– Ярар, туйдым мин, гарык сезнең сүз боткасыннан! Ул акчаны мин кабат бирермен. Әмма се...
– Ярар, туйдым мин, гарык сезнең сүз боткасыннан! Ул акчаны мин кабат бирермен. Әмма сез үзегез җыйган документларның чыннарын миңа бирәсез һәм тагын икебез өчен генә: син миңа моннан соң беркайчан да бу хәлләрне искә төшермисең. Ә мин теге үтерелгән кешеләрнең якыннары өчен акча таләп итүеңне беркайчан да исеңә төшермәячәкмен. Кайсыбыз бу вәгъдәне боза, шул кеше юкка чыгачак! Шуңа риза дип кул куябыз! – диде Габидуллин. * * * Фирүзә палатага кергәндә, Мансурның күз алдыннан күп еллар элек булган хатирәләр яңарып узды. Уйларын аңа иелгән Фирүзәнең кайнар яшь тамчылары бүлде. – Мансур, Мансурым минем! Булдыра алсаң кичер мине! Башкача мин тырпаеп йөри алмыйм. Мин сиңа күпме газаплар салдым! Улыбыз хакына кичер мине! Инде егет булып үсеп килә, ә «әти» сүзен әле әйткәне юк! – Фирүзә Мансурның күкрәгенә капланды һәм, аның бөтен битен яшьләре белән юешләп, күзләреннән, иреннәреннән үбеп алды. Фирүзә күңел кичерешләрен элеккеге кебек биектә тотарга уйлаган иде дә, булдыра алмады. Күзләре белән түшәмгә карап яткан хәлсез, агарган йөзле Мансурны күрүгә, күңеле тетрәнеп куйды. Аның Мансуры ул салган газаплар аркасында нинди хәлдә ята! Менә хәзер аны тагын алып китмәкче булалар. Юк, башка булдыра алмый ул. Белсен Мансур аны гына яратканын! Белсен үзенең улы барлыгын. Шундый уйлар яшен тизлеге белән Фирүзәнең горурлыгын таркатып атты. Мансур Фирүзәнең бу кичерешләреннән өнсез калды. Илдар Халитович, хәзер синең янга шәфкать туташы булып киенгән Фирүзә керә, дигәч, ул сискәнеп киткән иде. Аның белән күрешүдән, инде ничә еллар йөрәге түрендә саклап йөргән хисләренең йөгәннән ычкынуыннан ул куркып калды. – Фирүзәм минем, карлыгачым! Күпме еллар көттем инде мин бу минутларны! Сиңа салган газапларым өчен кичер мине! Теге вакыттагы мин-минлегем, тәкәбберлегем аркасында сине кимсетүем өчен! – Мансур аны яткан килеш куллары белән кочаклап алды. Алар шулай бер-ике минутлап бер-берләренә нидер пышылдап, бөтен дөньяларын онытып, кайнар хисләрендә югалып калдылар. Инде ничә еллар бер-берләренә саклап йөргән йөрәк тойгылары аларны, язгы ташудагы ташкын кебек ташып, сөю диңгезенә илтеп ташлады. Бу минутларда алар өчен башка берни дә юк, бөтен дөнья аларныкы гына иде. Бу рәхәтлектән беренче булып Фирүзә аңына килде. Тиз генә Мансурның кочагыннан арынып, аның иреннәреннән суырып үпте дә, торып басып, система шешәләрен рәтләгән булды. Аннан әкрен генә Мансурның тумбочкасын тәртипкә китерә башлады. – Мансур, җаныкаем! Сине кеше үтерүдә гаепләмәкче булалар. Нәрсә булды анда – сазлык күлендә? Ул кешеләрне Наил үтергәнме? Сине кем яралады? Зинһар өчен, кыска гына итеп булса да сөйлә! Ә мин, син сөйләгәндә, бүлмәңне җыештырам. Тегеләр сизәрлек булмасын, – диде Фирүзә пышылдап кына. Мансурның бу буталчык вакыйгаларга Фирүзәне кыстырасы килми иде. Шуңа күрә ул, бу турыда берни әйтмичә, Ильясны сорады. – Бу вакыйгаларга сине бутыйсым килми. Син миңа Ильяс турында сөйлә. Теге җәрәхәтләнгән җирләре кабат авыртмыймы? Укуы ничек? Үсеп җиткән бит инде ул! Син мине, зинһар өчен, кичер инде, улым өчен дә! Мин юләргә әзрәк фикер йөртергә була иде бит. Югыйсә баланың ничә айдан туасын да беләм. Чөнки бала туу белән бәйле бер вакыйганы тикшерергә туры килгән иде. – Мансуркаем, син ул турыда үзеңне генә бетермә! Анда мин дә гаепле. Югыйсә инде безгә күптән аңлашырга була иде. Икебез дә мәхәббәтебездән куркып, аны еракка яшердек. Ләкин мәхәббәтне яшереп буламы соң! Ул барыбер, таш астыннан тишелеп чыккан чәчәк кебек, яшәргә, чәчәк атарга омтыла. – Мансур! Без инде бер-беребезне таптык! Әмма тагын озакка югалтырга мөмкинбез. Минем вакытым аз. Син минем сорауларга җавап бир! – Фирүзә үтенеп һәм шул ук вакытта катгый гына үзенең сорауларына җавап көтте. Аңа менә хәзер керерләр дә Мансурын алып чыгып китәрләр, һәм ул үзенең сорауларына җавапсыз калыр кебек тоелды. Бу уйлардан күзләре кабат яшьләнде. (Дәвамы бар.)