Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 55. Мансур, аның яшьле күзләренә карап, үзенең аңа ничек якын икәнен, әгәр үзе белән берәр нәрсә булса, Фирүзәгә тагын да авыр буласын аңлады. Ләкин Фирүзәдән башка алдына килеп баскан проблемаларны хәл итәргә ярдәм кулы сузарлык беркеме дә юк иде. Мансур моны яхшы аңлады. Һәм ул кыска гына итеп анда күргәннәрен, үзенең фикерләрен сөйләп бирде. Сүзенең ахырында Наилнең сазга батып үлгәнлеген әйтте. Аннан кабат әзрәк уйлап торды да: – Фирүзә, мине Габидуллинның энесе юкка чыгарырга маташа. Чөнки ул абыйсын үтергән кешенең сазга батып үлгәнлеген һәм аны табып булмаячагын яхшы аңлый. Ә аның өстендә – ике үлем. Ул документлар авылда – әнидә. Син, әнине күргәч, аннан минем «күчтәнәч»не алып бирүен сора. Аны алып, Казандагы бер кешегә илтеп бирерсең. Аның исеме – Фёдор Кузьмич. Кыскача гына нәрсә булганын аңлатырсың! Ярар, син кит инде! Йә тегеләр аңышып алырлар. Улыма сәлам әйт. Әле минем турыда берни дә сөйләмә. Әтисе кеше үтерүче дип уйламасын! – Мансур Фирүзәнең кулларын кысты. – Сак бул инде! Алар беркемне дә җәлләми. Очрашканга кадәр! – Һәм ул, башын күтәреп, Фирүзәнең күзләренә карады. Аларда моң катыш сагыш иде. Фирүзә, палатадан чыгып киткәндә, күзләре белән генә саубуллашты. Аның Мансурга кабат капланып елыйсы, шашып-шашып үбәсе килде. Ләкин ул үзен кулга алды. Әгәр, аннан шикләнеп, артыннан күзәтсәләр, ул бөтен тырышлыгын юкка чыгарырга мөмкин. Түз, диде ул үзенә. Хәзерге вакытта ул гына сөйгәненә ярдәм итә алачак. Фирүзә, Мансур яныннан чыккач, халатын баш табибка тапшырып, әнисе янына керде. Ул, күзләрен ачып, бернигә дә игътибар итмичә, гамьсез генә ята иде. Кызын күргәч җанланып китеп башын күтәрмәкче булган иде дә, хәле җитмәде. Шул вакытта, киселгән кулын җайсыз гына урыныннан кузгалттымы, сызланып куйды. Аннан, әкрен генә пышылдап, хәлләрен сорады. – Кызым, ничек яшисез? Ильяс минсез ничек анда? Менә бер кулым юк. Ничек сезгә ашарга әзерләрмен инде? – Әни, син терел генә! Ашарга әзерләрбез! Барысын да эшләрбез. Юк өчен кайгырып ятма! Рәтлән генә. Ильясны күп вакыт Бибинур апа карый. Ашатып, мәктәпкә озата, каршы ала. – Бибинур апагыз сезнең өчен бик әйбәт. Ул сезне үз баласы итеп күрә. Ә менә мин югында ул инде сезне бөтенләй үзенеке итеп тойгандыр. Ул мине яратмый! Яратмый гына түгел, ә күралмый. Борһанның үлемендә мине гаепли. Нишлисең инде, язмыш шулай кушкандыр. – Әсмабикә авыр гына сулап куйды. Шул авыр еллар исенә төшүгә, ул күзләре белән бер ноктага текәлеп уйга калды. Фирүзә, әнисенең битләреннән үбеп, аңа башка бер сүз дә әйтмичә, баш астындагы мендәрен рәтләде. Аннан өстенә одеялын әйбәтләп ябып, киселгән кулын җайлап куйды. – Әни, син ял ит инде. Мин кичкә таба сугылырмын. Ә хәзер бик тиз генә эшлисе эшләр бар, мин китәм. Әсмабикә, аңа бер сүз дә әйтмичә, күзләре белән генә озатып калды. * * * Светлана, Адел белән сөйләшкәннән соң, бөтенләй үзгәреп китте. Чырайлары ачылып, йөзендә шатлык балкыды. Эшендә тагын да таләпчәнлекне арттырды. – Ресторанга тамак туйдыру өчен генә түгел, ә ял итәр өчен, әз генә вакытка булса да мәшәкатьләрен онытыр өчен йөриләр. Шуңа күрә без үзебезнең клиентларга ял итәр өчен бөтен шартларны тудырырга тиешбез. Ә аның өчен бик күп эшләргә кирәк! – дип сөйләнде ул эшчеләренә. Аделгә, шушы көннәрдә мине каршы алырсыз, дип әйткән булса да, Мәскәүгә чыгып китәргә бер җай да таба алмады. Соңгы вакытларда алар Фирүзә белән шәһәрнең яр буе өлешен зур күңел ачу үзәгенә әйләндерү буенча проект артыннан йөриләр иде. Кемгә генә барып җитмәделәр. Күбесе ул идеяне хупласа да, ярдәм итәргә ашыкмадылар. Ә бит туристларны җәлеп итү өчен нинди генә мөмкинлекләр юк монда! Кайчандыр монголлар туздырып киткән дәүләтнең шәһәр корылмалары эзләре. Су юлы белән сәяхәт итеп, андагы төрле милләт кешеләренең гореф-гадәтләре, үзләренә генә хас булган милли музыка нечкәлекләре белән танышу, үзеңнең тарихи белемеңне арттыру һәм, ял кичәләре оештырып, үзара аралашу, төрле милли бәйгеләрдә катнашу, күлдә ишкәкле көймәләрдә йөзеп балык тоту, ә