Мин кайттым (хикәя)
Мин кайттым (хикәя) Зинаида ЗАХАРОВА 3. (Ахыры.) Мәрзия бик иртә уянды. Күзләрен ачарга куркып, кичтән булган хәлләрне күз алдыннан үткәреп ятты. Исән икән, Хәмит исән икән. Йөрәге алдамаган аны. Шулчак бүлмәсенә, песи баласыдай йомшак атлап, килене Рухия керде. «Озакламый мин эшкә китәм, әнкәй», – диде. «Безгә рәнҗи генә күрмәсен» дигән уй йөгереп үтте Рухиянең башына. Аның бөтен курыкканы да кеше рәнҗеше. Ана рәнҗешләре төшмәсен, берүк... Каенанасына, гадәттәгечә, хәерле иртәләр теләде. «Рәхмәт, балам», – диде Мәрзия. Берни булмагандай тотты үзен карчык. Килене аңа ятагыннан торырга булышты. Карчык, таякларына таянып, юыну бүлмәсенә атлады. Улы йортны шәһәрчә булсын дип тырышты. Бөтен уңайлыклар да бар. Мәрзиянең уйларын сизгәндәй, килене телгә килде: – Бәхтияр иртәрәк китте, урак өсте бит, эше бик тыгыз, – диде. – Шулайдыр инде, – дип куйды Мәрзия битараф кына. «Үпкәсе зур, ахры, Бәхтиярга», – дип уйлап куйды килене. Мәрзия юыну бүлмәсеннән чыгуга табын әзер иде. Ул табынга утырмый диярлек. Үз бүлмәсендә, ятагына утырып ашарга күнеккән. Килене табынга чакыргач, бүген теләп риза булды. – Кызым, син миңа дөрес әйтәсең бит, миңа ашауны кысарга кирәк, – диде ана, елмаеп. – Син нәрсә сөйлисең, әнкәй? – дип бүлдерде килене. – Хәрәкәт юк, күп ашыйм, ярамый болай, – дип дәвам итте карчык сүзен. – Диета диләрме әле? Диетага утырт син мине, балам. Ризык күп, чамасын белми башладым, – дип шелтәләп куйды үзен. Ашап-эчкәч тә, карчык бүлмәсенә керергә ашыкмады. – Бакчага чыгарга булыш та, килен, эшеңә китәрсең, – диде. Рухия каенанасын, култыклап, бакчага чыгарып утыртты. Килене киткәч, тагын уйларына чумды Мәрзия. Бакчадагы матурлыкны күрмәде ул, кошларның өздереп сайрауларын да ишетмәде. «Кара син аны, исән килеш бер хәбәр дә җибәрмәгән бит», – дип, күңеленнән ирен битәрләде. «Үләр вакыты җитә башлагач, туган ягы исенә төшкән, кайтасы килә, имеш. Ул да җитмеш өчен тутырды бит инде. Әйләндереп куйсаң, утыз җиде генә. Эх, әйләндереп булса икән...» Бик булган, чибәр егет иде Хәмит. Сыйныфның бөтен кызы аңа гашыйк иде. Ә ул Мәрзияне сайлады. Карчык улының бөтен сүзен исенә төшереп утырды: «Әткәй кайтырга тели», – диде бит. «Мине хәзер монда берни дә тотмый», – дип әйткән ди. Нәрсә тотты икән соң аны моңарчы? Нигә хәзер генә кайтырга уйлаган, элек түгел?» Ачылмаган серләр күп иде шул Мәрзиягә. «Кайтасы килгәч кайтсын, каршы төшмим», – дигән фикергә килде ул, ниһаять. «Аз кайгыны аш баса, күп кайгыны дус баса», дигәннәр борынгылар. Мәрзия һәрчак шатлыгын да, кайгысын да ахирәте белән бүлешә, тизрәк бу шаккатыргыч яңалыгын Нуриягә җиткерәсе итте. Таякларына таянып, авырлык белән бүлмәсенә керде. «Болай булмый, аякка басарга кирәк», – дип уйлады ул. «Иркәләнеп ятам, оятсыз», – дип, үзен ачуланды. Телефон трубкасын алып, Нуриясенең номерын җыйды. Күп сөйләп маташмады, ахирәтенең тиз килеп җитүен үтенде. Сере бар икәнен дә әйтергә онытмады. – Телефоннан сөйләргә ярамый, – диде Мәрзия, ахирәте түземсезләнеп төпченә, кыбырсый башлагач. Дусты сукмагына үлән үстерми, килми калса, Нурия булмый бит ул. Ялгызлыктан туйган дусты очып килеп тә җитте. Гәүдәләре җиңел әле аның. Шуңа да кызлар кебек җитез. Ул, килеп керүгә, Мәрзиядә үзгәреш сизде. – Яшәреп киткәнсең әле, ахирәт, – диде ул. – Күзләрең нурланган. Балкыгансың. – Балкырсың, – диде Мәрзия, тыныч булырга тырышып. – Минем яңалыктан егылып китә күрмә, утыр, – дип, дустына урындык тәкъдим итте. – Йә, ялыктырма, сөйлә тизрәк, – дип үтенде ахирәте. – Үзем дә кичә генә белдем, Нуриякәем, – дип, улы сөйләгәннәрне дустына җиткерде. «Әсирлектән соң алты ел туган ягына кайтырга ярамаган» дигән җөмләдән «алты ел» дигән сүзләрне төшереп калдырып сөйләде. Ахирәте катып калды. Ни әйтергә белми торганнан соң: – Бәхетле син, Мәрзия, – дип куйды. – Нинди бәхет турында сөйлисең син, Нурия? – дип, карчык елап та җибәрде. Иреген искә төшереп, Нурия дә күзләрен сөрткәләп алды.