– Асия апа, мин белә-белгәннән бирле икегез дә шушы эштә эшлисез бит инде. Ничек инде с...
– Асия апа, мин белә-белгәннән бирле икегез дә шушы эштә эшлисез бит инде. Ничек инде сезне Мансур кавыштырды? – дип сорап куйды Фирүзә, Мансур исемен ишетеп. «Ничек әле ул, үз бәхетен таба алмыйча, кешегә бәхетен табарга ярдәм итә», – дип уйлады күңеленнән кызыксынып. – Менә шулай инде! Күңел күзебезне ачып, йөрәкләребездә яшеренеп яткан очкыннарга, үзенең яшьлегендә булып узган хаталарының хисләре белән өреп, Сергей белән икебездә ялкын кабызды. Без бик бәхетле һәм аңа мең рәхмәтле! – диде Асия, Сергейның иңнәреннән кочып. «Әйе шул, – дип уйлап куйды Фирүзә, – бәхетең яныңнан йөри, син аны күрмисең. Йә сизеп тә аңа үрелергә ихтыяр көчең җитми, һәм син һаман нидер көтәсең. Ә менә яшьлегендә булып узган вакыйгаларны Мансур ялгышлык дип атый микәнни?» Бу уйлар аның йөрәген чеметтереп алды. Шуның өченме ул, тиз генә бу уйларын ераккарак куарга тырышып, сүзен икенчегә борырга уйлады. – Асия, син беләсең инде, безнең агрофирмада күп сөтле сыерлар өчен комплекс төзеләчәк. Аларны гади сыерлар кебек кенә ашатып булмаячак. Яхшы сыйфатлы азыклар белән беррәттән, кирәкле бөтен элементларны да бирергә кирәк. Ә аны без фураж белән бутап кына кертә алабыз. Моның өчен безгә кайчандыр колхозга кайткан ОКЦ-20 агрегатын җибәрергә кирәк. Бездә ул агрегатның бөтен җайланмалары бар икән, ә менә корпусы юк. Аны кайчандыр бер хуҗалыкта төзегән булганнар, ә син белмисеңме? – дип сорады Фирүзә, монда нәрсәгә кергәне исенә төшкәненә куанып. – Әйе, күп еллар элек алып кайтканнар иде. Аның беркемгә дә кирәге булмады, һәм ул әйберләр шунда ята бирделәр. Шундый ук агрегатларны безнең районда өч хуҗалыкка бирделәр. Ләкин аны бер совхоз гына урнаштырды. Ә хәзер эшлиме-юкмы икәнен әйтә алмыйм. Әгәр эшләмәсә, әле ул анда таркалмагандыр. Барып сөйләшеп кайтыгыз! – Асия як-ягына каранып куйды. Ул әллә директорына боерык бирүенә шикләнде, әллә инде оялып куйдымы, күзләре керфекләре астына качты. – Ярар, чәең өчен рәхмәт! Биш минут булса да ял иттем. Урып җыю чорына әзерлегең күренеп тора. Зур бәхет телим үзегезгә! – дип, Фирүзә, чынаяктагы чәен эчеп бетереп, урыныннан торды. Урамга чыккач, аның беренче уе Николай белән совхозга барып кайту булды. Икенче көнне иртәнге киңәшмәдән соң Фирүзә, Николайны чакырып алып, көндезге аштан соң совхозга барачакларын әйтте. – Минем машинам нигәдер юньләп эшләми, синеке белән барырбыз. Машинаңны әйбәтләп ю, бер тузан да калмасын! – Була ул, Фирүзә Борһановна! Сезнең белән мин үләргә барырга да риза. Мин совхозда үстем. Анда әбиләрем яшәде, – диде Николай, шатлыгыннан авызын ерып. Ул шулай елмайганда, аның кырыс йөзендә мөлаемлык уяна иде. Бөтенләй икенче кеше дип уйларсың. Шул сөйкемлелеге белән ул, кешенең күңеленә үтеп кереп, үзенә карата синең күңелеңдә ягымлылык уята. Фирүзә секунд эчендә аның карашыннан югалып калгандай булды. Күңеленнән ниндидер дулкынлану узды. Ул, аны сиздермәс өчен, карашын тиз генә икенче якка борды. – Онытма! – Фирүзә кулына нәрәд журналын алып, аннан нидер эзләргә тотынды. Күзләре белән эзләсә дә, күңеленнән Николай белән барачак юл турында уйлады. Менә ул бүген аның белән икәү генә машинада, аның баһадир гәүдәсенә, кояшта кара-кучкыл булып каралган, бөтен тәнен аркылы-буйлы бүлтәеп баскан мускулларының руль артында ничек уйнаганнарын сокланып карап барачак. Бик көчле ирдер бу?! Шундый уйлар Фирүзәнең күңелен һәрчак үзенә тарта иде. Юк, бу мәхәббәт түгеллеген ул аңлый, Николай аны тылсымлы рәвештә, үзе хатын-кыз буларак кызыксындыра иде. Совхозга килгәч, Николай ул агрегатны бик тиз тапты. Чынлап та, аны кайчандыр җыеп куйганнар да бер мәртәбә дә эшләтеп карамаганнар. Аны тузан басып, складның түбә шиферлары ватылып, яңгыр үтеп тору аркасында, күп кенә җирләре күгәрә башлаган. Әле шулай да аны күчереп җыеп, эшләтеп җибәрерлек иде. Хәзерге көндә совхоз инде таралып, бүленеп бетүе аркасында, аның чын хуҗасын табу авыррак булды. Хуҗасын эзләп күп вакыт уздырсалар да, Фирүзә моңа шатланды гына. Ул агрегатның электр әйберләрен сүтеп бетергәннәр һәм бүгенге көндә складта урын гына биләп