Ә бит ул туган авылын, әти-әнисен һәм сөйгән кызын өзелеп сагынганга һәм шуңа һич кенә ...
Ә бит ул туган авылын, әти-әнисен һәм сөйгән кызын өзелеп сагынганга һәм шуңа һич кенә дә түзә алмаганга гына әйткән иде бу сүзләрне. Чынында, шуларга кайтып орынсам, туган ягым һавасын бер суласам, урман, басу, инеш ягыннан килгән җилгә битемне куйсам, сөйгәнемнең тавышын ишетсәм, Ходаем! – үләргә дә риза, хет туган җиремдә ятармын, дигән иде. Иң курыкканы чит илләрдә, чит якларда күмелеп калу иде бит. Менә хәзер… Аллага шөкер! Көттеме ул моның кадәр байлыкны? Юк, көтмәде. Мондый байлык бер түгел – ике ата бәхетенә дә эләкми ул. Үзеңнән соң шушы «орава»ны, унбер баланы: алты «үрдәк бәбкәсе»н һәм биш «чебеш»не калдыру нинди бәхет!! Күршеләре Шәрәфетдин дә көнләшеп йөри әнә: «Нү, кем күрше абзый, бу яктан җегәр бар икән синдә! Мин, Сабантуе батыры булып та, биштән артыкка түл җитмәде. Прусты маладич син, күрше. Нү, әйтерең бармы, ә!» Шул ук вакытта, авылда эте дә бар, бете дә бар дигәндәй, аннан көлүчеләр дә булмады түгел: «Байлар алтын җыйганда хәерче бала җыяр!» И ахмаклар, барып чыккан тинтәкләр!! Ул алтын халыккамы соң, берәр изге эшләргәме яисә? Ә минем балаларым минеке булу белән бергә үз халкымның балалары да ул!!! Үз алдына карап тыныч кына аш ашап утырган йорт хуҗасы әнә шундый уй киңлекләренә дә кереп алды. Хәтта шушы уйлар да аңа эчке бер канәгатьлек һәм рәхәтлек китерде. Үзенең сөекле хатыны вә «үрдәк бәбкәләре» һәм «чебешләре» белән утыру аның өчен иң зур ләззәтләрнең берсе иде. Нәрсә ул ләззәт? Тулысынча канәгатьлек һәм рәхәтлек. Дөрес, әле аның икенче ләззәте дә бар. Монысы бераз илаһирак: бу – Күк-Атаны һәм Җир-Ананы җаның-рухың белән тоеп, аларга сыгыну һәм табигатькә кушылып китә алу сәләте иде. Андый чакларда ул эчтән генә җырлый башлый, чишмә-инешләр, кош-агачлар, күбәләк-гөлләр, бал кортлары-төклетуралар, аяк астында йөгергән кырмыскалар, хәтта күктәге ак болытлар һәм искән җил белән дә сөйләшеп йөри. Ул – урманчы бит, әмма башкалар кебек бер яртыга бер агач сатып ятучы түгел. Урман аның стихиясе, күңел ачкычы, сихәтчесе. Урманда ул үзен сәяхәтче итеп тоймый, аның бер агачы итеп сиземли һәм менә шулай фәһемләү аңа гаять зур шатлык китерә. Өйләнешкәч тә алар хатыны белән ике төр алмагач утырттылар. Аннан соң һәр баласы туган саен ул үзе бер төп алмагач утырта барды: өч тапкыр берәрне, дүрт тапкыр икешәрне. Хәзер алар бакчасында унөч төп агач үсә. Алмагачлы нигез бу!!! … Ишелеп кич килде… Өй йокыда. Бар да йокыда… Бары егет-малай гына йоклый алмый, аның башы чуалып беткән. Ул инде Җүәйрәне, тиресне атып бетерүгә үк, гафу итте. Таза эш үчлекне оныттыра, яхшы аш эчле булуны олактыра. Әмма вә әмма… Ярата бит ул Җүәйрәне, нишләп кыз да аңа шул ук хисләр сакламый? Иртән егет аңа гаҗәп беркатлы хат җибәрә: «Син безне, Җүәйрә, хәерче дип язгансың, ә без токмачлы аш ашап, тавык боты кимерәбез әле». Аптыраган үрдәк арты белән суга чумган, ди. Билләһи! (Дәвамы бар.)