөйкемле сөяк (повесть-поэма) Рафаэль СИБАТ 2. Мәхәббәт – юләрлек, әмма акыллы юләрлек… Җүәйрәнең әтисе хатыны һәм балаларыннан аерым ашый иде. Ул тамак туйдырганда, өстәл тирәсендә беркем дә буталып йөрмәскә тиеш. Аш аның өчен аерым пешерелә, ул һәр ашау алдыннан «тутырып берне» сала һәм мир үгезе кебек мышнап ризыкка тотына – берүзенә бер табак аш һәм ярты каз! Тагын ниндидер өстәмәләр. Борын астына – үзе бер «поднос»! «Әйрән» кушаматы да бәхәскә бер чиләк әйрән эчкәннән бит! Ул үзен дөньяның арысланы саный һәм шуңамы аның ашавы да аерым һәм үзенчә булсын. Ашаганда – хет җәй, хет көз, хет кыш, хет яз – билдән чишенә һәм һәрвакытта да муенына ак шадра сөлге сала. Аш алдыннан ат кебек пошкырып салкын су белән юынып ала, тәгамне тәмам иткәч, тагын бер тапкыр. Аннан соң, үзе әйткәнчә, бер ярты сәгать «черем итә». Бу вакытта да аның янына кереп, «Йокы-черем»ен бозарга ярамый. Әнә бервакыт капка-ишекләре ачык булгач, ялгышыпмы-саташыпмы «Стай!», «Стай!» диеп, боларга исәр Гапсаттар килеп кергән. Арыш көлтәседәй болгап чыгарып кына аткан тегене хуҗа. Егетең ай буена урыныннан тора алмыйча ыңгырашып яткан. Ата кеше өйдә чакта Җүәйрәләрдә кабер тынлыгы. Шул тынлыкны хәтта чебен безләп бозса да, хуҗа арыслан булып үкерә: – Кайсы чире өйгә чебен керткән?! Ул җыкны мин! Үзен чебен урынына буып атам бит!... Нигә әле юк өчен дә шулай үкерә ул? Чөнки бик озаклап, күпләп вә тәмләп ризык йотканнан соң ашказаны тәгамне эшкәртсен өчен арысланга ял итү, ятып тору кирәк. Ашау һәм йоклау аның өчен бу дөньяда иң зур ләззәтләрнең берсе. Син аны менә шушы ләззәтеннән бүлмә инде. Бүлдеңме – ул сине ашап ташлаячак йә изеп атачак. Мондыйларда – шундый канун… Эшкә ул гел салкын карамаса да, артык пошынып бетми, нервыларын ватмый. Девизы: – Туңып эшлим, тирләп ашыйм! Арыслан әфәнденең икенче ләззәте дә бар: монысы – хатын-кызлар. Дөрес, ул бервакытта да үз хатынын кыерсытмады, бигрәк тә башкаларга кыерсытырга ирек бирмәде. Хәер, үз хатыныңны башкаларга ничек кыерсыттырасың ди инде ул? Ул бит синең хатын: «Кыерсытсыннар гына сыртларын сындырырмын!» Арыслан хатынына карата күңелендә өлешчә мәхәббәт йөртсә дә, ул аңа тугрылыклы булу турында уйлап та карамады: калган мәхәббәт башка мөҗнәс затларына. Нишләрсең, аның җәмәгатеннән гүзәлрәкләр дә күп ич бу дөньяда, шуңамы аның икенче девизы: – Миңа ошаган һәр хатын-кыз – минеке! Һәрнәрсәгә комсыз адәм буларак, аның өчен дөньяда өченче ләззәт тә бар. Монысы: акча, акча һәм була икән – тагын бер мәртәбә акча. Сельпо рәисе булып эшләүче әлеге бәндә төрле юллар һәм махинацияләр, алдаштыру вә арттырып яисә кимсетеп язулар белән булса да, көн саен «чәйлек» эшләргә тырышты. Көнгә күпмедер кесәсенә кермәсә, ул көнне кара йөзле булып йөрде, теләсә кемгә бәйләнде, кешеләр белән дорфа кыланды, кызып китсә, ачуы килгәндә инсани затны сугып егарга да күп сорамады; өенә кайткач җәнҗал чыгарды, гомер булмаганны ашаудан калды һәм начар йоклады. Хатынын, балаларын әрләп җәфалады. – Акча, – диде ул үзенең олы улына. – Акча – дөньяның кендеге. Менә кара: син атлы арбада барасың ди. Шулчак синең арба кендегең чыга. Син нишлисең? Лып итеп арбаң белән җиргә утырасың, ә синең атың тәртәдәге ал күчәр белән алга юырта бирә. Ярый да бит, кулыңдагы дилбегәңне ычкындырмыйча, тормыш атыңны туктата алсаң. Акча иң какча кешене дә әзмәвер итә, куяннан арыслан ясый, бәндәләрнең сиңа булган карашын үзгәртә: телиләрме алар моны, әллә юкмы – сине хөрмәт итәргә мәҗбүр булалар. Акчаның исе дә, төсе дә юк, аның дәрәҗәсе генә бар. Акчаның теле дә, милләте дә юк, аның бәясе һәм иясе генә бар. Сельпо хуҗасы булып кына эшләсә дә, алган белеме ун класстан артмаса да, ул күпмедер дәрәҗәдә тумыштан ук фәйләсуф иде. Шәхси мәнфәгатьләр фәйләсуфы. – Акча өчен барысын да эшләргә була, – дип дәвам иткән иде Арыслан олы улына. – Акча өчен иң пычрак, иң авыр, иң мәгънәсез, иң шөкәтсез эшләрдән дә тайчынмаска кирәк. Бигрәк тә акчасызлык муеннан булганда. Бәясен шәп түлиләр икән, акча өчен чит кешенең яисә берәр конторның бәдрәфен тазартудан да борын