Урнашып, сумкаларын аяк астына җайлап куйдым дигәндә, янәшәсенә бер карт утырды. Ул баш...
Урнашып, сумкаларын аяк астына җайлап куйдым дигәндә, янәшәсенә бер карт утырды. Ул башта Маратны, таныш түгелме, дигән кебек, баштанаяк күздән кичерде. Карт, кулындагы кыршылып беткән күн сумкасын яхшылап аяк астына урнаштыргач, таягын аяклары арасына кыстырды да ике кулы белән ныклап шул таягына тотынды. Кабат, арт санын күтәрә төшеп, як-якка этенгәләп, йомырка өстенә утырырга җыенган каз шикелле селкенгәләп алды. «Озакка урнашырга чамалый бу», – дип уйлады Марат. Карт биш-ун минутлап, берни дә сөйләшмичә, алга карап барды. Хәер, Маратның да әңгәмә башларга бик теләге юк иде. Өстәвенә кичәге вакыйгалар аның башыннан һич кенә чыкмый. Мондый чакта никадәр аз сөйләшсә, шулкадәр яхшы. Тик авыл карты эндәшмичә артык түзеп тора алмады булса кирәк, бераздан борылып янә егетне баштанаяк карап чыккач, сүз башлады: – Син дә Күкташка кайтасыңмы, әллә юл уңаендагы башка берәр авылгамы? Марат үз уйларына бирелеп барган җирдән кинәт сискәнеп куйган кыяфәт алды: – Син… Сез миңа дәштегезме?.. Карт соравын кабатлады: – Күкташка кайтасыңмы, дим? – Юк… Ә, әйе, шунда… Күкташка… – Күзгә-башка күренгән кеше түгел, шуңа соравым. Хәзерге яшьләрне белеп тә бетермим, анысы. Кай арада үсеп җитәләр дә кай арада кеше булалар… Кем малае буласың соң, наный?... Маратның сөйләшергә бик теләге юк иде, сүзне кыска тотарга уйлады: – Бабай, мин сезнең авылныкы түгел шул. Туганнарыма кайтып килешем. Үзбәкстаннан мин, – диде ул, бар белгән татарчасын эшкә җигеп. Аннан, йокысы килгән кеше кебек, авызын ачып иснәнгән булды. Комачаулама, йоклап алырга исәбем бар, янәсе. Карт биш-ун минут дәшмичә барды да янә сүз катты: – Үзбәкстанда җиләк-җимеш бик күптер инде? Анда алмалар, әфлисуннар, бездәге бәрәңге кебек, җирдә ауный икән дип ишеткәнем бар. Марат иренеп кенә күзләрен ачкандай итте: – Әйе, җиләк-җимеш күп бездә, – диде дә, сүзе беткәнлеген белдереп, янә башын бер якка кыйшайтып «йокыга китте». Карт тагын бераз эндәшмичә барды да кинәт кенә: – Алай да, кемнәргә кайтасың соң? – дип сорады. Марат автобуста ук үзеннән сорау алырлар дип көтмәгән иде. Бераз гына ачуы килсә дә, бар сабырлыгын җыеп, кичтән Таһир сөйләгәннәрне искә төшерде: – Хафизларга кайтам, бабай. Хафиз абый белән Нурия апаларга! Шундый кешеләрне беләсеңме? Минем әнинең туганнары алар… Карт, нәрсәдер исенә төшерергә теләгәндәй, берара эндәшмичә утырды. Үзалдына: «Хафиз… Хафиз… Нурия», – дип кабатлады. Аннан соң, онытканын исенә төшергәндәй, чәпелдәтеп маңгаена сугып куйды: – Ә-ә, син түбән оч Хафизны әйтәсеңдер әле. Хафиз мулланы. Сәлмән Хафизы була инде. Апасы үзбәк якларында яши икән дип ишеткән идем шул… – дип әйтеп куйды. Марат, авылга кайтып җитсәм, ничек табармын, дип кайгырган иде. Түбән очта икәнен әйтеп куйды менә. Юкса, авылга кергәч, урамда очраган кешеләрдән сорау яхшы түгел. Таһир җәйләрен авылга кайткалаганым бар, дип сөйләнгән иде бит. Авылга кайтып йөргән кеше ничек туганнарының өе кайдалыгын белмәсен соң?! Карт тагын беразга туктады. Унбиш минутлап узгач, автобус, асфальт юлдан борылып, грунт юлга керде. Таһир, авылга кадәр бер сәгатьлек юл, яртысын кайткач, грунт юл башлана, дигән иде, димәк, ярты юл узылган. Менә иске ПАЗ як-якка чайкала башлады. Әле бер якка, әле икенче якка авышкан саен, аның әллә кайсы төшләре чикылдап ала, яман шыгырдый. Мондый тавышка йоклап булмый, әлбәттә. Йоклаганга салышып яту дан мәгънә юк. Шуңа да Марат, күзләрен ачып, башын күтәрә төште, сәгатенә караган булды. Чыннан да, автовокзалдан кузгалганга нәкъ ярты сәгать узган. Димәк, тагын кайткан кадәр кайтасы бар, дип уйлады егет. Аның «уянганын» күреп, картның кабат теле чишелде. – Ата-анаңнар исәннәрме соң, наный? – дип сорады ул. – Юк, исән түгелләр. Үлделәр шул, – диде Таһир роленә керә барган Марат. Карт, Маратны кызгангандай, башын селкеде: – Ай-яй, бик яшьли мәрхүм булганнар, бәгырькәйләр… Хәзер яшьли китәләр шул. Заманасы бик тынгысыз бит, – дип сөйләнде. – Авырып түгел, фаҗигагә очрап үлделәр алар, бабай, – диде Марат, аның сүзләрен бүлдереп.