Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 62. Иртә белән Светлана ресторанга кереп хәлләрен белешеп чыкты да әтисе янына администрациягә китте. Ул кергәндә, әтисе янында кеше юк, ул ниндидер папкалар актарып утыра иде. Светлана керүгә, ул аңа, үзенең каршына урын күрсәтеп, утырырга кушты. – Син башта әйткәч, мик бик ышанып та җитмәгән идем. Юк, ышану гына түгел, ә кирәкме икән дип уйладым. Ә инде син чынлап та тотынгач, әзрәк бу тормыш авырлыгыннан, бәлки, онытылып торыр дидем. Чынлап та, сез, яшьләр, алдагы тормышны күбрәк аңлыйсыз. Сезнең тормышка омтылышыгыз безнекенә караганда көчлерәк дип әйтимме? Һәрхәлдә, сез безгә караганда эчке дөньягызның фантазиягә байлыгы белән аерылып торасыз! Беләсеңме, Светлана, мин сезнең Фирүзә белән төзегән «Җәйге туристлар шәһәрчеге» проектын әйбәтләп карап чыктым. Чыннан да, болар барысы да тормышка ашырырлык проектлар. Кыскасы, бу мәсьәлә буенча мин сезгә ярдәм итәчәкмен! – диде Александр Петрович. – Рәхмәт, әти, андый сүзләреңә! Без синең ярдәмсез әллә кая китә алмаячакбыз. Төзүчеләр яр буе проектының беренче этабын Сабан туена төзеп җиткереп тапшырачаклар. Шул вакытка без беренче туристларны кабул итәргә тиеш. Бүгенге көнгә безнең алты айлап вакытыбыз бар. Шул вакыт эчендә безгә туристлар өчен ял итү һәм ашханә заллары белән кунакханә әзерләп куярга кирәк. Әти, моның өчен шәһәр Советы карамагындагы, элекке гасыр стилендә төзелгән, соңгы елларда шәһәрнең кунакханәсе ролен уйнаган һәм хәзерге вакытта ярым җимерек хәлдә булган бина бар. Ул бина бүгенге көндә шәһәрнең уртасында үзәк урамның йөзен бозып тора. Әгәр ул бинаны безгә бирсәгез, без аны ремонтлап, туристлар өчен кунакханә ясар идек. Ясыйбыз гына түгел, без аны шул элекке архитектурасы белән аякка бастырачакбыз, һәм ул шәһәр тарихының бер кисәге булып калачак! – Ярар, кызым! Минем үземнең дә эчем пошып йөри иде инде ул бинага. Без горсоветта ул мәсьәләне сезнең файдага хәл итәрбез! – «Менә ничек алар, яшьләр! Без аларны күп вакытта аңлап кына бетерә алмыйбыз. Әллә, аңлап та, көнләшүдәнме, әллә инде үзебезгә эш артудан куркыпмы, аларның алга омтылышларын кысабыз», – дип уйлап, Александр Петрович кызына зур ихтирам белән карап куйды. – Әти, тагын бер үтенеч бар. Безгә иске формада ясалган су трамвае кирәк. Синең танышларың күп, син генә безгә булышачаксың! Арендагамы яисә үзебезгәме. Ничек булдыра аласың! – Әйе, сөйләргә һәм сорарга бик ансат! Ләкин берни дә эшләп булмый. Бу, беренчедән, район өчен керем керү чыганагы булса, икенчедән, без районыбызның данын еракларга таратачакбыз һәм кешеләргә ике атнага якын менә дигән ял бирәчәкбез! – диде Александр Петрович, кызы белән горурланып. – Рәхмәт сезгә, кызым, Фирүзә белән икегезгә, башкалар күрә белмәгәнне күрүегез өчен! * * * Мансур кабат СИЗОга эләкте. Ул аны берничек тә үз-үзенә аңлата алмады. Нигә шулай булды? Нигә башта ук аңламады шулай эләгәсен. Ул бит җинаятьчеләр белән сүзгә керде. Үзенә булмаса да, ул алардан акча каерды. Үзенең эш урынына таянып, җинаятьчедән акча таләп итте. Моны исбатласалар, аның өчен күп еллар төрмә булачак. Нишләргә?! Җинаятьчеләр кемнедер гомерлеккә яклаучысыз һәм терәксез калдыралар. Монда кемнеңдер гаебе булып та, ул яклаучысыз калган кешеләргә беркемнән дә матди ярдәм күренми, һәм алар калган тормышларын үзләренең ялгыз җилкәләрендә генә алып барырга мәҗбүр булалар. Менә Мансур, шул яклаучысыз калган кешеләргә ярдәм кулы сузып, хәзер инде үзе зыян күрәчәк. Әле яңа гына гаилә бәхете белән янып йөргән күңелен кара болыт каплаячак. Болай булса, аңа тагын гаилә бәхете татымаячак. Малае белән Фирүзәсе аңлармы аның бу кылган эшен? Ул тагын үзен үз кулы белән аның өчен якын булган кешеләреннән аера. Нишләргә?! Мансур төне буе йөренеп чыкты. Иртәгә әнисе, Фирүзә белән малае, бу турыда ишетеп, тагын кайгыга батачаклар.