Мин кайттым (хикәя)
Мин кайттым (хикәя) Зинаида ЗАХАРОВА 2. Күңеле сизә: исән булырга тиеш аның ире. Соңгы хаты да сугыш бетәр алдыннан килде. Мәрзия өчпочмаклы солдат хатларын сандык төбендә саклый. Искереп, таушалып бетсәләр дә, аның өчен бик кадерле алар. Бигрәк тә иренең соңгы хатын алып укырга ярата ул. «Фашистларны дөмектерер көннәр якыная. Улымны да, сине дә бик сагындым. Сезнең белән күрешү мизгелләрен уйлап юанам. Мин, һичшиксез, кайтачакмын», – диелгән иде анда. Хатны алгач, Мәрзиянең шатланганын сөйләп тә, язып та аңлатып булырлык түгел иде. Канатлар үсте диярсең аңа. Шатлыгын уртаклашу өчен, ул тизрәк Хәмитнең әти-әнисе яшәгән йортка ашыкты. Сөенечтән кочаклашып елаштылар. Шатлыгы да бермә-бер артты аның бу мизгелләрдә. Иртәрәк куанганнар шул. Алар инде исән түгел, уллары югалуны бик авыр кичерделәр. Киленнәрен үз кызлары кебек якын күрделәр. Бәхтиярны да алар үстереште. Мәрзиянең көннәре мәктәптә уза иде. Укытучы эшен тавык та чүпләп бетерә торган түгел. Бәхтияр күбрәк әби-бабалары тәрбиясендә булды. Дөнья бәясе кешеләр иде, мәрхүмнәр. – Кызым, Бәхтияр өчен борчылма, кулдан килгәнчә булышырбыз. Ул бит безнең нәсел дәвамчыбыз. Сиңа ничек кадерле булса, безгә дә нәкъ шулай, – дия иделәр. Урыннары җәннәттә булсын! Аллага шөкер, бик акыллы, тәрбияле булып үсте улы. Әти тәрбиясе эләкмәсә дә, бөтен ир-ат эшенә кулы ятып тора. Булышыр кешесе булмаса да, йорт-җирне дә яңартты. Яңа мунча, сарай – бар да яңа. Белмәгән эше юк. Әтиле егетләр арасында ялгыш юлдан китүчеләр дә җитәрлек. Мәрзия күрәзәчеләргә, багуларга ышанмый иде. Әмма Хәмите хәбәрсез югалгач, түбән очта ялгызы яшәүче күрәзәче Вәсимә янына йөри башлады ул. «Кеше белмәсә, сизмәсә генә ярар иде», – дип борчылса да барды. Күрәзәче әйткәннәргә ышана да башлады. Вәсимә бик тәмле итеп үлән чәйләре эчерде, табын көйләде. Мәрзия дә күчтәнәчсез йөрми иде. Ул күрәзәче хатынны гел кисәтеп торды. – Берүк, Вәсимә, кеше генә сизмәсен! Мин бит укытучы, кеше белсә, оят! – Хатын ант итте һәм биргән антын бозмады – Мәрзиянең серен берәүгә дә ачмады. Килгән саен карта ача иде. Ачкан саен шул бер үк сүз: – Ирең исән-сау, хатыны, баласы бар. Оныт син аны, кияүгә чык. Алам, дип торучың була калса чык, Мәрзия! Сугыштан яраланып кайтып, авыл мәктәбендә директор булып эшли башлаган Каюм гашыйк иде Мәрзиягә. Ошамаслык түгел үзе. Озын буйлы, куе кара чәчле, шомырттай кара күзле. Эшкә батыр, тыйнак, югары белемле. Ләкин берәүгә дә күз салмый. Яшь хатынның ялгыз чагын туры китереп, директор мәхәббәтен аңлатты. – Яратам мин сине, Мәрзия, чык миңа кияүгә. Онытырсың Хәмитне, ул кайтмаячак бит инде. Күпме көтәргә була кайтмаган ирне? Бәхтиярны да, сине дә яратам. Синең улың минем улым булыр, – дип тә әйтеп карый ул. Юк, чыкмады Мәрзия Каюмга. Вәгъдәсендә калды. Кияүгә чыккач кына ире кайтып төшсә, ни дияр? – Юк-юк, булдыра алмыйм, – диде ул. Оныта алмады Хәмитне. Күңеле дә сүрелмәде. Ирен көтеп картайганын сизми дә калды. Ашарга утыруга, ирен исән итеп күз алдына китереп, тамагы тукмы икән, дип хәсрәтләнде. Үлгәндер дип уйлап, аның рухына багышлап дога укыды. * * * Капка ачылып ябылды. Төш тә җиткән ләбаса. Көн узганы сизелми дә. Ул да булмады, килене, елмаеп, Мәрзия бүлмәсенә килеп керде. Аның ятагы янына килеп, иңнәреннән кочты. Килене белән аралары әйбәт, ул аны үз кызыдай күреп ярата. – Туган көнең котлы булсын, әнкәй, – диде Рухия. Аннары караваты янындагы урындыкка утырды да сораша башлады: – Балалар шалтыраттымы? Хәлең авыр түгелме? – Бик игътибарлы шул килене, әнисенең йөзендә ниндидер сәерлек тойды ул. Күзләре дә елаганга охшаган. – Әнкәй, бер-бер күңелсезлек бармы әллә? – дип кызыксынды. – Юк-юк, балам, бар да көндәгечә, үзгәрешләр юк. Килене нидер булганын каенанасының күзләреннән күрде. «Нидер яшерә, әйтергә теләми», – дип уйлады. Рухия идарәдә хисапчы булып эшли. Төшке ашка өйгә кайтып йөри. Мәрзияне ашатып-эчертеп китә. Аны ашатмый торып, үзе ашарга да утырмый. Аш бүлмәсеннән, борынны кытыклап, тәмле шулпа исе килә. Аш-суга оста килене, пешеренергә ярата. Мәрзия авырлык белән ятагына торып