– Әйе, әни! Бүген башлап куйдык. Чыгышы әйбәт булыр, бер өч потлап бирергә тиеш. Әни, б...
– Әйе, әни! Бүген башлап куйдык. Чыгышы әйбәт булыр, бер өч потлап бирергә тиеш. Әни, беләсеңме нәрсә, без быел көнбагыш чәчтек. Хәзер чәчәктә, сары урман булып утыра. Быел шул көнбагыштан сыек май чыгарачакбыз. Аның өчен бүгенге көндә яңа цех төзелә. Анда яңа җиһазлар куеп, яшелчәне дә шунда эшкәртәчәкбез. Икесе дә сезонлы эшләр. Бер үк бригада эшли алачак. Менә шундый хәлләр! Иртәгә миңа Авыл хуҗалыгы министрлыгына барырга кирәк. Алар җибәргән ферма төзелеше проектларын һәм производство технологиясен әзрәк үзгәртергә иде. Алар ике савым залы планлаштырганнар. Минемчә, савымны өч сменага көйләсәң, берәү дә җитә. Чөнки сыерларга савылырга үз вакытларын билгеләсәң, алар аңа күнегә. Аннан соң, сыерларны җәй көне көтмәгәндә, торакларның стеналарын сүтеп куярга иде. Алар тагын азык кухнясы керткәннәр. Хәзерге техника заманында, минемчә, аның кирәге юк. Ә менә катнаш азык цехы кирәк, ләкин без аны үзебез ясаячакбыз, алайса, болай да инде күпме акча тотылачак! – дип сөйләде ул акрын гына, алдына куйган ризыкларны ашыкмый гына ашап. – Әни, мин бүген кибеттә Нәфисә янында булдым. Аның югалган, сөйгән егете кайткан. Үзе генә түгел, кызы белән. Тегендә өйләнгән булган. Хатыны үлгәч, монда кайткан. Алар кибеткә кергәч, Нәфисә аны кочаклап ала һәм шул вакытта аның кызы Нәфисәдән, син минем әнием буласыңмы, минем әнием юк, ул үлде, ди. Нәфисә аптырап китә. Аның мөлдерәп торган күзләрен күргәч, каршы сүз әйтә алмый. Иң кызыгы шул: Нәфисә соңгы вакытта Мансур белән очрашкан, «ләкин без бер-беребезне ярата алмадык, ул башканы ярата, ә мин Фаилемне генә яратканымны аңладым» ди. – Шулай итеп Мансурыңны да югалтырсың әле. – Нишлим соң инде, әни? Аның каршына барып тезләнимме? Әллә ул бөтенләй башканы яратадыр. Әллә күңеле белән яратып, йөрәге белән миннән чирканадыр. Әни, аннан соң, мин бит әле, начармы-яхшымы, ир хатыны. Баламның таныклыгында аның атасының хатыны, – диде Фирүзә әкрен генә, аларны тыңлап торучы булса ишетмәсен дигәндәй. – Шулай инде, бернишләп тә булмый. Ходаебызның үзенә тапшырабыз инде. Вакыт соң, әйдә, кызым, йокларга вакыт. Иртәгә иртүк тагын чыгып йөгерәсең! Фирүзә яткач та тиз генә йоклап китә алмады. Аның колак төбендә әнисенең «Мансурыңны да югалтырсың әле» дигән сүзләре яңгырап торды. «Их, әни! Нишлим соң? Миңа Мансурдан кала беркем дә кирәк түгел. Икенче яктан, бүгенге көндә мин чынлап та ир хатыны бит әле. Әгәр дә мин, Наил белән күзгә-күз карашып аерылышмыйча, икенче кешегә кияүгә чыксам, миңа халык ни әйтер?! Кем мин алар каршында?! Мин аларны үземә ничек ышандыра алам?! Юк, әни! Йөрәгем ярсыса да, күңелем Мансурны ямансулап әрнесә дә, миңа Наил кайтканчы түзәргә һәм тойгыларымны йөгәнләргә туры киләчәк! Ләкин нишләргә соң? Нишләргә?! Яшь гомер узып бара бит». Ул, бөтен өйне яңгыратып кычкырып җибәрмәс өчен, өстенә ябылган юрганына чытырдатып ябышып, авызын каплады. Көннәр буе ирләр, бәхетләре йөзләренә чыккан хатын-кызлар арасында йөреп, аларны эшкә кушып, зарларын тыңлап, үзен бәхетлегә санап йөрсә дә, аның да башка хатын-кызлар кебек назланасы, бөтен авырлыкларны онытып, ир кочагында йокыга китәсе килә. Кайчакта Мансурына, иренә тугрылыклы булырга тырышуына төкереп, буш вакытларын үзенә гашыйк булган Николай белән уздырасы килә. Аның белән җиңел дә, күңелле дә! Ләкин ул аны яратмый! Яратмагач, нигә аны ымсындырырга? Булып узган вакыйганы онытырга һәм ничек кенә булса да кабатламаска кирәк дип күңеленә беркетеп куйды. (Дәвамы бар.)