кызын йоклатырга азапланып, кичкә таба аның белән бергә үзе дә йоклап китте.
кызын йоклатырга азапланып, кичкә таба аның белән бергә үзе дә йоклап китте. Аны йокысыннан верандада шакылдап ачылган ишек һәм авыр итекләрдән шыгырдап сыкранган идән тавышы уятты. Ашыгып һәм җайсыз атлап, кемдер кереп килә иде. Менә, өй ишеген каерып ачып, Борһан күренде. Ул көчкә аягында басып торырлык хәлдә, кергән уңайга көрәктәй зур куллары белән бишек янында басып торучы Әсмабикәнең муеныннан эләктереп алды. Ачудан аның күзләре акайган иде. – Кем, кем кызы бу?! Әйт, сөйрәлгеч елан! Әтәч Гали белән сөйрәлеп, миннән бала үстертмәкче буласыңмы? Мин сине хәзер, буып үтереп, су ташуына ыргытам. Каберсез югалырсың. Ю-ук, башта җәйләүдә ничек төн уздырганыгызны сөйләрсең. Ничә көн өйгә дә юньләп кайтмадың. Сөйлә кызурак, хәзер үтерәм мин сине! Ул, үзен үзе белештермичә, Әсмабикәне буа башлады. Шул вакытта бала уянып китеп еларга кереште. Бала тавышы Борһанны әзрәк айнытты, ахры. Ул, хатынының муеныннан кулларын алып, караватка барып утырды һәм, ачуына чыдый алмыйча, аның башындагы тимерләрне бөгеп китерде. – Сөйлә, нигә син миннән көлдең?! Әсмабикә башта бик куркып калды. Әкрен генә үрелеп, елап уянган баласын кулына алды һәм аңа имиен каптырды. Бала, елавыннан туктап, тыныч кына әнисенең күкрәген суыра башлады. Кызының тынычлыгы анага да күчте. Әсмабикә бу сөйләшүнең буласын көтә иде инде. – Борһан, бала турында сүз алып барма. Фирүзә – синең кызың! Синең алдыңда минем гаебем – бу хәлне яшереп калу гына. Ул вакытта мин инде авырлы идем һәм сиңа әйтергә оялдым да, курыктым да. Мин аның ташланганын сизмичә калдым, – дип, Әсмабикә барысын да сөйләп бирде. Борһан берсүзсез тешләрен шыкырдатып тыңлап утырды да, хатынына борылып та карамыйча, өйдән чыгып китте. Ул көнне бөтенләй кайтмады. Икенче көнне, аягында көчкә басып торырлык хәлдә кайтып, ишектән атлап керүгә, идәнгә ауды. Әсмабикә пычракка батып беткән итекләрен салдырырга уйлап тарта башлаган иде, ире аягын тартып алды. «Кагылма, пычрак җан!» – дип, ачу белән мыгырданып куйды. Бу сүзләр хатынга яшен суккандай тәэсир итте. Ул, көчкә караватына барып, йөзтүбән егылды. Аның бөтен тәне калтырый, башында уйлары бутала, күзеннән кайнар яшь агып, капланган мендәренә сеңәләр иде. Теге вакытта юкка буага сикермәгән, ахры, бу хәтле авыр булмас иде үзенә. Ә әни нишләр иде?! Бу бәләкәем, дөнья күрмичә, минем аркада юкка чыгар идеме? Аның буталган күңелендә әллә нинди уйлар әйләнә һәм эссе көндәге чоңгыл кебек үткәннәре дә, энә очы кебек кенә алга таба булган өметләре дә – барысы бергә бөтерелә. Соңыннан шул энә очы тикле генә өмете аны азрак тынычландырган кебек булды. Бәлки, Гали Борһанга дөресен сөйләгәндер, һәм ул аның гаепле түгеллеген аңлар, аны гафу итәр. Юк, Борһан аны моннан соң барыбер күралмаячак! «Азрак балаң хакына түзеп кара» дигән өмет чаткысы аның күңелендә тагын башын күтәрде. Ул, Борһанны уятмаска тырышып, аяк очларына гына басып барып, бишектәге баласын алды һәм почмактагы сәкегә барып ятты. Икенче һәм алдагы көннәрдә дә ире Әсмабикә белән сөйләшергә уйламады. Көн дә эшкә чыгып китте. Ә кайтканда, аягында көчкә басып тора иде. Тамагына ашаса ашады, ашамаса, шул килеш йокларга ятты. Ә кызы янына борылып та карамады. Язгы ташу сулары кимегәч, авылларыннан ерак түгел, инеш елгасында ятьмәгә буталып яртылаш ләмгә күмелгән Галинең үле гәүдәсен таптылар. Хастаханәдә ярып карагач, эче тулы аракы чыккан. Эчеп, ташуга батып үлгән дип, күмеп тә куйдылар. Әсмабикә моның Борһан эше икәнен аңлаган иде инде. Тора-бара Борһан аңа теләсә нинди пычрак сүзләр әйтә, кул күтәрергә дә ымсына башлады. Әсмабикә бу көннәрдә ябыгып, картаеп калды. Ут янып торган күзләре эчкә баткан, күз төпләрендә һәм иреннәре янында җыерчыклар тирәнәеп калган. Чигәсе тирәсендәге чәч толымнарында ак бөртекләр дә күренгәли. «Алга таба болай яшәп булмас, Борһан белән әйбәтләп сөйләшергә дә әни янына кайтырга кирәк», – дип уйлап куйды ул, көзгедән күзен алып.