Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 52. Бүген өенә кайтканда, вакыт бик соң иде инде. Ильяс иртән әнисе эшкә киткәндә пешереп калдырган ашны җылытып ашаган да дәресләрен әзерләп утыра иде. Әнисе килеп керүгә, ул аннан үзе кан биргән абыйсының хәлен сорашты. – Әни, теге мин кан биргән абыйның хәле ничек? – Әле бик хәлсез. Шулай да бүген ул тикшерүчеләргә үзе белгән хәлләрне сөйләп бирде. Аннан кабат аңын югалтты. Аңа ышанмыйлар, ахры. Әзрәк рәтләнүгә, кулга алмакчы булалар. Чөнки анда булган вакыйгаларның шаһитлары юк. – Әни, теге кешеләрне ул абый үтергән дип саныйлармы әллә? Ул ничек кеше үтерсен, аның үзен үтермәкче булганнар бит. – Аңа ышанмыйлар. Ул абыең әйтүенчә, анда әбиеңне үтерергә җыенган кеше булган. Ә хәзер ул юк. Аны берничек тә таба алмыйлар, эзләмиләрдер дә әле. Ярый, Ходайның үзенә тапшырдык инде. Әбиең әзрәк рәтләнә, бәлки, озакламый өйгә алып кайтырбыз. Улым, сине бигрәк сирәк күрәм, мәктәптә укуларың ничек бара соң? – Фирүзә малаеның янына килеп утырды. Аны бик борчыйсы килмәде. Аның бөтен күңеле яна иде. Хәзерге вакытта ул ике ут арасында калды. Мансур аңсыз ятканда, аның кем икәнен Фирүзәдән башка беркем белмәде. Ә менә хәзер, аңга килгәч, янына әнисе килеп җитте. Әнисе булганда, Фирүзәнең мөнәсәбәтләрне ачыклап сөйләшәсе килмәде. Ул Мансур янына хәлен белешергә дип кенә берничә мәртәбә кереп чыкты. Шул вакытта әнисенең аңа карап куюы яшен суккандай булды. Бөтен бәлане ул аннан күрә иде, ахры. Шулай да Фирүзәгә Мансур янына керү үзе бер шатлык иде. Ул кергәндә, ирнең күзләрендә шатлык нурлары чагылды. Артык берни дә әйтмәде, исәнләште генә. Ильяс турында сорады. Үзе белән алып килергә кушты. Фирүзә Мансурның бу сүзләренә эчтән шатланса да, тыштан бернидә белгертмәскә, йөрәгендә ялкындай янган тойгыларына салкынлык бирергә тырышты. Икенче көнне хастаханәгә барганда, Фирүзә Александр Петрович янына кереп чыкты. Ул аны өстәле артыннан торып каршы алды. – Фирүзә, синме бу? Минем инде сине күрмәгәнгә бишбылтыр булгандыр! Ничек яшисең? Әниең ни хәлдә, әзрәк рәтләнәме инде? Йә, барысын да сөйлә! – Рәхмәт сезгә, Александр Петрович! Сез миңа атам кебек. Киңәшче дә, алга таба юл күрсәтүче дә. Соңгы вакытта бирешә башладыммы, бернәрсәгә кулым бармый, – дип, Фирүзә Александр Петровичка авырлыклары турында сөйләп бирде. – Син, Фирүзә, үз кыенлыкларыңны һәрвакыт үзең чишәсең. Бу юлы да үзең хәл итәчәксең. Бүгенге көндә синең башың башка төрле әйберләр турында күбрәк уйлый, ахры. Шуңа күрә дә син үзеңнең уйларыңда адашкансың. Бу вакытлыча гына булырга тиеш! Мин сиңа бу юлы да төзүчеләр табарга ярдәм итәрмен. Ә синең сырыңны икенче исем белән атарга кушкач, аңа сөенергә генә кирәк. Димәк, ул аерылып тора. Ә сертификат алырга мин булышырмын. Калганнарын үзең чишәрсең дип уйлыйм! – Александр Петрович ягымлы гына елмаеп куйды. Аның Фирүзәнең төшеп бара торган күңеленә әз генә булса да ягымлылык, ихтыяр көче һәм үз-үзенә ышанычын өстисе килде. «Чынлап та, – дип уйлап куйды Фирүзә. – Миңа үземә таркау булмаска кирәк! Минем проблемаларны беркем дә башкарып чыкмаячак. Ә Мансур белән булган хәл – бу инде уен түгел. Монда мин, бу хәлне үзем контрольдә тотып, булмастайны булдырырга тиеш! Шул вакытта гына улым каршында аклана алырмын» дигән уйлар узды аның башыннан. – Әйе шул, Александр Петрович! Кеше проблемасын икенче кеше башкарып чыгарлык булгач, бу инде көчсезлек. Ә үзеңнең көчсезлегеңне тою – җитәкче кеше өчен югалып калу. Кайбер чакта кеше бер сызыкта тукталып кала. Аны атлап чыгарга көче җитә, әмма рухы җитмидер. Менә шул чакны аның рухына бер сүз белән генә дә әйтеп куәтләп җибәрсәң, ул үзендә сызыкны үтәрлек җай таба. Рәхмәт сезгә яхшы сүзегез өчен! Миңа барысы да барып җитте. Ә эшкә килгәндә, көндәгечә тырмашабыз һәм алдагы көннәрдә менә сезгә әйткән проблемаларны хәл итәрбез! Ярар, сау булып торыгыз! – дип, Фирүзә, Александр Петрович белән саубуллашып, урамга чыкты.