күзләрен йомды. Аны, бәләкәй баланы кочып күтәргән кебек, каядыр алып баралар. Менә су ...
күзләрен йомды. Аны, бәләкәй баланы кочып күтәргән кебек, каядыр алып баралар. Менә су чупылдады, һәм аның ялангач кайнар тәненә су тамчылары коелды. Әле ул, ни булганын аңлап та өлгерә алмыйча, Николайның кочагында суга күмелде. Аның кисәк кенә коенган судан бөтен тәне чирканып куйды, һәм ул, куркуданмы, тагын да чытырдатып, аяклары белән ирнең биленнән кочып, бөтен гәүдәсе белән аңа сыланды һәм беләкләре белән муенына ябышты. Алар өйләренә җыенганда, инде караңгы төшә башлап, черкиләр тагын да котырып, туй итәләр иде. Юлда кайтканда, берни дә сөйләшмәделәр. Фирүзә арткы утыргычта, кулларына Николай өзеп биргән төнбоек чәчәкләрен тотып, утырган килеш йокымсырап кайтты. Ара-тирә юл сикертмәләрендә генә күзләрен ачып карады. Николайны бу тыныч кайту ардырды, ахры. Олы юлдан авылларына борылганда, ул машинасын туктатты. Машина туктауга, Фирүзә, башын күтәреп, тәрәзәдән үзләренең кайда икәнлекләрен карады. – Нигә туктадың? Әле кайтып җитмәгәнбез бит. – Фирүзә! Мин болай тын гына кайта алмыйм. Син, бәлки, арыгансыңдыр. Ләкин инде юл буе йоклап кайттың. Минем синең тавышыңны ишетәсем, бүген булып узган минутлар турында сөйләшәсе килә. Син миңа ошыйсың! Мин сине яратам дип уйлыйм. Бу булып узган минутларны мин инде күптән көттем. Минем уйлавымча, син дә миңа битараф түгел. Әгәр каршы килмәсәң, мин сиңа өйләнер идем! – Николай, Фирүзәнең кулларыннан алмакчы булып, аңа сузылды. Фирүзә, кулларын тартып алып, киресенчә, бәләкәй генә учлары белән аның көрәктәй кулларын үзенә алды. – Николай, син дөрес әйтәсең, мин сиңа тыныч кына карый алмыйм, ошыйсың син миңа! Ләкин мин сине үземә корбан итә алмыйм һәм шул ук вакытта үземне дә сиңа корбан итмим! Минем дәрәҗәм, кешеләрнең мине ихтирам итеп буйсынулары синең күңелеңдә миңа карата җылы хисләр уяткан. Ләкин әле бу ярату түгел! Ярату ул – икенче нәрсә! Ә бүгенге булып узган мизгелләр өчен мин синнән гафу үтенәм! Әйе, бүген мин үземнең тойгыларымны авызлыклый алмадым. Шулай да булып узган мизгелләр өчен мин сиңа мең рәхмәтле! Без синең белән дуслар булып калырбыз. Бу сүзләр икенче мәртәбә кабатланмастыр дип уйлыйм. Хәзер – эш турында. Иртәгә Казанга чыгып китәсең. Анда, энергетика институтына кереп, белгечләр табарга кирәк. Безнең бу урман елгасы белән Макар тавының чишмәләреннән җыелган су күпме энергия бирә ала икән? Элекке заманнарда анда су тегермәне торган. Димәк, күпме генә булса да, без энергия алачакбыз. Тагын бер нәрсә: без, физиканы укыганда, анда гидро таран дигән су насосын үткән идек. Аңа бернинди дә электр тогы кирәкми, үзенә өстән төшкән су гына кирәк. Тауның югары чишмәләренә куярбыз да, утырсын шунда шакылдап. Яшелчәләргә су булыр. Николай бераз сүзсез аңа карап торды да, бер сүз дә әйтмичә, машинасын кайтыр юлга таба кузгалтты. ...Фирүзә бу вакыйганы бик еш исенә төшерә һәм аның йөрәге ачынып сулкылдый. «Йә Ходаем, кичер мине! Мин дә бит яшьлеге узып баручы хатын-кыз! Минем дә әз генә булса да андый минутларга хакым бардыр бит инде. Йә Ходаем, тагын бер кат сорыйм синнән, бу гөнаһларым өчен кичер мине!» * * * Руслан, изоляторга эләккәч, тәмам пошаманга төште. Әгәр аны хәзер утыртып куйсалар нишләр ул? Утыртып та куярлар. Теге тикшерүче егет төшеп калганнардан түгел. Ул, аның гаебен исбатлар өчен, бөтен документларны табар һәм суд каршына куяр. «Иртәгә ул мине сорау алырга чакыргач, барысын да сөйләп бирергә кирәк. Бөтен тормышны сөйләргә. Бәлки, ул егет мине аңлар һәм кызганыр. Эшне еракка җибәрмәс» дигән уй күңелен юатып җибәрде. Ул шул минутта гына алдагы тормышы кыл өстендә калганын аңлады. Ә ничек әйбәт башланган иде аның яшьлеге. Мәктәп елларында үз елгылары арасында беренче егет булды. Бөтен кызлар аңа гашыйк, ә ул алар арасыннан иң чибәрен, аңа иң кулаен гына сайлады. Муенына асылынганнарны беркайчан да кире какмады һәм, үзенең егетлеген күрсәтеп, аларга, бер мизгелгә генә булса да, сөю назы бүләк итте. (Дәвамы бар.)