Чыннан да шулай икән шул. «Нү!» – аларның күршесе Шәрәфетдин абый әйтмешли. Ата титакла...
Чыннан да шулай икән шул. «Нү!» – аларның күршесе Шәрәфетдин абый әйтмешли. Ата титаклап килде дә газиз баласының аркасыннан какты: – Син эшлә, улым, кирәк чагында каты да эшлә, әмма артыгын көчәнмә. Артыгын көчәнү чиләнү дип атала. Кеше ат түгел – чиләнеп эшләү аны җимерә, сәламәтлеген какшата, вакытсыз гүргә кертә. Шуның өчен яшибезмени без шушы якты дөньяда? Эш кешегә яман шеш түгел, ә көн дә чыгара торган көч ул. Эшнең башы теләк булса, ахыры шатлыкка әйләнсен аның. Шулвакытта гына кеше өчен эш була ул. Ә болай чиләнсә, тәртә арасындагы ат ул… – Әтәй!! – Әү, улым!! – Быел җәй ат җигәчәкмен әле мин. – Карарбыз, улым, карарбыз… – Менә күрерсең, яме? – Күрермен, күрермен, улым. Ә хәзер, әйдә, өйгә, әниең кичке ашка чакыра. Өйгә керсәләрме?... Озын агач өстәл янында Ун Кашык утыра, ә әниләре өч чиләк сыешлы казаннан зу-ур коштабакка аш сосып ята. Ун Кашыкның – биш малай һәм биш кызның – күзләре әниләреннән дә бигрәк ишеккә төбәлгән: әти белән дәү абый кермичә, бер кашык та аш кабасы түгел! Бу – гаилә кануны. Яшәү бергә икән – ашау да бергә. Беркем дә чычтык-пычтык йөрергә тиеш түгел. Балаларның барысы да шуңа гадәтләнгән. – Әти, имә, – дип, чыпчык күк чыркылдый иң кечкенәләре, аларны күрүгә. – Боты – бүген миңа! – Сиңа инде, бәбием, иң тәмле сыем сиңа, – дип, өстәл янына титаклый, идәнне агач аягы белән шыкы-шыкы китереп, рәхәт елмайган ата. – Сиңа һәм дәү абыеңа. Кемгә булсын тагын, чират сезнеке… «Әһә! Бүген тавык ашы пешергәннәр икән», – дип уйлый юынгыч янына юнәлгән Җәүдәт. Әтисе аңа карап болай ди: – Бер тавыгыбыз, улым, абзардагы куначага җайсыз кысылып, башы белән аска асылынып калган. Чүт теге дөньяга китеп бармаган… – Кайсы дөньяга ул? – дип бүлдерә әтиләрен теге иң кечкенәләре. Ата-ана сөйләгәндә кирәкмәскә тыкшынып, аларны бүлдерү хокукы да монда аңа гына бирелгән. Ул әле кечкенә, аңа әле өч кенә… Алай ук та юк әле… – Ерак дөнья ул, бәбием, – ди ата һәм олы улына карап сүзен дәвам итә: – Әниең: «Суй!» – ди. Мин, кызганыч бит, дим. Менә җәйгә чыгып киләбез, ә биш-алты ай эчендә күпме күкәй салачак ул, дим. Ә ул һаман суй да суй. Балаларның кайчаннан бирле тавык шулпасы күргәннәре юк, ди. Суй, минем тавык бит ул, ди. Аңлый Җәүдәт: алар гаиләсендә һәр кешегә бер тавык туры килә, хәтта балалар да көтеп утыра: «Мин бүген күкәй ашыйм, минем кызыл тавыгым күкәй сала торган көн». Иң кызыгы шунда: һәр бала үз тавыгын белә һәм таный, җай килгән саен аны ашатырга, сыйпарга-яратырга тырыша. – Әтиләре, ашны бүлә башлыйммы? – дип сорады казан янындагы мөлаем хатын, эчтән генә елмаеп вә нурланып. – Бүл, әниләре, балаларның карыны ачкандыр инде, – ди йорт хуҗасы шулай ук эчке бер канәгатьлек белән: Аллага шөкер, аның «үрдәк бәбкәләре» – малайлары, «чебешләре» – кызлары бүген дә тук тамак белән йокларга ятачак! Барысы да исән-саулар һәм көр күңелле. Әнә бит алар: өч берәмтек һәм дүрт игезәк! Кемдә бар мондый байлык, йә, кемдә?! Менә кемнәр тусын өчен сугышып йөргән ул һәм фронт юлларында бер күзе белән бер аягын калдырган. Иң шәбе: менә кемнәр өчен исән калган ул. Мең яралар алып һәм йөз үлемнәр күреп тә. Аны бит, бер аяксыз сукыр солдатны, туган авылына атлы арбага салып, ит түшкәсе урынына гына алып килеп ташладылар. Йөрү түгел – юньләп утырып та тора алмый иде әле. Госпитальдәге врачлар да аңа: «Юк, сине җибәрмибез, тагын бер ярты ел дәвалыйбыз, тәрбиялибез», – дигәннәр иде, ул чәчрәп каршы төште: «Сезгә исән калдырганыгыз өчен рәхмәт, ә дәваны мин туган ягым һавасыннан, туган авылымның басу-кырларыннан, урман-болыннарыннан, чишмә-инешләреннән алачакмын. Әти-әнием, исән калуыма сөенеп, мине тәрбияләячәкләр, яраткан кызымны күрү өчен мин бер күземне булса да ачармын һәм, караңгылыкны куып, аңа яктылык коелыр…» – диде. Ходаның хикмәте! Фәрештәләрнең дә: «Амин!» – дигән чагына туры килгәнме, ниндидер тылсым белән боларның барысы да чынга ашты ич. Ә бит ул…