куелган каен тумраннарына килеп утырды.
куелган каен тумраннарына килеп утырды. – Фирүзә, мин үзем дә ышанмыйм инде аңа. Ләкин ничектер күңелне кытыклый. Аек баштан мин бу тавышны кузгата да алмаган булыр идем, шулай туры килде инде. Бүген иртә белән эшкә иртәрәк барган идем, чөнки без бүген беренчеләр булып арыш егарга чыгарга тиеш идек. Бу турыда кичтән үк ярдәмче иптәшемә дә әйтеп куйдым. Иртә белән бик иртә килдем дә кайбер тәмамлыйсы эшләргә тотындым. Бер җирендә комбайнның астына кереп эләктерәсе әйберне өстән кемгә булса да тотып торырга кирәк. Әле, артык иртә булганга, остаханәдә эт тә юк, ярдәмче дә күренми. Чыкты ачуым, азапланып беттем берүзем. Басуга чыгар вакыт җиткәч, минем ярдәмчем килә. Үзе айнып та җитмәгән. Комбайн да әзер түгел. Минем кабат ачу кабарды, һәм мин аңа: «Төне буе хатының белән эчеп чыгасыз да, иртән эшкә соңга каласың!» – дигән идем, ул миңа: «Минем хатын минем белән аракы эчә, ә синеке – завферма белән, шуның аркасында алдынгылар рәтендә йөреп, ай саен премия ала!» – ди. Минем кабарган ачуга шул җитә калды. Кибетченең өенә кереп, өч шешә аракы алдым да, хатынны каршыга утыртып, аракы салып бирдем. Аннан тагын, тагын, инде үзем исереп җиткәч, аннан сорау ала башладым. Менә шулай тавыш чыгарып, эшкә дә бармадым, Галиянең дә йөрәгенә төштем. «Кеше сүзе кеше үтерә» дип белми әйтмиләр шул инде. Ярый әле безгә килгәнсең, рәхмәт инде! Алайса, һаман бер нәрсәне чәйнәп утырыр идем. Хәзер инде аңым ачылды. Галиядән дә, сездән дә гафу үтенәм, башка болай дураклыкка бирелмәм! – диде Салих, Фирүзәнең каршына басып. Аның ачулы йөзе хәзер инде тынычланып калган иде. – Син, Фирүзә, мине, зинһар өчен, гафу ит инде, эшкә чыкмаган өчен. Моннан соң беркайчан да алай эшләмәм. Әле, караңгы төшкәнче, ике сәгатьтән артык вакыт бар, барып эшне башлап куям әле, – дип, эш киемнәрен киенеп эшкә җыена башлады. – Әйдә, алайса, паркка тикле илтеп куям үзеңне, – диде аңа каршы Фирүзә. Ул, Салихны паркка илтеп куйгач, басуга пар җирләрен карап кайтырга чыгып китте. Парга алар чәчү әйләнеше буенча күпме җир калырга тиеш, шул күләмдә калдыралар. Әнә алар саргаеп килгән иген басулары арасында ерактан кап-кара булып яталар. Фирүзә аларның барысын да карап чыкты. «Барысы да чиста һәм тигез эшкәртеп куелганнар. Бер чүп әсәре дә күренми. Ярар, ятыгыз, озакламый куеннарыгызга орлыклар алып, яшәреп китәрсез», – диде ул, алар белән сөйләшкән кебек. Алда – көнбагыш басуы. Басу, каен посадкасыннан башланып, урман, агачлар белән әйләндереп алган ерганаклар арасына урнашкан. Ерактан ул үзе бер сары күлне хәтерләтә. Олы башлы көнбагышлар барысы да баеп баручы кояшка карап тын калганнар. Фирүзәнең күңелендә – шатлыклы дәрт, уйларында – хыял диңгезе. «Ходаем кушса, менә бит ул байлык! Күпме акча кертеп булачак аның маеннан», – дип уйлады ул. Өенә әйләнеп кайтканда, Ильяс йоклый иде инде. Ул, әкрен генә килеп, аның битеннән үбеп алды һәм әнисе янына, кичке аш табыны әзерләнгән өстәл артына килеп утырды. Әсмабикә шулай һәр кичне аның эштән кайтканын көтеп ала. Менә инде ничә еллар аның кызы авылларын җитәкли. Авыл халкы аның эшчән тырышлыгыннан канәгать. Ана күңеленә баласы өчен тагын ни кирәк?! Бала бәхете – ана бәхете шул инде. Ул турыда уйлаганда, Әсмабикәнең күзләренә яшь килә иде. Анасы белән алар, күпме тырышсалар да, үзләренең тамакларын гына туйдыра алдылар. Ә бүгенге көндә кызы менә дигән йорт салып куйды. Юк, үзенә генә түгел, ә яшьләр өчен зур бер урам барлыкка килде. Тагын нәрсәләргә генә хыялланмый! Инде хыялына керсә, ул аны барыбер башкарып чыга. Атасы характеры! Үткен, үзсүзле. Әсмабикәне шул гына борчый иде – кызының үз бәхете. Ул бу турыда сүз кузгатса, Фирүзә әнисенә моңсу гына карап куя да: «Нишлим инде, әни, бәхетем шулайдыр, кеше бәхетенә керә алмыйм бит инде, бәлки, үз бәхетемне табармын әле», – дип, бу турыда сүзнең беткәнлеген аңлатып, башка нәрсәләр хакында сөйли башлый. – Кызым, хәлләрең ничек? Арыш урагына төштегезме әле? – дип кызыксынып сорау бирде Әсмабикә.