Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 35. Беркөнне, ындыр табагында агрегатларның урып- җыю чорына әзерлеген тикшереп йөргәндә, аның күзе склад эчендәге тартмаларга төште. Аларның күбесе инде таркалып ишелгән. Эчендәге каты кәгазьдән ясалган тартмасы төзек булып, аннан майга буялган тимер-томырлары бернинди күгәрексез яталар иде. Фирүзә башын күтәреп складлар буйлап аны озата баручы ындыр табагы механигы Сергейдан боларның нинди агрегатлар икәнлеген белеште. Сергей төгәл генә җавап бирә алмады. Ул инде бу складларда күпме йөрсә дә, әйтерсең монда булмаган, әллә күреп тә игътибар итмәгәнме? Аның ул тимер-томырларны беренче күрүе иде. «Мин күрмәгән күпме байлык бар икән әле, иртәгә үк баш бухгалтерга әйтеп, агрофирма буенча ревизия уздырырга кирәк», – дип уйлап куйды Фирүзә. – Белмәсәң белешик әле, нәрсәгә яраклы әйберләр булуы мөмкин аларның? Сергей, тиз генә бер төзек тартманың язуын укып: – Элек, сиксәненче елларда, безнең колхозга катнаш азык ясый торган ОКЦ-20 агрегаты алганнар иде. Алар менә шундый тартмаларда кайтты. Ә төп агрегаты, аны алып кайтырлык машина булмау сәбәпле, вакытында кайтып җитмәде. Дөресен генә әйткәндә, аның беркемгә дә кирәге булмады. Чөнки ул заманнарда бар нәрсә дә районнан бүленеп бирелде. Аны районда кайсыдыр колхозда урнаштырдылар, ләкин ул эшләмәде, диделәр. Кайсы колхозда икәнен мин инде оныттым, ә бәлки, Асия хәтерлидер. Эшләрен бетереп кире әйләнеп килгәндә, элекке вакытларда каравылчы өе булган, хәзер Сергей үз кулы белән тышкы яктан матур итеп тышлаган һәм, эчке ягын урталай бүлеп, Асиясенә эш бүлмәсе ясаган өйнең баскычында аларны Асия каршы алды. Аның итәгенә ябышып, кыска гына ыштан кигән, кара-кучкыл булып кояшта кызарган өч-дүрт яшьлек малай зур зәңгәр күзләре белән аларны күзәтә иде. – Исәнме, Фирүзә! Мин сезнең киләсегезне белмәдем дә. Гафу итегез инде, каршы ала алмадым. Сергей барысын да күрсәткәндер. Безнең икебезгә бер эш инде бу ындыр табагы. Болай барысы да әзер, икмәк кенә булсын! Бөртегенә тикле югалтмыйча урнаштырырбыз! Сез анда йөргәндә, менә без Егор белән чәй кайнатып куйдык. Көн кызу, бер чынаяк булса да чәй эчеп китегез инде! – дип, ул аларны өйгә керергә кыстады. Чынлап та көн кызу. Иртән әллә кайчан эчелгән чәй, инде тир белән чыгып бетеп, яңадан сусаткан иде. Шуңа күрә дә Фирүзә кыстатырга уйламады да, чип-чиста итеп юылган тупсага аяк киемен салып, эчкә узды. Өй эче шаккатарлык чиста, пөхтә, матур итеп җыештырылган. Түрдә тәрәзә каршына бәләкәйрәк кенә өстәл куелып, анда электр самавыры кайнап утыра. Өстәлнең бер почмагына савытны тутырып кәнфит, прәннек һәм яңа кайнатылган җиләк кайнатмасы куелган. «Менә гаилә нишләтә кешене! Икесе дә бер уйда булганда, бер-берсен аңлаганда, кешенең яшәеше, аның кем булуына да карамыйча, бәхеткә үрелә»,– дип уйлап куйды Фирүзә, аларның бер-берләренә елмаеп кына карап торуларына сокланып. – Сезнең монда гел өегездәге шикелле, биредә генә яшәгән кебек! Мин монда бик күптән булган идем. Ул вакытта бу каравыл өе ташландык хәлдә иде. Ә менә хәзер җан керткәнсез! Эштә дә бөтен гаиләгез белән! – дип, Фирүзә юынгычтан учларына салкынча су алып, битенә сибеп алды. Бөтен тәненә салкынча рәхәтлек йөгерде. Аннан, әкрен генә килеп, Асия куйган урындыкка утырды. – Әйе инде! Безнең эшебез гаилә тормышыбыздан аерылмый. Элекке вакытларда мин, берүзем генә булганда, эшне эш дип кенә белдем. Ә менә хәзер безнең эшебез икебезгә дә шатлык та, кайгы да! Рәхмәт инде Мансурга! Ул безнең күзне ачып кавыштырмаган булса, әле һаман да этле-мәчеле икебез ике яктан йөрер идек, – дип, Асия Фирүзәгә булары чыгып торган чынаяк сузды. Бөтен өйне тутырып, чәчәкләрдән җыелган чәй исе таралды. Ул ис, тамак төпләрен кытыклап, тагын да сусауны арттырып җибәрде. – Син үлән чәен яратасыңмы икән, белмим, әмма файдасы күп. Без монда шундый чәчәк чәе генә эчәбез, – дип әйтеп куйды Асия, өстәлдәге кәнфитләрне Фирүзәгә якынрак этәреп.