Инде бөтен документлар әзер. Синең ризалыгың гына кирәк! – Аделнең тавышы сагышлы иде.
Инде бөтен документлар әзер. Синең ризалыгың гына кирәк! – Аделнең тавышы сагышлы иде. – Мин риза! Казан безнең районга якын гына. Мин, Казанда торып, андагы бөтен эшемне контрольдә тота алачакмын. Аннан без Фирүзә белән үзебезнең маршрутлы турбазабызны ачмакчы булабыз. Ә менә син безгә кредит бирерсең. Бу бигрәк тә әйбәт булачак! Алар шулай иркенләп хәйран гына сөйләшеп утырдылар. Ләкин Адел бер мәртәбә дә Марина турында сорашмады. Светлана үзе сүз башларга уйлаган иде дә, хәзер ярамас, бераз вакыт узгач исенә төшерермен, дип, фикереннән кире кайтты. Шулай да аңа авыр иде. «Адел, һаман да үзе турында гына уйлап, минем кичерешләрне аңларга омтылмас микәнни? Һаман да шул ук Адел булып калырмы? Юк инде, мин кызларымны кыерсытырга бирмәм һәм, вакыт узган саен, ана икәнлегемне төшендерермен дип», – үзен тынычландырды ул. Алар мәктәпкә Зарина чыгар алдыннан гына килделәр. Светлана машинадан чыкканда үзе белән бүләген дә алырга уйлаган иде, ләкин алмады. Башта ул Аделне култыклаган иде, кире уйлады. Артык мещанлык булып тоелды аңа. Озакламый мәктәп капкасыннан чыгып килүче Зарина да күренде. Ул әтисен мәктәп ишегеннән чыгуга ук күреп алды һәм аның янына йөгерде. – Әти, син мине каршы алырга уйладыңмы? Рәхмәт инде! Ә бу апа иртә белән син әйткән кешеме? Исәнмесез! – дип, Зарина аптырап калган Светлана белән исәнләште дә әтисенең кочагына атылды. – Кызым, Зарина! Син мине танымыйсыңмы? Бәгырем минем! Сагындым инде мин сине! Кил әле кочагыма! – дип, Светлана, кулларын җәеп, кызын кочагына алырга уйлаган иде, ләкин Зарина кырыйга тайпылды. – Нәрсә сөйлисез сез, апа! Юк минем әнием! Булырга тиеш түгел! Мин бәләкәй чагында ул мине ташлап киткән. Минем әнием – ул минем әбием! Сез миңа беркем дә түгел! Сез, минем әнием булсагыз да, күкене генә хәтерләтәсез. Әтием, әйтегез әле шуңа, ул миңа беркем дә түгел! – дип, Зарина кабат әтисен кочаклап алды. – Кызым, ул чынлап та синең әниең! Ул сине үз теләге белән ташлап китмәде. Аны тормыштагы вакыйгалар шундый язмышка дучар итте. Соңгы елларда ерак командировкада булып, әниең синең белән күрешә дә, хәбәрләшә дә алмады. Кызым, бу вакыйгаларга мин үзем бик гаеплемен. Сезнең икегездән дә мине кичерүегезне сорыйм! – дип, Адел кызы белән Светлананы кочаклап алырга омтылган иде, ләкин Зарина аның кул астыннан чыгып китте. – Әтием, сиңа ышансам да, ул апа миңа чит! Әни урынына мин әбиемне генә яратам! Чөнки ул мине ташламады һәм хәзер дә ул дәресләр әзерләгәндә булышчым да, кайбер аңлашылмаслык сорауларда киңәшчем дә! Әти, син өйгә кайтасыңмы, әллә бу апаны озата барасыңмы? Озата барсаң, мин өйгә киттем! – Зарина, шыплап тутырылган сумкасын кулына алып, әнисе ягына күз дә салмыйча китеп барды. Светлана кызының бу кыланышыннан һәм аның сөйләгән сүзләреннән телсез калды. Күзләреннән шыбырдап яшь акты. Юк, ул елый да алмады. Еларлык хәле дә юк иде. Авып китмәскә тырышып, йөзе белән Аделгә капланды. Аның бөтен гәүдәсе калтырый, башы берни дә уйлый алмый иде. Боларны күрү Аделгә дә бик авыр булды. Ул үзенең гаилә тормышында бик күп кадерле нәрсәләрне югалтканын аңлады. Бу югалтуларны кире кайтарып булачакмы, анысы билгесез. Берничә минут берни дә уйлый алмыйча, китеп баручы кызының артына карап торды да, Светлананы, иңнәреннән кочып, машинасына алып китте. Бөгелеп төшкән хәлсез гәүдәсен машинага утыртып, аны кочаклап, аркасыннан сыйпады. Үзе һаман бер сүзне кабатлады: – Кичер мине, кичер! Боларның барысына да мин гаепле. Ышан, җаным, барысы да әйбәт булыр! Заринага әз генә вакыт бир! Зинһар өчен, тынычлан, сөеклем! – Ул аның маңгаеннан, күзләреннән үпте. (Дәвамы бар.)