– Әйт, нигә әйтмисең, өйләнгән икәнен дә әйт. Балалары бар, – диген. – Мин барысын да б...
– Әйт, нигә әйтмисең, өйләнгән икәнен дә әйт. Балалары бар, – диген. – Мин барысын да беләм, – диде ул, күрәзәче Вәсимәнең сүзләрен исенә төшереп. – Хыянәтче синең атаң! Нигә алты ел узгач кайтмаган, нигә? Хат язарга ярагандыр бит аңа? «Әткәй» сүзен әйтергә тилмереп үстең бит, улым! Дәү әниеңнең елый-елый күзләре сукырайды. Син аны ничек кичерерсең? Кемгә алыштырган ул безне, сөйлә, улым! Күзләреңнән күрәм, син барын да беләсең, – диде ана һәм ялгышмады. Моңа кадәр Рухия каенанасының бу кадәр усал чагын күрмәде. «Нигә әнкәй Бәхтиярга шулай ачулана икән? Әткәйнең кайтмый калуында аның бер гаебе дә юк ич», – дип уйлады, читтән генә тыңлап торып. – Белмим-белмим, әнкәй. Гаиләсе юк, булмаган да, – диде ул, пышылдап диярлек. – Әткәйнең бернинди гаебе юк, аңла, әнкәй, сугыш кына гаепле. Бар-с-сына ул г-гаепле, – диде улы, өзеп-өзеп. Ялганында тотылган баладай хис итте ул үзен. Әнисенә беркайчан да ялган сөйләгәне булмады аның. Мәрзия үзен бик начар хис итте. Берничек тә тынычлана алмады. Бөтен тәне кызышты, кул-аягын көзән җыерды. Кан басымы гына түгел, тән температурасы да күтәрелде. Телен әйләндереп улына каршы сүз әйтерлеге дә калмаган иде аның. Күршедә генә яшәүче фельдшер кыз кереп, тынычландыра торган укол ясауга, Мәрзия сабый баладай изрәп йокыга китте. Өйдән бәйрәм төсе качкан иде. * * * Әтисе табылгач, Бәхтияр аңа бик җылы хат язып салды. «Әткәй, синең исәнлегеңне белгәч, яңадан тугандай булдым. Сине бик күрәсем килә. Күрешү мизгелләрен күз алдына китерәм. Әнкәй исән-сау, безнең тәрбиядә яши. Синең кайтуыңны телим һәм көтеп калам», – дип язды ул. Хәмитне хат тетрәндерде. Чөнки улы Михаилдан бернинди хөрмәт тә күрмәде ата. Бала көткән чагында хатыны Нина авырып бик озак урын өстендә ятты. Бердәнбер уллары Мишаны да авырлык белән тапты. Шуннан башы алышынып калды хатынның. Бала белән авыру хатынын ташлап китә алмады Хәмит. Ул ташлап китсә, хатынны караучы булмаячак, җүләрләр йортына тапшырасылары көн кебек ачык иде. Әсирлектән азат ителгәч, аны үлем тырнагыннан Нина гына алып калды. Чөнки чире катлаулы иде. Тире белән сөяккә генә калган иде ул. Хәмит терелер, яшәр дип берәү дә ышанмаганда, Нина ышанды. Шуңа да ир хатыны алдында үзен бурычлы итеп санады. Уллары Миша гына никтер бик дорфа, тәртипсез булып үсте. Нина үлеп киткәч, Хәмитнең туган ягына кайту теләге яңарды. «Дустыннан аерылган җиде ел елар, иленнән аерылган гомер буе елар», – дип, борынгылар белми әйтмәгән. Ул гомер буе кендек каны тамган туган авылын, Мәрзиясен оныта алмады. «Кичермәс мине Мәрзия, бик горур иде» дигән уй куркытты аны. Тормышы авыр, шәһәр көнкүрешен яратмаса да түзде. Пенсия акчасына Миша хуҗа. Килене Валя да Хәмитне артык кашык итеп күрә. Аларга аталары түгел, акчасы гына кирәк булды. Ашау-эчү дә такы-токы. Бәхтиярдан хат алгач, йөрәге урыныннан купты аның. Кайту теләген белдереп, улына каршы хат язды. Ата белән ул телефон аша да аралаша башладылар. (Ахыры бар.)