Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 9. Кичке савымга килгәч, Фирүзә аптырап калды. Сыер бәйләгән җирендә юк иде. Баганада бавы гына асылынып тора. Ул, нәрсә эшләргә дә белмичә, бозавын карарга дип йөгерде. Сарайга килеп җитсә аптырап китте. Ишеге ачык, ә сыер бозавын имезеп тора һәм ул, Фирүзәне күрүгә, мөгезләрен тырпайтып, аякларын алга терәп, башын аңа таба сузды. Кан баскан ачулы күзләрен текәп мөгрәп тә куйды. Гүя ул аны «балам өчен мине берни дә туктата алмый» дип кисәтә иде. Фирүзәгә кызык та, кызганыч та булып китте. Хәзер савымчылар җыелышып килеп, аны бозавыннан барыбер аерачаклар. Сөтен күпме генә бозавына саклап биреп бетермәсә дә, бетертеп савачаклар. Ә ул хайван үзенең баласы өчен ничек көрәшә һәм, җиңәр өчен, бөтен инстинктларын эшкә куша. Фирүзә, өенә кайткач та, бу сыеры турында уйлап ятты. «Ходаем бу сыерым аша булачак балам турында миңа ялгышлык эшләмәскә белгерткәндер. Ничек мин, кеше, алда авырлыклар күреп, үземнең булачак газиз нарасыемны дөнья күрсәтмичә буып ташларга тиеш. Ул бит инде бар һәм туарга җыена. Аның безнең алда нинди гаебе бар! Алдагы көнемдә авырлыклар, кыерсыту һәм кимсетелүләр күрсәм дә, мин баламны барыбер тудырырга тиеш. Без кешеләрне Ходаем табигатьтә иң көчле фикер йөртүчеләр итеп яраткан. Шуңа күрә уйла, – диде ул үзенә. – Хәзерге минутларда бу минем серем, һәм, булачак балам хакына, ирем каршында зур гөнаһым булыр», – дип, тынычланып йокыга талды. * * * Бүген эшкә килгәндә, Наилне участок директоры каршы алды. – Наил, обед тирәләрендә син конторга, минем яныма сугылырсың әле! – Ярар! – дип, Наил, башка сүз кабатламыйча, эш урынына пилорамга кереп китте. Ишекне ачып керүгә, аның борынына юеш такта һәм нарат сагызы исе килеп бәрелде. Ул ис күкрәкне киңәйтеп җибәрде. Үзе дә сизмәстән тирән сулыш алып куйды. Пилорамда бу көннәрдә алар идәнлек такта яралар. Бүрәнәләре шундый юан, көчкә рамага сыя. Такталары киң һәм ботаксыз, теләсә кемнең күзен кызыктырырлык. Агачларын да Наилләр кисеп алып кайтты. Теләсә кайда мондый наратлар бик күренми дә. Әзер такталарның әйбәтләрен генә сайлап, бәйләмнәргә тутырып, тимерчыбык белән бәйләп баралар. Бу эшне мастер күз алдында тота иде. Төшке аш вакыты җиткәч, эшчеләр кайсы кая таралышып беттеләр. Наил, брезент чалбарын һәм курткасын салып, өстендәге пычкы чүпләрен кагыштырып, конторга кереп китте. Директор аны басып каршы алды һәм ул керүгә, каршына килеп, урындыкка утыртты. – Наил, бер эш бар иде, – дип сүзен башлады ул, аның каршына, өстәл кырыена утырып. – Мин сиңа ышанам, булдырырсың дип уйлыйм. Чөнки син минем һәрбер сүземне төгәл кушылганча башкарасың. Хәзер игътибар белән тыңла! Бер әйбәт дустыма менә бүген сез яра торган бик яхшы идән тактасы кирәк. Кичкә сез заказга җитәрлек ярачаксыз, һәм иртәгә аны алып китәчәкләр. Кыскасы, бүген төнлә «КамАЗ» киләчәк. Син аны каен посадкасындагы борылышта көтеп торырсың. Ул, борылышка җитәрәк, ике мәртәбә утын ерактан якынга күчереп алачак һәм, шулай эшләгәндә, каршысына чыгып, монда утырып киләсең. Тиз генә складны ачып, өч бәйләм бүген әзерләгән тактаны салып җибәрерсең. Ачкыч менә монда эленеп тора. Аны моннан беркемнең дә алганы юк. Менә сиңа пластилин, хәзер үк контор ачкычын пластилинга төшер һәм, хатының эштән кайтканчы, өеңдә ачкычны ясап өлгерт. Ачкыч ясый беләсеңдер, син училище бетергән егет. Ясап бетергәч, майга батырып сөрт, тимер валчыклары калмасын. Димәк, син монда машина белән киләсең дә ясаган ачкычың белән конторны ачып керәсең, склад ачкычын алып, аны ачасың һәм тактаны төйисең. Ачкычны ничек алдың, шулай урынына куеп, конторны бикләп кайтып китәсең. Аннан сиңа соравым бар, хатының белән араң ничек? – Болай... ярый инде. – Болай гына ярагач, бу турыда хатының сизмәсен. Бүген, берәр сәбәп табып, аның белән йоклама. Ләкин ул синең йокларга ятканыңны күрсен. Бүген төнлә каравылчы булмый. Ул өч көнгә кунакка барып кайтырга сорады. Нәрсә булса да, үз өстеңә бәла алырлык сүзләр ычкындырма! Мин үзем барысын да җайлармын. Ярар, Наил, хәерле сәгатьтә!