Урамда төнге суыктан чыйраган җир өстенә яңгыр катыш кар ява. Ул кар көзге чәчәкләрнең ...
Урамда төнге суыктан чыйраган җир өстенә яңгыр катыш кар ява. Ул кар көзге чәчәкләрнең әле коелып бетмәгән таҗларына авыр йөк булып кунып, аларны җиргә таба бөккән. Әкрен генә искән көзге җил, вакыты белән көчәеп, чәчәкләргә утырган карларны төшерергә тырышып, аларны каты гына селкетеп куя. Аннан үзенең көчсезлегенә ачуы килепме, яуган карларны эләктереп алып, кая да булса сылап куя. Кеше белән табигатьне берничек тә аңламассың. Ләкин алар икесе дә яшәр өчен үзләренчә көрәшә. Фирүзә табигатьнең бу күренешенә бер-ике минут карап торды да, адымнарын нык атлап, хакимият белән беррәттән торган милиция бинасына таба юл тотты. Анда ул, турыдан-туры җитәкченең ишеген шакып, эчкә узды. Начальник хезмәткәре белән ниндидер әңгәмә уздыра иде. Ул Фирүзәнең исәнләшүенә башын күтәреп, аңа каршы торып басты. – Әйдәгез, Фирүзә Борһановна, монда узыгыз, – дип, өстәл артыннан торып, үзе каршына кәнәфи куеп, аңа утырырга урын күрсәтте. – Нинди җилләр китерде безнең тирәгә? Ул-бу булмагандыр бит фермагызда? Элекке пионерлар әйтмешли, без ярдәм күрсәтергә һәрвакыт әзер! – дип тезде җитәкче, үткен карашы белән Фирүзәне үтәли карап. – Фермада барысы да әйбәт! Аллага шөкер, бернинди дә ЧП юк. Мин сезгә, Иван Васильевич, хезмәткәрегез Мансур турында кергән идем. Бүгенге көндә ул авыр хәлдә. Шуңа да карамастан казанлылар, сүзләренә ышанмыйча, аны каты ук тыкырдаталар. Бераз гына хәле әйбәтләнүгә, Казанга алып кайтып япмакчы булалар. Мин аңламыйм, ничек Мансур кешеләр үтерсен?! Әле бер белмәгән кешеләрне. Нәрсә өчен?! – дип, Фирүзә сораулы карашы белән җитәкчегә текәлде. Аның соравыннан җитәкченең йөзе үзгәреп, карашын икенче якка борды. Фирүзәнең соравына җавап бирәсе килми иде, ахры. Ул нидер уйлап торды да аның үзенә сорау бирде. – Кем ул сезгә? Фирүзә мондый сорауны көтмәгән иде. Ул, нәрсә дип җавап бирергә белмичә, аз гына аптырап калды. Аннан: – Мансур – минем авылдаш күршем, – дип җавап бирде. – Күршем генә дә түгел, ә иң якын кешем. Әгәр нәрсә дә булса белсәгез, зинһар өчен, миңа әйтегез. Теге кешеләрнең үлемендә ул гаепле түгел. Сазлык күленә минем әнине үтерергә теләгән кешене эзләп киткән иде. Ул килгәндә, теге кешеләр инде үле булганнар. Ә аңа ышанмыйлар! Фирүзәнең тамак төбенә төер килеп тыгылды. Менә-менә елап җибәрерлек дәрәҗәгә җиткән иде. Ул, тешен кысып, сораулы карашы белән җитәкчегә карады. – Беләсезме, Фирүзә Борһановна, хәзерге вакытта Мансур бик авыр хәлдә. Без барыбыз да аның гаепле түгел икәнлеген бик яхшы беләбез, ләкин исбатлый алмыйбыз. Чөнки өченче кеше юк. Ә аларның Мансурны утыртасылары килә. Сез беләсезме икән, моннан биш-алты ел элек бу кешенең малае, кызлар аркасында сугышып, бер егетне үтерде. Ул вакытта егет урынына бер исерекне гаепләгәннәр иде. Ләкин Мансур, дәлилләр китереп, чын үтерүчене – аның малаен суд каршына бастырды. Шул вакытта әтисе Мансурны малае өчен бик каты җәзага тартырга вәгъдә итә. Үтерелгәннәрнең берсе нәкъ шул кеше. Һәм менә хәзер тагын эшкә Мансурның катнашы бар. Хәзер инде энекәшләре, көчле адвокат яллап, аны утыртмакчы булалар. Әгәр чынлап та өченче кеше табылмаса, Мансурның гаепсез икәнлеген исбатлап булмаячак. Менә шулай, Фирүзә Борһановна! Хәзер безнең бер генә мөмкинлегебез бар. Ничек тә булса анда нәрсә булганын Мансурның исенә төшертергә кирәк. Ләкин хәзерге вакытта аның янына керергә бик авыр. Чөнки алар аның палатасына үз кешеләреннән каравылчы куйганнар. Хәзер алар безне якын да китермиләр. Шуңа күрә дә, баш табиб белән уртак тел табып, тегеләрне ничектер алдап, Мансур янына үтәргә кирәк, – диде җитәкче, Фирүзәгә туры карап. – Аннан соң теге кешене дә ачыкларга кирәк. Кем ул? Нигә Мансурны үтереп кенә ташламаган? Сорау өстендә сорау. Әгәр сез, чыннан да, Мансурны якыннан белеп, яклыйсыгыз килә икән, минем сорауларга җавап эзләргә ярдәм итегез! Шул вакытта гына без аңа булыша алачакбыз! – Начальник, күзләрен Фирүзәнең йөзеннән алып, читкә карады. Аңа бу сүзләрне әйтүе авыр иде.