ватыкларын җыйды һәм бакча ягындагы тирескә алып чыгып күмеп куйды. Ишек алдына кабат к...
ватыкларын җыйды һәм бакча ягындагы тирескә алып чыгып күмеп куйды. Ишек алдына кабат керсә… Керсәме? Бөтен дөнья хушбуй исенә чумган иде. Гүя алар бакчасында мең алмагач чәчәк аткан да, тагын да күбрәк шомырт, баланнар шау чәчәктә утыра! Хурлыгыннанмы, әллә кылган гамәленә үкенепме, ул тагын үкереп елап җибәрде. Ярый әле әти-әнисе өйдә юк, энесе дә каядыр урамда уйнап йөри иде. Абыйсы да үз эше белән каядыр олаккан. Ялгызлык картларны гына түгел, яшьләрне, хәтта нәниләрне дә авыр уйларга, борчалы борчуларга салучы афәт ул. Бу кешенең шундый мәле ки, әлеге хәлдә кеше үз колагында бер генә моңлы-сагышлы, хәсрәтле агышлы көй ишетә. – Син ял-гы-зз… Син дөньяда беркемгә дә кирәк түгел… Бу көйдә быжан бызылдаулары, шөпшә шәпелдәүләре, чебен безләүләре ап-ачык ишетелә. Гүя җир йөзендә, космоста, галәмдә шушы бөҗәкләр белән син берүзең япа-ялгызың гына калгансың… Кыз өенә ташланды һәм колагын ике кулы белән томалап, ак мендәргә ихтыярсыз яшьләрен түкте. Авыр иде аңа, бик авыр иде. Хикмәт хәтта егетнең аңа язган сүзләрендә дә түгел, мәсьәлә бүтәндә иде шул! Менә шулай өй эчендә япа-ялгызы яшь түгеп ятканда, ул кинәт кенә бернәрсәгә ачык төшенде: Ул… Әйе, ул… Ул бит Җәүдәтне ярата икән! Ничек ярата? Кыз әле үзе дә моны аңламый. Гомумән, нәрсә ул ярату? Ни нәмәстә микән кыз белән егетне якынайта торган сәер хәл? Инстинктмы? Физиологик якынлыкка омтылумы? Психологик тәңгәллеккә тартылышмы? Әллә хисләр давылы-өермәсенә эләккән ике йөрәкме? Юк, унбиш яшьлек кыз тәгаен болай итеп фәнни уйланмады, ә менә башындагы уйлар елгасы шундыйрак сораулар ягына ага бирде. Ул бит сораулар куярга ярата иде. Мәктәптә дәресләрдә дә укытучыларны сораулар белән күмә торган булды. Ә монда? Мәхәббәт эшендә? Егет белән кызның аралары кискенәйгәч, сораулар чамасыз арта икән. Җүәйрә Җәүдәтнең йөз-битен, төс-кыяфәтен күз алдына китерде: ифрат куе, кылдай каты кап-кара чәчләр, кашлары калынрак, әмма ирләргә һәм егетләргә андый кашлар килешә, алар ныклык билгесе; маңгай биек һәм текә, борын бераз озынчарак һәм туры… Ә күзләр? Кап-кара бу зур күзләргә әллә нинди сәер бер җылылык тутырылган, шул сине гел иркәләп тора, гел иркәләп… Иреннәре калынча вә кызгылт, туры төшкән иягендә «мәхәббәт чокырчыгы-уентыгы» бар. Гәүдә килешле, буе уртачарак булса да, җилкәләре киң, атлаулары нык. Эшләп үскән егет бит ул! Инде хәзер үк куллары зурлыкка омтыла, мондыйлар күктән йолдыз җыймаса да, җир җимертеп эшли торганнар, бер генә авыр эшне дә хатын-кыз җилкәсенә салмаячаклар! Җүәйрә гарьлегеннән тагын елап җибәрде, аннан соң ниндидер бер карарга килеп, урыныннан торды, исле сабын белән битен юды һәм өстәл артына утырды да ак биткә бер генә сүз язды: – «Хәерче!» Менә бу сүз инде хәзер егетне суйды-үтерде. Җүәйрәнең иптәш кызы әлеге «кабахәт» записканы алып килгәндә, ул мал абзарын чистарта иде. «Почтальон»га нәрсә: ташлады да китте, ә Җәүдәт шул бер сүзне укыды да ак кәгазьне йомарлап, парлы-булы тирес өстенә атты. Аның башы түбән иелде: – Әйе, алар хәерчедер дә бәлки? Ул шундук ияген горур күтәрде: – Юк, алар хәерче түгел, чөнки эшләп ашаган кеше хәерче булмый ул! Була да алмый. Әнә бит алар гаиләдә ничә кеше: әти-әнисе һәм унбер бала. Шул балаларның иң өлкәннәре ул – Җәүдәт. Әмма шушы көнгә кадәр аларның берсе дә хәер эстәргә чыкмады, соранып йөрмәде. Шулай булгач, бәлки алар ярлы яшиләрдер дә, әмма һич тә хәерче түгел! Ачуыннан шартлар дәрәҗәгә җиткән егет сарай ишегеннән ашкынып-котырып тирес атарга кереште: – Юк, без… – Юк, без хәерче… – Юк, без хәерче түгел! Түгел!! Түгел!!! Егет-малай гүя бөтен ачуын шул тирестән ала иде: абзардан тышка селки дә ата, селки дә ата… – Улым, нишләвең бу? – дигән тавыш ишетүгә, ул айнып китте. Караса – әтисе икән. Сөекле әтисе. Ватан сугышында бер күзен һәм бер аягын югалткан әтисе… – Тирес атам, әтәй… – Ай-һай каты атасың! Аткан һәр тиресең каршыдагы сарайның ачык ишегеннән кереп китә, улкаем… Билләһи? Каһәре!