...Фирүзәнең иртәнге нәрәде вакытында телефон шалтырады. Телефонда Иван Васильевич иде....
...Фирүзәнең иртәнге нәрәде вакытында телефон шалтырады. Телефонда Иван Васильевич иде. Фирүзәнең күңеле булып китте. Кичә кич Мансур кайтам дип телефоннан шалтыраткан иде, нигәдер күренмәде. Менә әйбәт булды әле аның шалтыратуы дип уйлады Фирүзә. – Иван Васильевич, кичә Мансур кайтам дип шалтыраткан иде, нигәдер күренмәде. Берәр җиргә командировкага китмәгәндер бит? Телефоннан Иван Васильевич нигәдер төртенеп куйды, ахры. Ул, ни әйтергә дә белмичә, бер-ике секундлап тынып торды. Фирүзә, күңеле нидер сизгәндәй: – Иван Васильевич, нигә дәшмисез? Ул-бу булмагандыр бит? Ни дә булса әйтегез! – дип сорады Фирүзә, тагын нидер булган дип уйлап. – Фирүзә Борһановна, бер уйлаганда, әллә ни булмады. Әмма, икенче яктан уйлаганда, Мансур, урыслар әйтмешли, әйбәт кенә историягә эләккән. Хәзер, вакытыгыз булса, минем янга килеп китегез әле! Фирүзәне ток суккандай булды. Аның күңеле беркайчан да алдамый шул. «Ну, Мансур! Син бу эшең белән мине нишләтеп кенә бетермәссең инде?» – дип уйлап алды ул, нәрәдне йомгакларга ашыгып. – Николай Иванович, син инде бу тирес мәсьәләсен бер минутка да контрольдән ычкындырма! Мин районга киттем, сораулар килеп чыкса, үзең хәл итә алганча эшлә! Булмаса, бергәләп хәл итәрбез! – Фирүзә, сүзенең беткәнлеген аңлатып, урыныннан торды да китеп барды. Ул юл буе борчылып барды. «Тагын нәрсәләр булды икән инде? Ходаем безне беркайчан да кушылдырмас микәнни? Малае, үсеп җиткәнче, рәхәтләнеп «әтием» дип сөйләшә дә алмасмы инде? Юк, бу эше аңа бармый! Ул артык кеше җанлы. Андыйлар кеше җәлләүләре аркасында, закон сызыгын бик тиз атлап чыгып, аның каршына үзләре килеп басалар». Аның уйлары кабат Александр Петровичның сүзләренә кайтып калды. Беркөнне аңа, телефоннан шалтыратып, районның икенче зонасындагы хуҗалыкларның эшләре бармаганына зарланып алды. Әгәр тагын да болай барса, ул зона авылларында яшьләр бөтенләй бетеп, авыл пенсионерлар карамагына калачак. Һәм күпмедер вакыт эчендә бөтенләй югалачак. Ул аңа: «Әлеге авылларны үзеңә алып, шул зонада зур бер сөт комплексы булдырмассыңмы?» – дигән иде. Менә бүген аның янына да кереп чыгасы булыр, дип уйлап куйды. Фирүзә кергәндә, Иван Васильевич телефоннан кем беләндер бик ачулы сөйләшә иде. Аңа соңгы сүзләр генә ишетелеп калды. «Һәрнәрсәнең чиге була. Закон белән эшлисе килмәсә, закон белән җавап бирсен!» – диде кемдер. Иван Васильевич, ул кешегә җавап кайтармый гына, трубкасын куйды. Аннан, борылып, Фирүзә белән исәнләште. – Исәнмесез, Фирүзә Борһановна! Безнең егет тагын СИЗОга эләкте. Бу юлы яхшы гына гаеп белән. Миндә аның кайбер материаллары бар. Ләкин алар тулы түгел. Аны бу баткактан тартып чыгару өчен, бик яхшы адвокат табарга кирәк! Алайса, Мансур күп елларга утырачак. Минем яхшы танышларым бар. Ләкин мин бу эшләрдән бик ерак торырга тиеш. Икенче төрле әйткәндә, закон рамкалары эчендә генә. Юк, сез уйламагыз мин аны агымга ыргыта дип. Кулымнан килгәнчә аны акларга, кирәкле документларны табарга тырышачакмын. Кыскасы, монда адвокат бик зур роль уйнаячак, – дип, Иван Васильевич кичә Мансур белән булып узган хәлләрне сөйләп күрсәтте. – Без инде Мансурның Кәрим белән тарткалашкан чагында, Кәримнең пистолеты белән үз-үзен атуын актта күрсәтеп үттек. Ә менә аның Габидуллиннан акча алуы әле берничек тә башка барып җитми. Күпме алган, кемгә биргән, үзендә калдырганмы? Боларның барысын да ачыкларга кирәк. Сез теге вакытта, аның шушы Габидуллиннарга җыйган документлары бар, дигән идегез. Шул документлар эчендә, бәлки, бу сорауларга җавап табылыр. Ләкин аны бүген үк Казанга күчерәчәкләр. Ул вакытта Казан тикшерүчеләре аларны ничек куллана бит әле?! Шуңа күрә хәзер миңа, ул документларны алып, копияләрен ясатырга кирәк һәм үзебез дә, анда нәрсә ятканын белеп, нәрсә эшләргә кирәген уйларбыз. – Әйе, теге вакытта ул үзенең документларының кайда ятканлыгын әйткән иде. Ә хәзер шунда микән, белмим бит, – диде Фирүзә, уйга калып. – Ярар, мин хәзер үк авылга кайтып киләм, – дип, кабинеттан чыгып китте.