Сөйкемле сөяк (повесть-поэма)
Сөйкемле сөяк (повесть-поэма) Рафаэль СИБАТ Сүз башы – Бармыни ул хәзерге вакытта, егерменче гасырда, мәхәббәт? Кызлар егетләргә түгел, ә машинага, квартирга кияүгә чыга, дөресрәге, машиналы, квартиралы «бабай»га! Егетләр дә кызларга түгел, ә акчалы хатыннарга өйләнә, – дип куйды ул, иреннәрен җирәнгәндәй бөрештереп һәм, һаваны кинәт кисеп, кулын селтәде. – И-и-их!! Менә элек Йосыф-Зөләйха, Мәҗнүн-Ләйлә, Таһир-Зөһрәләр заманында ярата белгәннәр: сөйгәннәре өчен суларга төшкәннәр, утларга кергәннәр… Һәм мин аңа түбәндәге мәхәббәт тарихын сөйләдем. Бернине дә арттырмыйча. Тормыштан алып… 1. Алтмышынчы еллар уртасында була бу хәл. Авыл халкы хәтеренә гыйбрәтле бер вакыйга, тетрәндергеч исәп-хәсрәт, төрле юраулар, хәтта имеш-мимешләр булып кереп кала ул. Ә иң мөһиме: чын мәхәббәт, өзелеп сөю, чамасыз ярату, гашыйклыкның илаһи тәүбәсе, бөек биеклеге булып… Алар бер-берсенә алтынчы класста укыганда ук күз салалар, ә җиденчене тәмамлаганда, авыл халкы әйтмешли, «йөри башлыйлар!» Беренче тапкыр 8 Март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме көнне малай-егет аңа хушбуй бүләк итә һәм кулына открытка тоттыра. Ә анда гади генә сүзләр язылган: Җүәйрә! Син миңа ошыйсың – Йөрик әйдә! Теләсәң, Этең булырмын бәйдә. Кызый кызыксынып укый, әмма аңа соңгы сүзләр бер дә ошамый, күңелен шиңдерә, җанын теткәли, йөрәген өшетә. Ни генә димә, унбиш яше белән барганда, җиләктәй пешеп өлгергән, җитлегүнең соңгы ноктасына ук диярлек җитешеп килгән Җүәйрәгә инде авылның гаярь егетләре күз аткалый, сүз куша башлаган була. Алар аргамактай җитез-елгыр, үгездәй көчле-куәтле, ә монда ниндидер «Эт» аның өчен, дөресрәге, «ошатканы» өчен бәйдә булырга риза, муенына чылбырлы муенчак кидерергә әзер тора. – Фи-и-и! Бу да булдымы егет? Бәлки, егет дигәннең бер нәни кисәге генәдер ул… Әлбәттә, ул «ошыйсың» сүзен бик ошатса да, «Теләсәң, этең булырмын бәйдә» гыйбарә-сүзтезмәсен нигәдер туры мәгънәсендә аңлый һәм шуңа бик пошына, хәтта, ачуы килеп, бите, кара болытлы күк йөзедәй, ямьсезләнеп китә. Ни хәл итәрсең! Яшь иде бит алар, бик яшь… Мәхәббәт мәсьәләләрен дә ныклап аңлау дәрәҗәсенә җитмәгән иделәр. Хәер, һәр мәхәббәт үзе олуг бер яңалык-яңарыш, сискәнү-тетрәнү, тоем-хис, алда ни булачагын төшенмәү – бер мәл, киләчәкне ерактан күрмәү ич ул! Йә, кем аңласын ди инде аны? Мәхәббәтне, гомумән, аңлап буламы? Юк! Тоеп кына була… Шуның өстенә кызда атасы ягыннан кан белән иңгән горурлык та юк түгел. Вакыт-вакыт бу горурлык чүпрәсе аны мин-минлеккә үк илтеп җитә. Шул сәбәпләр егетнең теге «шигырь-мигырен» үзенчә ипләп-сипләп, ул да аңа хат-записка язды: Җәүдәт! Син миңа ошамыйсың – Йөрмик әйдә! Теләсәң дә, Эт булмассың бәйдә. Бераз үпкәләүчән, күпмедер үзсүзле һәм кырысрак холыклы, кайнаррак табигатьле егет тә аңа үз җавабын җибәрде: Җүәйрә! Аша катык, Эчмә әйрән. Торма ятып – Чәчең белән Гапсаттарга бәйлән. Бү сүзләр кызны үтерде, кояшны күрмәс иттерде, аны тереләй суйды һәм алар арасына текә-биек коймалар куйды. Чөнки… Чөнкиме? Чөнки «Әйрән» – Җүәйрәләрнең гаилә кушаматы… Чөнки Гапсаттар авыл диванасы иде бит. Ул юньләп үз исемен дә атый алмый, авызындагы күбеге-селәгәе белән иренен чылатып: – Сатта, Сатта! – гына ди иде. Шуның өстенә әлеге тилемсәнең дөньяда иң яраткан бер сүзе дә бар: – Стай! Стай! Юк, бу русчадан «стой» сүзе дә түгел, чөнки Гапсаттар ул телдә бер бөртек җөмлә кисәген дә белми. Ә теге «Стай! Стай!!» – беләсегез килсә, аның Сталин дип әйтүе иде. Әнә шулай «халыклар атасы»ның исеме хәтта юләрләр күңеленә дә шыплап тулган булган һәм алар да аны автомат-пулеметтан очып чыккан пуля урынына авызлары белән өреп кенә торган. Монысына да бернишләп булмый, чөнки һәр тиранның иң «тирән» уе – үз исемен халык күңеленә ябыштыру бит! …Әйе! Егетнең: «Гапсаттарга чәчең белән бәйлән», – диюе кыз өчен тиңсез түбәнсетү, аннан чамасыз ачы көлү булып тоелды. Иң беренче, ул аның бүләк хушбуен өйдәге яшереп куелган җиреннән алды да ишек алдындагы ташка бәрде. Аннан соң күз яшьләренә тыгылып, нигәдер, матур пыяла савытның сәйләннәр кебек тәгәрәп яткан елтыр