Әсмабикә, Борһан эштән кайтуга, ул ашаса да, ашамаса да, аңа ашарга әзерләп куя иде. Ир...
Әсмабикә, Борһан эштән кайтуга, ул ашаса да, ашамаса да, аңа ашарга әзерләп куя иде. Ире, каты исерек булганда, чишенмичә, караватка ава һәм нәрсәләрдер мыгырданып йоклап китә. Андый вакытта аның янына килергә дә ярамый. Килә калса, ул аңа әллә нинди пычрак сүзләр белән кычкыра. Бүген, эштән кайткач, Борһан сүзсез генә өстәл янына узды һәм Әсмабикә бүлеп куйган ашны ашап, аңа борылды. Ул бүген ничектер аек һәм тыныч иде. – Әсмабикә, яраттым мин сине! Мин сине бәләкәйдән күз алдында карап үстердем. – Аңа бу сүзләрне әйтүе бик авыр иде. – Син мине яратмадың! Ул Әтәч Галине дә яраткансыңдыр дип уйламыйм. Ләкин син миңа төкердең, миннән көлдең! Әйе, Галине мин юк иттем! Чөнки ул минем яраткан кешем белән рәхәтләнгән. Кыз чагыңда булдыра алмагансың, ә хәзер, кияүгә чыккач, син аңа каршылык та күрсәтмәгәнсең. Сез бер сәгатьләп бергә булгансыз. Мин синең «Фирүзә – синең балаң» дигән сүзләреңә ышанмыйм. Шуның өчен дә синнән мине калдырып китүеңне сорыйм. Мин үземнән үзем куркам, кызың ятим калмасын дип. Менә хәзер балаңны ал да кит! Әйберләреңне берәрсе аша җибәрермен, – дип, урамга чыгып, каядыр итеп барды. Әсмабикә аңа аңлатырга да өлгерми калды. Аның дөньясы кисәк җимерелде. Бәхетен кисәк югалтты ул. Авыр уйларыннан бүленеп, күзләрен халат җиңе белән генә сөртте дә, озак кына селкенмичә утырудан шешенгән аякларын көчкә кузгалтып, өенә кайтып китте. * * * Фирүзәнең бер сыерының җилеме тулып килә иде. Ул аны, савымнан соң эзләп табып, кайчан бозаулар икән дип, көн дә тикшерә. Сыйпаштырып, җилеменә сөт төшмәдеме икән дип, имчәкләрен тарткалап куя. Ул аны Нәзирәгә дә күрсәтте. – Утарда калдырып, ачка кибектермәкче буласыңмы? Бозаулар әле көтүдә, кайтыр бозавы белән. Кайтмаса барып алырсың, – диде тегесе. – Шулай шул. Бозаулыйсы сыерларга берни китермиләр. Әгәр дә бозаулый алмаса? – Анысына көтүчеләр бар, – диде Нәзирә, аны тынычландырып. Ә менә бүген, иртәнге савымга килүгә, көтүчеләр аңа ташланды. – Нигә сыерыңны утарда калдырмадың?! Әнә хәзер үзең барып ал, төнлә бозаулады. Бозаулаганда акырып, бөтен сыерларны үз янына җыеп бетерде. Әллә сыер бозаулатасың, әллә көтү карыйсың, – дип сукранды Муллый. Савым бетүгә, Фирүзә янына Муззакир килеп җитте. – Сеңлем, сыерыңны барып алып кайт та, бозаулата торган утарга ябып, баганага бәйләп куй. Ә бозавын сарайга ябарсың. Фирүзә яңадан көтүчеләрдән белеште дә сыеры артыннан көтүлеккә китте. Сыер көтүчеләр әйткән җирдә үлән ашап йөри, ә бозавы күренми. Фирүзәгә аны озак эзләргә туры килде. Сыеры аңа игътибар да итми, бозавы янына да бармый. Барыбер тапты ул аны, анасы янында гына, куе үләнле түмгәк артында булган. Фирүзә бозау янына якын килә башлауга, анасы башын сузып, ыжгырып аның өстенә килә башлады. Ул аны аздан гына сөзмәде. Исеме белән ягымлы сүзләр әйтә башлагач кына, кайтыр якка борылды. Куганда да бозавы барса бара, туктаса, берничек тә атламый. Көчкә алып кайтып япты ул аларны. Башта сыерын утардагы баганага бәйләде, алдына су куйды. Кайтканда бозавы ачыкты, ахры. Әнисен бәйләгәндә, аның җилемнәрен төрткәләп, ялтырап торган чем-кара койрыгын болгый-болгый имә дә башлады. Фирүзә бу күренешне рәхәтләнеп карап торды, һәм аның күңелендә бу сыерга карата ихтирамлы ягымлылык уянды. «Ана булу үзе бер бәхеттер ул», – дип уйлап куйды. Бозавы имеп бетергәч, әкрен генә кереп, әнисе яныннан алып чыкты һәм сарайга алып барып ябып куйды. Ә сыеры нишләргә дә белмәде, нинди тавышлар белән генә мөгрәмәде, бәйләнгән бавыннан ничек кенә тартылмады һәм эшен бетереп китеп баручы Фирүзә артыннан ачулы күзләре, ялварулы кычкыруы белән карап калды. (Дәвамы бар.)