«Нишләргә бу Светлана белән?» – дип уйлады Александр Петрович кызы турында. Теге вакытт...
«Нишләргә бу Светлана белән?» – дип уйлады Александр Петрович кызы турында. Теге вакытта, белә торып, кызының сүзен тыңлады. Менә дигән итеп эшләп торган төзелеш оешмасын тапшырды бит ул Русланга. Ә нәрсә килеп чыкты? Бер ел эчендә оешма сәләтсезгә әйләнде. Ә менә хәзер тагын шул Русланына тартыламы? Булмастыр! Аның кызы шундый ук юләр түгел бит инде. Юк, монда ни дә булса бар. Менә шушы мизгелдә үк моны ачыклап, нокта куярга кирәк! Александр Петрович, күңелендә уянган ачуын көчкә тыеп, кызының йөзенә текәлде. – Моның нәрсә белән бетәчәген аңлыйсыңмы син? – Әти, зинһар өчен, кызма әле! – дип үтенде Светлана, әтисенең хәзер аны сүгеп атасын белеп. – Бер-ике минут кына тыңла әле мине?! Бу минем фотолар түгел! Аларны Руслан ясаткан. Ул минем кызымны үзенә алмакчы була. «Мин әле диваналыкка чыкмаган, бирмим», – дидем. Һәм менә хәзер шундый шантаж белән мине куркытмакчы була. Әгәр фотолар Аделгә барып җитсә, ул, уйлап та тормыйча, мине үзеннән куып җибәрәчәк. Әти, тагын тыңла әле! Иртәгә ул миңа очрашырга һәм ризалыгымны әйтергә кушты. Риза булмасам, фотоларны җибәрәчәк. Минем уемча, Марина аңа акча өчен генә кирәк. – Әйе, хәллә-әр! Ул шулхәтле үк юләр түгел! Ул синең аңа кызыңны бирмәячәгеңне һәм шул ук вакытта бу тормышыңны таркатырга тырышмаячагыңны яхшы аңлый. Димәк, аның икенче өстәмә юлы булырга тиеш. Тыңла һәм каршы килмә! Безгә әзрәк кенә булса да вакытны сузарга һәм шул вакыт эчендә фотографны табып, бөтен үзенчәлекләрен белергә кирәк. Бу фотоларны үзем белән алам, – дип, әтисе аларны конвертка салып куйды. Аннан, янында такылдап торучы Маринаны җитәкләп, үзенең бүлмәсенә кереп китте. Кереп барышлый аның кызына «Без аны барыбер табарбыз һәм төрмәгә утыртырбыз! Башка вакытта минем бәләкәй кызымны куркытып йөрмәс!» дигән сүзләре ишетелеп калды. Светлананы курку биләп алды. Руслан, аңа үч итеп, бу фотоларны Аделгә җибәрер кебек тоелды. Бер уйлаганда, анда әллә ни куркыныч күренешләр юк та кебек. Ләкин Аделнең аңа булган саф хисләренә пычрак ату сизелә иде. Ул бит аңа дусты һәм инде гаилә коргач ире буларак та, бернинди дә начар уй-хисләргә бирелмичә, тормышта үз урынын табарга ярдәм итте. Аделнең ярдәменнән башка ул матурлык салонын ача алыр идеме? Ә бүген бу фотолар белән ул иренең аркасына хәнҗәр кадый. Бу гаделсезлекне беркем дә күтәрә алмас. Светлана, иртәгә Руслан белән очрашып, аннан бу фотоларның күпме торганын сорарга булды. Аның өчен акча бәясе аның намусы бәясенә тормый иде. Очрашуга ул кызын үзе белән алмады. Аның күңелен яралыйсы килмәде. Бүген әле ул күп нәрсәне аңламый. Ләкин, үсеп җиткәч, ул аны исенә төшерергә мөмкин һәм ул вакытта бу вакыйгаларга ничек бәя бирә бит әле. Шуның өчен дә аның бу вакыйганы баласы күңелендә артык күпертәсе килмәде. Светлана килеп җиткәндә, Руслан аны билгеләнгән эскәмиядә көтеп утыра иде инде. Аны күрүгә, урыныннан торып басты. Бер-ике адым алга атлады һәм, кабат эскәмия артына чыгып, куллары белән аның артына таянды. «Дулкынлана, димәк, үзенең планнарына ышанып җитми», – дип уйлап куйды Светлана, аның нервыланганын күреп. – Уйлап бетердеңме?! – дип сорады Руслан, Светланадан ул килеп җитәр-җитмәс үк, эчке бер калтыранган тавыш белән. – Руслан, мин сине яхшы аңлыйм. Син ул Сания апаң белән озак яшәмәячәксең. Ул сиңа бүгенге көндә аяк астыңны ныгытыр өчен, ә Марина синең ниндидер мәкерле планнарыңны акчага әйләндерү өчен генә кирәк. Миңа синең планнарың кирәк түгел! Син, балага гына тимичә, шуны гына әйт! Күпме суммага сатасың син бу фотоларны? Руслан Светлананың сүзләреннән беразга куркып калды. Аның башыннан «Ничек белгән ул минем планнарны?» дигән уй яшен тизлеге белән үтеп китте. Ләкин ул үзен бик тиз кулга алды. – Ярты лимон, доллар белән! Синең өчен бу күп сумма түгел, хәер генә! – Руслан эченнән генә көлемсерәп куйды. Аның йөзендә үзенең соравына канәгатьлек чагыла иде. – Акчаны иртәгә китерәсең һәм плёнканы, фотоларны үзең белән алып китәсең!