Ул бу тавышны шунда бөтен Мәскәү берьюлы кычкырса да таныган булыр иде. Бу бит аның Аде...
Ул бу тавышны шунда бөтен Мәскәү берьюлы кычкырса да таныган булыр иде. Бу бит аның Аделе. Ул капыл гына борылды да, бер сүз дә дәшмичә, аны муеныннан кочып алды һәм, атылып чыккан күз яшьләренә ирек биреп, башын аның күкрәгенә куйды. Берничә секундтан соң, башын күтәреп, кызын сорады. – Адел, ә Зарина кая?! Авыртмыйдыр бит? Адел, аны биленнән кысып, иреннәреннән үбеп алды. – Зарина укуда. Миңа телеграмманы соң гына бирделәр, шуңа күрә сине каршы алырга соңга калдым. Гафу ит инде, сөеклем! Светлананың күңеленә җан керде. Ул, үзен белештермичә, ниләрдер пышылдап, Аделнең битләреннән, күзләреннән үбә башлады. Бер-берсен сөеп туя алмыйча, берничә минутлап басып тордылар. Күңелләрендәге сагышлары, ярларыннан чыккан ташкын кебек урап алып, үзенең чоңгылына ыргытып, аларны югалтып калдырды. Үзләре яныннан кырын карап киткән кешеләрне алар бөтенләй күрмәделәр дә. Светлана өчен бу зур сөенеч иде. Аделнең шушы минутлардагы аңа карата ягымлылыгы булган үпкәсен үзенә йолып алып, эзсез эретте. Озакламый ул кызын, мәктәптән каршы алып, туйганчы сөячәк. Ана өчен моннан да зур бәхет була аламы соң?! Берничә минуттан алар, икесе дә бераз тынычланып, бер-берсенә сорау яудыра башладылар. – Адел, ничек яшисез? Зарина ничек укый? Аңа дәресләрен әзерләргә кем булыша? Минем турыда сораганы бармы? Сагындым инде мин аны, – дип сорады Светлана сагышлы тавыш белән. Шушы минутларда Заринасын кочаклап үбәсе килде. Чынлап та сагынды инде ул аны. Ничек соң алар Адел белән бу хәлгә калдылар? Әйбәт кенә башланып киткән тормышларын туздырып аттылар. Бер-берләренә юл куймадылармы? Килеп чыккан тормыш ыгы-зыгыларына берсе дә үзен гаепле итеп хис итмәдеме? Икесенең дә горур буласы килдеме? Ә менә хәзер инде ничә еллар әнисез үскән Зарина әнисенә нәрсә дияр? Светлананың бөтен тәне эсселе-суыклы булып китте. – Адел, әйдә мәктәпкә барыйк әле. Минем Заринаны күрәсем килә. Тәнәфес вакытында сорап чыгартырбыз. Әйдә инде, әйдә, кая машинаң? Аделнең хәзер генә башына килә башлады. Алар бит Заринаны сине әниең ташлап китте дип ышандырдылар. Шуңа да инде ул соңгы вакытларда әнисе турында сорашмады да. Хәзер күргәч танырмы? Танып та, ана назын татып үсмәгән бала аңа «әнием» дип әйтә алырмы? Бүген дә, әнисен каршы алырга чакыргач, барасы килмичә, «минем бүген математикадан контроль эш» дип сәбәп тапты. Ә хәзер нишләргә? Юк, дип уйлады ул. Әнисенә күрсәткәнче, аның белән әйбәтләп сөйләшергә кирәк. – Син, Светлана, поезддан төштең генә әле. Әйдә, берәр җирдә капкалап алыйк. Аннан күз күрер. Безне мәктәпкә барыбер кертмәячәкләр. Өйгә кайткач күрешеп сөйләшербез, – диде Адел кая карарга белмичә һәм берни дә сиздермәскә тырышып. Алар бер ресторанга тукталдылар. Иркен, якты, чиста. Светлана, аяк атлап керүгә, тиз генә күз йөртеп, үзенең рестораны белән чагыштырып куйды. Иске стиль белән җиһазландырылган, һәм андагы тынлык эчке атмосферасына туры килә иде. – Минем ресторан яңача эшләнгән һәм аның музыкаль тынлыгы моның белән чагыштырганда көчлерәк. Ә шулай да миңа монда ошый! Минем үземә дә музыкаль тынлыкны үзгәртергә кирәк. – Светлана бер буш өстәл артына утырды. – Сөйлә инде, Адел, алга таба нинди планнар корасың? Нишләргә уйласаң да, мин шуңа риза. Сагындым инде мин сезне, Зарина белән икегезне! Без ясаган ялгышларыбызны аңлаганбыздыр инде. Башка андый хаталар ясамабыздыр! Кайчандыр шулай утырганда, Адел аның кулларын үзенең учына алган иде. – Светлана, мин күп нәрсәне синең белән аерым яши башлагач кына аңладым. Кызыбызны ана назыннан аердым. Балачактан ана назын күреп үсмәгән бала артык тупас һәм артык үзсүзле була. Ләкин шулай да, яктыга сусаган гөл кебек, назга омтыла. Соңгы вакытларда ул сине бөтенләй сорашмады. Бәлки, сине күреп, күкрәкләреңә сыенырга дигән теләгеннән өметен өзгәндер. Бу турыда уйлап, минем күңелем өзгәләнде. Әмма горурлыгым синең каршыңда баш ияргә ирек бирмәде. Инде соңгы вакытларда, синең каршыңда гафу үтенмәсәм, үземнең юкка чыгасымны аңладым. Ә планнар турында, мин, Казанга күчеп килеп, анда Мәскәү банкының филиалын ачмакчы булам.